вторник, 29 ноября 2016 г.

КФУ тормышы                                                              Раилә Вәллиулина


КФУ газеталары ничек яши?

  15 ноябрь көнне Казан федераль университетында «Корпоратив ГМЧ: нәтиҗәлеккә ирешү серләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Бу чараны быел үзенең 5яшьлек юбилеен билгеләп үтүче “Darelfөnyn” газетасы оештырды. 
Корпоратив матбугат ничек яши? Башка вакытлы матбугаттан нәрсәсе белән аерыла алар? Бүгенге көндә газета редакторларын ниләр борчый? Чыгыш ясаучылар конференция барышында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштылар. 


Шәхсән безнең уку йортына ике корпоротив басма — “Darelfөnyn” һәм “Казанский университет” газеталары чыга. Шуңа күрә аерым аларга тукталып китәсем килә.Һәр икесе басма КФУ тормышын яктырта, студентларны вузда булган яңалыклар белән даими таныштырып тора. Алай гына да түгел, газеталар университет үсешенә үз өлешен кертә, аның яшәү темпын көйли.
“Darelfөnyn” — татар телендә чыгучы бердәнбер корпоратив басма. КФУның журналистика кафедрасы доценты, газетаның мөхәррир Ләйлә Рәшит кызы Сабирова тыңлаучыларны аның белән якыннанрак таныштырды.
2011 нче елның 6 нчы сентябреннән бирле чыгучы бу газета, чагыштырмача яшь булуына карамастан, укучыларның игътибарын җәлеп итәргә өлгергән. “Darelfөnyn”нең төп максатларының берсе татар телен саклап калу, аны пропагандалау. Алай гына да түгел, газета булачак журналистлар өчен яхшы старт булып тора. Бүгенге көндә газетада беренчедән алып дүртенче курска кадәрге студентлар каләм чарлый.
Мөхәррир әйтүенчә, бу басмага ихтыяҗ зур. Чөнки “Darelfөnyn”не Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яратып укыйлар. Төбәк кенә түгел, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә Казан университеты тормышы белән кызыксына икән. Махсус алар өчен газетаның электрон варианты да булдырылган. Аңа һәр көн яңа мәкаләләр өстәлә, ягъни уку йортында булган һәр чара турында “Darelfөnyn”нән белеп була.

“Казанский университет” газетасының баш мөхәррире Галина Хәсәнова, үз чиратында, тыңлаучылрны “Корпоратив ГМЧ: югары уку йортларында белгечләр” дип аталган доклады белән таныштырды. Ул яшь журналистларның галимнәр белән эшләүдә еш очрый торган хаталары, аларны ничек булдырмау хакында сүз алып барды. Шулай ук интернет басмалар, аларның хәзерге заманда нинди мөһим урын алып торулары хакында сөйләде. Замана белән бер адымда баручы Галина Хәсәнова презентациясен яшьләр актив куллана торган рәсемнәр белән бизәгән. Шунлыктан ул күтәргән авыр темалар тыңлаучыга гади һәм аңлаешлы булып иреште.
Әйтергә кирәк, корпоратив басмалар без ияләнгән вакытлы мәтбугаттан нык аерыла. Беренчедән, аларны аерым компания чыгара. Шуңа күрә укучылар даирәсе гадәти газета-журналларныкына караганда күпкә ким. Корпоратив басмаларга язылучылар артыннан “куарга” кирәкми, әмма бу редакторлар тыныч кына яши дигән сүз түгел. Алар алдында зур бурыч — укучыларны кызыксындырырлык язмалар табу, яңадан-яңа алымнар кулланып газета-журналларны актив тормыш белән яшәтү.

Комментариев нет:

Отправить комментарий