пятница, 11 ноября 2016 г.

Шәхес                                                                                     Алинә Юнысова

Ә күңелгә юл кайдан?

Күптән түгел публицист, галим Илдар Низамов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, 10 нчы октябрь кичендә, Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә ул үзенең яңа табадан төшкән “Бөртектән – көшел” китабын тәкъдим итте.
Тормыш таңнары
Филология фәннәре докторы, профессор, язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы Илдар Мәлик улы Низамов 1936 нчы елның 3 нче сентябрендә Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында дөньяга килә. Гомеренең күп өлешен Чишмәле Сап авылында үткәрә.
Мәктәпне тәмамлагач, Илдар ага Низамов Казан елга техникумына укырга керә. Ләкин, укытучы гаиләсендә тугангамы, галимнең күңеле журналистикага, иьатка тартыла. Шуңа да ул Башкорт дәүләт университетының татар филологиясендә укуын дәвам итә.
Укыган чорда ук Илдар ага Низамовның төрле газеталарда мәкаләләре басылып чыга. “Кызыл таң”, “Социалистик Татарстан” газеталырында да эшли ул.
Билгеле, татар журналистлары өчен Илдар ага Низамов аерата зур хөрмәткә лаек. Бу бигрәк тә аның Казан Дәүләт университетының журналистика факультетында укытучы, профессор вазифаларын башкаруы белән бәйле.
Хәзерге вакытта да публицист институтыбызның хөрмәтле кунагы. Өлкән, тәҗрибәле журналист, татар теле өчен янып торучы әдипнең фикерләрен ишетү яшь буын, журналистика өлкәсенә яңа ишек кагучылар өчен бик мөһим.

Яшәсен татар китабы!
Иң беренче сүз, әлбәттә, кичәнең төп сәбәпчесе Илдар Низамовка бирелде:

“Мөхтәрәм җәмәгать, укытучыларым, остазларым,   дип сүзне башлады язучы.


Җыелган барлык кунакларныкы кебек үк, күтәренке кәеф, елмаю иде аның йөзендә. Аңлашыла да, аның китабын тәкъдим итү кичәсендә халык шактый җыелган иде. Галим әйтүенчә, китап – ул татар милләтенең – асыл сыйфаты, аның (татар китабының) 1000 еллык тарихы бар”.
Илдар ага Низамов шулай ук Татарстан китап нәшриятенә, мөхәррирләр эшчәнлегенә югары бәя бирде. Сүз уңаеннан, кичәдә шулай ук Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Венера ханым Камалиевага да сүз бирелде:
“Илдар абый белән эшләү бик тә кызыклы булды. Төзәтү кертәсе булсак, иң беренче минем фикеремне тыңлый, шуннан бу эшнең ничегрәк булуын аңлата, килешсә – мактый. Аның белән үзеңне янәдән мәктәп елларына кайткандай хис итәсең, чөнки ул һәрвакыт үзенең төпле фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтеп чыга иде”.
Әйе, Илдар ага Низамовның татар китабына булган мәхәбәттен, аның киләчәгенә ышанычын бастырган китап саннарыннан күреп, нәтиҗә ясап та әйтә алабыз. Кичәне дә ул мондый канатлы сүзләр белән ачып җибәрде:
 “Яшәсен китап! Татарстан китап нәшрияты! Мөхәррирләр!”

Бөртектән – көшел

Илдар ага Низамовның яңа китабы белән кыскача КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты Илһам Фаил улы Фаттахов таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Илдар Низамов, дөрестән дә, китапка гашыйк шәхес. Яңа гына табадан төшкән китабы да алдагылары кебек уңышлы язылган. Әлеге китапта язучының замандашлары турында язылган парчалары җыелган. Кереш урынына өч парча тәкъдим ителгән. Гомумән, алар барысы да күңел кылларына тиярлек итеп иҗат ителгәннәр. Кыска гына күләмле булсалар да, аларда тирән мәгънә ярылып ята.

Бай мираслы аксакал

Кичәдә Илдар ага Низамовны котларга килүчеләр шактый иде. Алар арасында укучылар, бергә эшләгән коллегалар, туганнар һәм дуслар да бар иде. Ә язучылар берлеге исеменнән котлау сүзен Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Рәмис Аймәт җиткерде. Илдар ага Низамовның, чыннан да, туган тел үзаңын саклаучы әдибебез, татар теле кирәкме икән дигән куркыныч уйны таратучы шәхесебез дип ассызыклады ул. Шагыйрьнең сүзләренә караганда, “Мәдәни җомга” газетасында Илдар ага Низамов элек алып барган “Туган тел” кушымтасын җыйсаң 1760 битлек “Мәдәни җомга” форматындагы китап бастырып булыр иде.

“Илдар Мәлик улы Низамов ел саен берничә китап бастыра иде. Аның кызык гадәте истә: чираттагы кулъязманы китереп өстәлгә сала да: “Язып бетердем, теләсә нәрсә эшләтегез!” дип (көлә) әйтә иде. Без кафедра белән инде һич югы ул эшләгәннең яртысын гына булса да эшләргә тырышабыз. Әле әзер, ләкин басылырга өлгермәгән берничә китабы бар. Киләчәктә чыгарырбыз дип өметләнеп калабыз",   дип кызыклы вакытлар һәм киләчәккә булган планнар белән уртаклашты татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Заһит улы Гарифуллин.
Котлау сүзләрен шулай ук “Әтнә таңы” газетасы коллективы да, оныклары да музыкаль бүләк ясап ирештерделәр. Хәтта Уфадан “ Кызыл таң” газетасыннан да котлау хаты килеп төшкән иде. Шулай ук Рәшит Ваһапов исемендәге конкурс лауреатлары Ранис Габбазов һәм Гөлсирин Абдуллиналар үзләренең моңлы тавышлары һәм үтемле җырлары белән кичәне җанландырып җибәрделәр. Ә иң мөһиме һәм көтеп алынганы булып студентлар тарафыннан яңа китаптан укылган парчалар торды.

Әлеге китап укылырмы? Шундый сорау туды кичәдә. Әмма бу парчаларны туплаганда Илдар ага Низамов бер дә шикләнмәгән, үз укучылары барлыгына ышанган. Әле яшьләр арасында да парча жанры популяр булуына инана ул.
Димәк, киләчәккә карата мондый якты өметләр булгач Илдар абый кебек: “Гүзәл, гамьле карашлар белән очрашканга кадәр!” диясе генә кала.

Фото: 
http://ipad.intertat.ru/media/k2/items/cache/840747739e2b42cf57102ae8a45065e7_L.jpg
һәм
Лилия Туктарова фотосы.

Комментариев нет:

Отправить комментарий