суббота, 12 ноября 2016 г.

Колагыңа киртләп куй                                                    Илгиз Шәкүров


Син мәктәптә өйрәнмәгән 11 кагыйдә


Тормыш авыр, дибез. Бу фикерне зурлар да, яшьләр дә әйтә. Хәзерге заманда  барыбызның да яңа проблемалары барлыкка килеп кенә тора. Шушы исәптән еш кына кеше туган кыенлыклар нәтиҗәсендә берни эшли алмый аптырап кала. Ә кем гаепле соң? 
Сине әйләндереп алган тирә-юньме, әллә инде заманасы шундыймы? Хәзер мин сиңа беркайда да, шул исәптән мәктәптә дә  өйрәтелми торган 11 кагыйдә тәкъдим итәм. Минемчә, аларны белергә кирәк. 
Иманым камил, яшәү дәверендә аларның һәр кешегә кирәге чыгачак!
  • Язмышта дөреслеккә урын юк − моны үз башыңа "саклап" куй
  • Дөньяны синең күңел халәтең һәм хис-тойгыларың борчымый. Дөнья алар белән кызыксына башлаганчы, ул синнән  яңа үрләр көтә!
  • Мәктәпне тәмамлау белән сиңа айга 50000 сум түләмәячәкләр. Әле син берәр компаниянең лимузинлы һәм шәхси шоферлы  вице-президенты да булмаячаксың...
  • Әгәр дә син мәктәптәге, хәзер инде югары уку йортындагы укытучыларыңны усал һәм артык таләпчән дип уйлыйсың икән, үзеңнең булачак "босс"ың белән танышуны көт.
  • Макдональдста эшләү − "позор" түгел! Синең әби-бабаларың мондый эшне дә яхшы шанс дип атар иде...
  • Үзеңнең һәрбер уңышсызлыгыңда  әти-әниеңне гаепләүдән тукта! Елама һәм үз ялгышларыңны яшәү дәверендә "өстерәп" йөрмә, ә алар нигезендә яшәргә өйрән!
  • Син туганчы, синең әти-әниең, хәзер сиңа тоелганча "скучный" булмаган!Алар синең балачагың бәхетле үтсен өчен көн-төн эшләп, синең киемнәреңе юып һәм синең үзеңне мактавыңны тыңлап шундыйга әйләнгәннәр (бәлки әйләнмәгәннәрдер дә!). Шуңа күрә, Амазонка урманнарын "әти-әниеңнең саран буыныннан" коткарырга киткәнче, бүлмәңне җыештыр...
  • Синең мәктәбең укучыларны акыллы һәм акылсызларга бүлеп карамый иде. Ә тормыш − ЮК! Кайбер мәктәпләрдә начар билгеләр куюны тыйдылар, бер үк тестны әллә ничә тапкыр бирү шансы да бар... Тик бу шулай ук тормышка кагылмый!
  • Тормыш семестрларга бүленми, җәйге каникуллар анда юк һәм бернинди начальник та "синең үзеңне табу"проблемасы белән кызыксынмый. Димәк, сиңа моны үзең вакыт табып эшләргә кирәк.
  • !!! Телевизорда күрсәткән тормышны, реаль тормыш белән бутама! Чынлыкта кешеләргә үз гомерләрендә шактый вакытны  кафеда түгел, ә эштә уздырырга туры килә.
  • "Ботаник"лар белән яхшы мөнәсәбәттә бул. Киләчәктә аларның берсе − синең начальнигың булырга мөмкин.
Укып чыккач, уйлан әле, дустым. Кешеләргә бит еш кына уйлану җитми. Ә аннары, бер пунктта әйтелгәнчә, боларны башыңа "саклап" куй һәм алга таба исеңдә тот. Тормышны кирәгеннән артык катлауландырмыйк. Шуны да исеңдә тот: елмаю − иң яхшы корал ул! :) 

Комментариев нет:

Отправить комментарий