пятница, 11 ноября 2016 г.

Остаз фикере                                                                         Алинә Сысоева


Радик Әмиров: “Элемтәгә саран булмагыз”

10 сентябрьдә барлык теләүчеләр өчен “ШТАБ” креатив индустрия резиденциясендә МИА “Россия сегодня” милли проектлар җитәкчесе Радик Әмиров чыгыш ясады.

Төркиядә дәүләт переворот төнендә 15 июльдән 16 июльгә кадәр Радик бердәнбер Рәсәй журналисты булды. Бу вазгыять лекцияның төп нигезе булды.


Ул ситуацияне "эчке яктан" сөйләп бирде, нигә социаль челтәрләре әһәмиятле булуларын аңлатты һәм яшь журналистларга мөһим киңәшләр бирде.
“Бу бик тынычсыз төн булды. Халык телевизор булган җирдә отельләргә дә, заправкаларда җыена башлады. Алар тыныч аралаштырлар, ләкин күзләрдә зур борчу күренде.Төнлә Көнья шәһәре үзәгенә килеп җиткәч ул – консерватив, мөселман шәһәр – төнге икедә, өчтә, иртәнге сәгәть биштә дә давыллы иде, бер исем белән яшәде "Эрдоган". Без фотога һәм видеога төшердек, халык белән аралаштык һәм мәгълүмәтне агенствога җибәрдек. Мин фотоаппаратка төшерә алмадым(аккредитация булмады, Радик Әмиров туризм буенча конференцияга килде – прим.ред.). 
“Минем фотоаппаратка төшерүемне, рюкзагымда “RUSSIA” язуын күрсәләр күңелсезлек китереп чыгар иде. Мин халык төркеме белән кушылдым, куен дәфтәренә бөтенесен язып бардым, телефонны да кулланмадым», - сөйләде Радик.
Безнең заманда социаль челтәрнең дөньяда әһәмияте бик зур, шуна Әмиров аеруча игътибар бирде.
"Кемдә "Фейсбук" та теркәлмәгән, теркәлергә кирәк. Анда нәрсә күрәсез шуны урнаштырыгыз. Мин беренче постны Конья шәһәрендә бастырдым, нәрсә күрдем – шуны яздым. Иртән, Истамбулга барганда, тагын пост бастырдым, ләкин инде машина номеры, таксист сүрәте белән. Аннаң соң һәр ноктадан фото җибәрдем. Параллель рәвештә мин Мәскәүгә редакцияга шалтыраттым. Моны махсус эшләргә кирәк, әгәр сез юкка чыксагыз, сезне табу җинел булсын".
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Радик ике телефон йөртергә киңәш бирде.
"Беренчесе модалы айфон функцияләр белән булсын, ә икенчесе гади, кнопкалы гына телефон. Аның белән WI-FI тота алмыйсыз, бернәрсә тота алмыйсыз элемтәдән башка, ул гына сезгә кирәк. Мөмкинлегез булса, андагы сим-картаны сатып алыгыз, ләкин бер кайчан да элемтәгә акчагызны җәлләмәгез! Бу сезнең гомер һәм эшегез өчен эшләнә!".

Чара барышында яшь журналистлар өчен спикер мөһим киңәншләр бирде:
  •        Сез кемдер яклы була алмыйсыз.
  •        Мөһим җиргә эләгергә мөмкинлек булмаса, анда эләгер өчен теләсә нәрсә эшләгез.
  •        Һәр вакыт аккредитация кирәк.
  •        Барысында куен дәфтәренә язып барыгыз, үзегез белән бер ничә каләм йөртегез.
  •        Элемтәгә саран булмагыз. Туганнарыгызга, редакциягә шалтыратыгыз һәм телефонга акча салып торуларын сорагыз, элемтәгез өзелмәсен өчен.
  •       Редакция белән элемтәдә булыгыз, сезнен кайда булуыгыз.
  •        Барлык документларны, билет, чакыруларны һәм мәҗлес анонсларын үзегез белән эчке кесәгездә йөртегез.
  • ·       Кирәкле мәгълүматны алар өчен барлык ысулларны кулланыгыз, ләкин рөхсәт ителгәннәрне генә.
  •        Экстремаль ситуацияләрдә артык куертырга кирәкми. Уегызны төзегез дә һәм җибәрегез. Барысын да җибәрегез.


Иҗади очрашу ахырында Радик Әмиров иң кызык сорау авторына кечкенә генә бүләк тапшырды һәм барлык теләүчеләр белән фотога төште.

Комментариев нет:

Отправить комментарий