суббота, 12 ноября 2016 г.

Студент тормышы                                                      Айсылу Нигъмәтҗәнова 


Беренчеләр көне – 2016


26 нчы октябрьдә “Беренчеләр көне  2016”ның Гала – концерты “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында уздырылды. Ел саен оештырыла торган фестиваль күгендә яңадан-яңа талантлы йолдызчыклар кабынды.

Кичәдә беренче курс студентларының иң яхшы чыгышлары, институтларның иң көчле коллективлары, төрле иҗади юнәлешләр буенча җиңүче һәм призлы урыннар яулаучылар белән таныштырдылар. Фестиваль бик югары профессиональ дәрәҗәдә үтте.
Гадәттәгечә, кичәне КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы  Гафуров башлап җибәрде, ул беренче курсларны сәламләп, үз теләкләрен җиткерде:
"Мин беренче курс студентларын КФУ диварларында үткәрелә торган тәүге масштаблы кичәләре  белән тәбрик итәм. Сез инде Университетыбызның аерылгысыз кисәкчекләренә әйләндегез. Бүген КФУ  ул    10 мең хезмәткәрне һәм 44 меңнән артык студентны туплаучы зур бер гаилә. Мин яшь хезмәттәшләремнең  ачык булуларын, яңа дуслар табуын телим. Ә университет сезнең хәтерләрдә исә динамик рәвештә үсеш алучы, һәрвакыт алга таба хәрәкәт итүче дөньяда үз-үзегезне табарга ярдәм иткән урын булып калсын".
    Гала-концертның дәрәҗәле кунагы Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министры Владимир Леонов булды.  Ул үзенең чыгышы вакытында  тантаналы рәвештә И. Гафуровны Бөтенроссия “Рәсәй студентлары язы – 2016” фестивален оештыруда зур өлеш керткәне өчен  Рәхмәт хаты белән бүләкләде.  Шулай ук,  КФУның яшьләр сәясәте департаменты директоры, студентлар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре  Координация Советы  рәисе Юлия Виноградованың  да  ТРның яшьләр сәясәте үсешенә керткән хезмәте бәяләнде.
Гала-концертның үзенә килгәндә, ул зур масштаблы булуы,  инновацион технологияләр кулланылуы белән шаккаттырды. Искәртеп үтәргә кирәк: фестивальнең сыйфаты  елдан ел яхшыра. Синхрон бию, вокалчының моңлы тавышы  гына бүген аз, тамашачы кыю, сулышны туктатырга сәләтле булган чишелеш көтә. Нәкъ менә  “Беренчеләр көне”н караганнан  соң, көн кадагында нәрсәләр булганын,  яшьләр ни белән кызыксынуын, яшәвен аңлыйсың.  Жюри да бик тәҗрибәле,  аларны теге яки бу номер белән генә шаккатыруы катлаулы, шуңа күрә коллективлар бар көчен куеп тырышканнар.
Ә 2016 нчы ел Гала-концертының эчтәлеге буенча,  төп сүз уку йортыннан беренче сессиядән соң ук куылган студент турында  барды. Сюжет линиясендә аңа ярдәм итәргә  Владимир Ильич Ульянов-Ленин үзе  могҗиза ярдәмендә кабат күзләрен ачты һәм  һәйкәлнең постаментыннан төште. Концерт номерлары шушы сценарийга үрелеп барды.
Тамашачы шулхәтле күп иде, хәтта бик күпләр зал эченә керү мөмкинлегеннән мәхрүм калды. Әмма андый студентлар “УНИКС”ның фойесында урнаштырылган телевизорлар буенча туры эфирда бәйрәмне карый алды. Тамашачы актив һәм бердәм: фонарьлар яндырып, алкышлар белән булышлык итеп, институтлары өчен җан атып утырды.
Тамашаның төп вакыйгасы булып, иң яхшы концерт программалары өчен институтларны бүләкләү булды. Традицион рәвештә барлык институтлар 3 группага (зур, урта, кече) бүленде, һәрберсендә призга лаек булучылар ачыкланды. Агымдагы елда номинация исемлегенә яңа «Журналистика» дигән юнәлеш өстәлде. Ул студентларга үзләрен яңа иҗади тарафта тормышка ашырып карау мөмкинлеге генә түгел, гомуми институтлар рейтингына да йогынты ясаучы булды.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча призлы урыннарга лаек булучылар:
Кече группа:
3 урын -  Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты
2 урын - Инженерлык институты
1 урын  – А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты;
Урта группа:
3 урын – Юридик факультет
2 урын -  Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты
1 урын  - Мәгълүмати технологияләр һәм хисаплау математикасы институты белән Физика институты бүлеште;
Зур группа:
3 урын  – Алабуга институты
2 урын    Идарә, икътисад  һәм финанслар институты
1 урын –   Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты; Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты.
Моннан тыш, КФУның оештыру комитеты Чаллы институтының хезмәтен дә аерым ассызыклады, “Фестивальгә кадәрге ел” акциясен уздыру һәм Бөтендөнья студентлар фестивалендә катнашкан өчен рәхмәт әйтелде, призлы урыннарны яуларга чак кына балл җитми калганнар да бүләкләнде. “Иҗади активлык һәм уңышлы дебют» өчен рәхмәт хатлары  Экология һәм табигатьтән файдалану институтына,  Фундаменталь медицина һәм биология институтына,  Информацион технологияләр һәм информацион  системалар югары мәктәбенә бирелде.
  Фестиваль – тәҗрибә алырга, үз-үзеңә бәя бирергә, яңа үрләргә омтылырга мөмкинлек бирә торган  уникаль мәйдан ул.



Текст һәм фото КФУның рәсми сайтыннан алынды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий