Айсылу Нигъмәтҗанова
Туган телдә диктант яздык
29 нчы октябрь көнне Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара
багланышлар институтында “Татарча
диктант” акциясе уздырылды. Акция дөрес язуга, әдәби татар телен
белүгә, орфография һәм грамматик хаталарны тикшерүгә кызыксынуны уятуга
юнәлдерелгән иде.
Диктантта Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек язылды, акциянең укытучысы Г.Камал театрының атказанган артисты Фәнис Җиһанша иде.
Диктант өчен текстны Л.Н.Толстой исемендәге
филология һәм мәдәниятара багланышлар
институты әзерләгән, гомумән, әлеге акцияне уздыруга КФУ укытучылары зур
өлеш керткән, атна дәвамында язмаларның хаталарын да алар тикшереп, билгеләр
куячаклар. Нәтиҗәләрне Diktant.tatar сайтында карарга мөмкин булачак, алга таба
хаталар өстендә эш үткәреләчәк. Кемнәр “5”легә язган, аларның сертификатларында
билге куелган булачак.
Диктантлар языла башлаганчы,
skype аша башка шәһәрләрнең катнашучылары белән дә турыдан туры аралашырга
мөмкинлек бирелде, аеруча Төмәндә халык бик күп җыелган иде, аның каравы Мәскәүдә
“Татарча диктант” 2 җирдә –
К. Насыйри һәм Асадуллаев йортларында үтте. Сүз уңаеннан, Мәскәүдә 18
татар яшьләре оешмасы бар, ә 13 ноябрьдә “Хәрәкәт” дигән чара уздырылуы көтелә.
Чит төбәкләрдә,
шәһәрләрдә яшәүче татарлар милләттәшләре
белән аралашу өчен килгәндер, минемчә. Әнә бит Санкт-Петербургта яшәп иҗат
итүче Хәнифә апа да сагышлы шигыре белән хисләрен белдерде: “Сарылам шомыртыма,Кайтып туган йортыма” .Диктант яздыру буенча без берничә
сорау белән артист, сүз остасы Фәнис Җиһаншинга мөрәҗәгать иттек:– Сезгә әлеге диктантны укырга кем тәкъдим итте? Ничек ризалаштыгыз?
– Миңа Тәбрис Яруллин шалтыратып тәкъдим ясады, ризалыгымны сорагач, мин: “Бик
теләп риза!”, – дидем. Чөнки укытучы кеше буларак диктантларны
яздырганым бар, үземнең дә бик нык язасым килгән иде. Әмма мөмкин кадәр
булышырга теләп укыдым: хаталар азрак китсен, өтерләрне бөтенесе куйсын да,
нечкәлек, катылык билгеләре төшеп калмасын дигән максат белән, кешеләрдә
авырлык тудыру түгел, ә мөмкин кадәр җиңеләйтү хисабыннан алындым.
– Бүген укытучы ролен үтәве авыр булмадымы соң?
– Юк, миңа бик нык ошады. Әле тагын бер китап диктант яздырып чыгарга
әзермен.
– Киләсе елга, димәк, сез тагын диктант яздырырга риза?
– Риза-риза! Чакырсыннар гына, килербез.
– “Татарча диктант” язуның файдасы булырмы?
– Беренче чиратта бу акция безне берләштерә: башланыр алдыннан күрдек бит,
күпме шәһәрләр берләшеп килгән. Алар үзләренә күрә диктант язу максатыннан гына
түгел, ә менә аралашу өчен килгән. Аннан соң, мин монда күпме үземнең
тамашачымны күрдем, алар белән фотога төштек – бу да аралашу. Миңа калса, акция
чәчелеп яшәгән татарларны берләштерү йөзеннән үткәрелә. Һәм бу бик дөрес
юнәлеш.
– Ә. Еникинең әсәрләрен сез беренче генә укымыйсыз, интернетта сез башкара
торган аудиоязмаларыгыз да бар. Ул эшне кем белән берлектә башкарасыз?
– Үзем генә. Вконтакте социаль
челтәренә пропаганда йөзеннән эшләнгән эш бу. Гомумән, Әмирхан Еники – ул минем
өстәл китабым. Мин аны һәрвакыт укып торам. Биш томлык китабын инде укып
чыктым. Театр студиясенә кереп, егетләр белән яздырдык. Укытучылар бик күп
рәхмәт хатлары юллый. Тыңларга, әсәрне һәм шулай ук нәфис сүзне пропаганда
йөзеннән эшлибез.
– Сезне быел Камал театрында кайсы тамашаларда күрергә мөмкин?
– Хөрмәтле тамашачыларыбызны 7-8 ноябрьдә М.Сәлимҗановның туган көненә
багышлап куела торган спектакльгә чакырам. Без аның хөрмәтенә ел саен премьера
куябыз. Бу сезонда З. Хәкимнең “Бармы ришвәттән дәва?” дигән сатирик-комедиясен
чыгарабыз. Анда төп рольдә (Сәйфи) мин уйныйм. Куючысы –
Илгиз Зәйниев. Музыка авторы Эльмир Низамов.
Ул үзе дә бүген диктант язды. Музыкасына килгәндә, ул бик әйбәт, бик матур.
Оркестр белән репетицияләр башланды. Нәрсә килеп чыгар – билгесез! Премьерада сезне көтеп калабыз!
Комментариев нет:
Отправить комментарий