суббота, 12 ноября 2016 г.

Колагына киртләп куй                                            Әлфия Гыймадиева


Имтиханнарга ничек әзерләнергә? 


10 киңәш: 


1. Кирәкле әдәбият 
Әзерләнер алдынан кирәкле әдәбиятны, китапларны табарга кирәк. Гадәттә беренче ук лекциядә укытучылар мөһим булган әдәбият исемлеген бирәләр. Шул исемлектә булган китапларны китапханәләрдән яки интернеттан табарга тырышыгыз. 


2. Сораулар исемлеге 
Күп кенә укытучылар имтиханда булачак сорауларны алдан бирәләр, ләкин андый исемлене бирмәүче укытучылар да бар. Сезгә шул сораулар исемлеге бирелгән икән, бөтен сорауларын карап чыгыгыз, бу сезгә бик нык ярдәм итәчәк. 



3. Әзерләнү көннәре 
Имтиханнарга әзерләнер өчен бирелгән көннәргә көндәлегегездә билгеләнгән планнарны яхшылап карап чыгыгыз, берничә бушрак көнне сайлагыз. 


4. Әзерләнү планы 
Сораулар исемлеген һәм өйрәнергә тәкдим ителгән материалларны карап чыгыгыз. Кайсы көнне нинди сорауны яки материалны өйрәнәчәгегезне билгеләп куегыз һәм төгәл шул план буенча эш итегез. 


5. Әзерләнү вакыты 
Яңа белемнәр көнңең беренче яртысында яхшырак үзләштерелә. Куп кенә тикшеренүләр уздыргач, галимнәр шундый фикергә килделәр. Әлбәттә һәркем яхшы итеп материалны тәүлекнең төрле вакытында үзләштерә. Сезнең өчен иң ипле вакытны табарга тырышыгыз. 


6. Әзерләнү дәвамлылыгы 
Берәр сәгать әзерләнегез, араларында 30 минутлык тәнәфес ясап алыгыз. Шул ярты сәгать эчендә ашап килә аласыз,телевизор карап ала аласыз, ә иң яхшысы саф һава сулап керергә. Тик озак ял итеп утырырга ярамый, өйрәнәсе әйберләр күп!!! 


7. План буенча өйрәнегез 
Дүртенче пункта язылган план буенча эш итегез. Бүгенгә планнаштырганнарны иртәгәгә калдырмаска тырышыгыз. 


8. Кабатлау 
Яңа материалны өйрәнер алдыннан алдагы көнне өйрәнгәннәрне кабатлап чыгыгыз. Кабатлап утырып күп вакыт уздырмагыз, үткәннәрне исегезгә төшерегез һәм яңаларны өйрәнергә керешегез. 


9. Түземлелек һәм эшчәнлек 
Эзерләнгән чакта түземле булыгыз. Хәзер җафаланып өйрәнгәнегез киләчәктә сезгә ярдәм итәчәген исегездә тотыгыз. 


10. Мин барысын да беләм! 
Әзерлекне башлап җибәргән мизгелдән алып аныҗ ахырына хәтле: “Мин барысын да беләм! Имтиханнарны яхшы бирәчәкмен!” дигән уй башыгызда гел булсын. Элеге фикер сезне тынычландырыр һәм тупланырга ярдәм итәр. 


Шуның белән киңәшләр тәмам. Имтиханнарда уңышлар!

Фото: "We heart it" сайтынан

Комментариев нет:

Отправить комментарий