вторник, 29 ноября 2016 г.

Интернет челтәрендә                                                        Раилә Вәлиуллина

Онлайн режимда... туй? 


Әгәр дә гади интернет кулланучыдан нәрсә ул Skype һәм аны ни өчен кулланалар, дип сорасак, төрле җаваплар алыр идек. Skype кешеләргә кайда булуларына карамастан, бер-берсе белән элемтәдә торырга мөмкинлек бирә. Шулай ук аның буенча дөньяның төрле илләренә түбән тариф буенча шалтыратырга була. Һәм, әлбәттә, берничә кеше белән берьюлы аралашу, ягъни конференция оештыру мөмкинлеге бар. 

Ә кемнең дә булса Skypeны үзенчәлекле итеп куллану турында уйлап караганы бармы икән? Кешеләргә бушлай шалтыратулардан башка тагын нинди мөмкинлекләр бирелә икән? 21 нче гасыр кешесе үзе уйлап тапкан һәр нәрсәнең чикләрен киңәйтергә омтыла бит хәзер. Шулай итеп, Skypeны үзенчәлекле куллану очракларын карап үтик әле. 
Күптән түгел Интернет киңлекләрендә бу элемтә чарасы турында кызыклы хәбәр таралды. Шулай итеп, Калифорниядә яшәүче бер пар Skype аша өйләнешкән. Мондый үзенчәлекле туйны кияү оештырган: кинәт кенә хастаханәгә эләгү сәбәпле туйны онлайн режимда үткәрергә карар кылган ул. 
Моңа охшаш хәл Бөекбритания парлары белән дә булган. Яшьләр Эйяфьятлайокудль вулканы кабыну сәбәпле Дубайда калырга мәҗбүр булганнар. Бер дә аптырап тормыйча кияү белән кәләш туган-тумачадан котлауларны Skype аша гына кабул иткәннәр. 
Беркемгә дә сер түгел, хәзер белем бирү шундый югары дәрәҗәгә җитте ки, хәтта кайбер компанияләр Skype аша дәресләр бирергә тәкъдим итә. Интернет аша сессиягә яки семинарларга әзерләү очраклары күп кенә студентларга таныштыр, мөгаен. 
Шунсы билгеле, Microsoft компаниясе, хокук саклау органнары тәкъдимен күз уңында тотып, кешеләрнең шәхси хатларын карау мәсьәләсен күтәрә. Ә Skype инде берничә ел дәвамында кулланучыларының язышу тарихларын сер итеп саклап килә. Шуңа да ул иң ышанычлы челтәрләрнең берсе булып кала. 
Ә АКШта Skypeның буләк карталары киң кулланылышта икән. Алар Microsoft Store, Target яки Office Max кебек гади кибетләрдә сатыла. Бүләк карталары мөмкинлекләрне тыган да арттыра: хәзер Skype аша кәрәзле һәм хәтта стационар телефоннарга да шалтыратырга була. Болар исә кулланучылар өчен тагын да уңайлырак. 
Skype — авыр хәлләрдән чыгу юлы, дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки ул кешеләрнең тормышларын бермә-бер җиңеләйтә. Ә Skypeны узенчәлекле куллану очраклары әле моның белән генә чикләнмәс дигән өметтә калабыз. 
Валерия Нурмамедова «Inversion» 
Раилә Вәлиуллина тәрҗемәсе

Комментариев нет:

Отправить комментарий