суббота, 12 ноября 2016 г.

Тәрҗемә итәбез                                                                Алинә Юнысова

ОРВИга «юк» дип әйтхалык медицинасы ярдәм итәрме?

Дөньядагы барлык 7,5 миллиард кешенең һәркайсы, якынча, елга ике тапкыр авырый (салкын тидерә). Шуңа да карамастан, вирус инфекцияләре галимнәр тарафыннан бик үк яхшы өйрәнелеп бетелмәгән. 
Моның сәбәбе: аларның полиомелит яки ВИЧ кебек куркыныч булмауларыдыр дип фаразларга мөмкин. Ләкин шунысын да искәртеп үтергә кирәк: ОРВИ диагнозы астында якынча 300 төрле вирус теркәлгән.

 Медицина турындагы мәкаләләрдә гадәттә “салкын тию” һәм “ОРВИ” сүзләре синоним буларак кулланылалар, шуңа да бу буталчыклык китереп тудыра. Википедиа мәгълүматларына караганда, “салкын тию” - гадәти яки барлык көнкүреш чирләрнең җыелмасы ул. Шул исәптән, ул үз эченә ОРВИны да кертә.

1970 нче елларда галимнәр гадәти авыруларга, салкын тиюгә сәбәпче булган  риновирусларны тапшыру турындагы берничә тәҗрибә ясыйларСалкын тигән кеше белән кул бирешеп күрешү сәламәт кешеләр өчен куркыныч тудырганы ачыкланган. Чөнки риновируслар кул тиресендә калалар һәм яшәүгә сәләтен  берничә сәгатькә кадәр саклый алалар.
Салкын һава торышы ишек кага. Дөресрәге, кышка да аяк басабыз инде. Беренче вакытларда авырсак та, тора-бара безнең организмыбыз моңа ияләнәчәк. Димәк, без вирусларга каршы тора алачакбыз. Тик бу нидән гыйбарәт соң? Күп кенә галимнәр моның төп сәбәбе сулыш юлларында кан тамырларының кысылуы дип аңлаталар.  Бу файдалы рефлектор реакция азрак җылылык бирергә мөмкинчелек тудыра, әмма шул ук вакытта иммунитетны киметә. Әгәр дә кан тамырлары кысылган икән - бу вирусларның үрчүенә менә дигән сәбәпче булып тора.
2013 нче елда Кардифф университеты базасында салкын тиюдән туган авыруларны өйрәнүче үзәк директоры, профессор Рон Экклес үзенең күзәтүләрен  бастыра: баксаң, салкын тию туңдырма һәм салкын эчемлекләр белән бәйле түгел. Тамак төбе авыртуы, ОРВИның иртәнге стадияләре белән бәйлеАннан да бигрәк, Экклес фаразлары буенча, авырткан балаларга туңдырма ашарга мөмкин – бу сәламәтлекнең начарлануына китерми, ә киресенчә хәлеңне җиңеләйтергә дә мөмкин.
С витаминының “магик” рәвештә салкын тиюдән сакларга ярдәм иткәне турында нобель лауреаты Лайнус Полинг әйтеп чыга  һәм шуннан бирле бу фикер популярлык казана. Шуңа да карамастан, танылган химикның витаминнар турындагы эксперименталь бирелгәннәргә түгел, субъектив карашларга таянган дип әйтсәк дөресрәк булыр. С витаминын уртача күләмдә куллану , дөрестән дә, салкын тидерү ихтималлылыгын төшерә, ләкин авырый башлагач күбрәк куллану, авыруга ярдәм итәр дигән дәлилләр юк.
Халык медицинасының тагын бер үзенчәлекле чарасы ул – сарымсак һәм составына ул кергән дарулар. Салкын тиюдән саклыймы, әллә юкмы? Шулай ук бәхәс тудыра. Кокранов берләшмәсендә (клиник тәҗрибәләргә анализ ясаучы) үз тәҗрибәләреннән чыгып алты мәкаләне тикшерәләр. Шуларның нибары берсендә генә сарымсакның салкын тиюдән яхшы чара икәне билгеләнеп киткән. Бу мәкаләдә күренгәнчә, үз рационында даими рәвештә сарымсак кулланган барлык 73 кешенң 12 атна эчендә 24се салкын тидерә. Шуңа да карамастан, әгәр дә кешеләр инде авырый башлаганнар икән сарымсак яки ул кергән дарулар чирнең авырлыгына һәм никадәр озакка сузылуына катышмаган.  Кокранов берләшмәсе нәтиҗә итеп салкын тиюдән профилактика рәвешендә сарымсак ашарга дип киңәш итми, ләкин бу мәсьәләне яхшылабрак өйрәнергә кирәк дигән карарга килә.

Питсбург галимнәре күбрәк кочаклашырга һәм дус булырга киңәш итәләр. Әйе, әйе, нәкъ тә шулай. Аларның 2015 нче елда үткәрелгән күзәтүләрендә  барлыгы 406 үз теләген белдергән һәр кеше көн саен үзләренең социаль тормышлары турында сөйләп торганнар – барлык булган низагларны һәм кыен килеп туган хәлләрне, шулай ук никадәр алар дуслары һәм туганнары белән кочаклашканнар. Ике атналык мондый сораштыру, экспериментлардан соң һәр кешене аерым кунакханә бүлмәсенә карантинга ябалар һәм риновирус яки грипп вирусы тараталар. Галимнәрне шунысы кызыксындыра: орышкан яки киресенчә кочаклаган кешеләр арасында уртаклык, элемтә булырмы һәм инфекция ничек таралыр? Конфликта кергән кешеләрнең күбрәк авыруы ачыкланган, ләкин якыннарына ярдәм итә алмаган очракта гына. Никадәр күбрәк кочаклашасың, шулкадәр авыру ихтималлылыгы азрак була дигән сүз түгел әле бу .Әмма шунысы аермачык аңлашыла: күбрәк кочаклашкан, якыннарының ярдәмен тойган кешеләр авыруны, салкынны җиңелрәк кичерәләр. 

Текст: Анастасия Казанцева, Вокруг света (12.10)
Фото: "Яндекс" сайтыннан.

Комментариев нет:

Отправить комментарий