вторник, 29 ноября 2016 г.

Ә сиң беләсенме?                                                          Алинә Юнысова

Өйдә буран булмасын 


Телевидениедә тамашачыларны һава торышы турындагы мәгълүмат белән таныштыру моннан 80 ел элек башланды. Бүген исә ул иң гадәти рубрикаларның берсе булып санала. Көн саен телевизор аша һава торышын күзәтү кешеләр өчен яңалык булды. 
1936 нчы елның ноябрендә ВВС телеканалын күзәтеп баручылар телевизор экранында һава температурасы һәм җил юнәлешенең линияләр ярдәмендә сурәтләнгән беренче үрнәкләрен күрделәр. Ә кадр артындагы диктор сурәтнең мәгънәсенә төшендерде. Беренче телевизион һава торышы фаразы нәкъ менә шулай башланып киткән. 
Ул вакытта моңарчы булмаган һәм күрмәгән “телевизион сенсация” халыкны шаккаттырган. 
Бүген исә, ТВ-синоптиклар үз тамашачысын югалтмас өчен нинди генә җәлеп итү чараларын эзләп тапмыйлар. 
Аңлашыла да, һава торышы турында мәгълүмат күп җирдә чагылыш тапканда үз аудиторияңне югалтмау зарури. 1950 нче елларда телевидение хуҗалары да һичшиксез шундый фикер йөрткәннәрдер. Чөнки бу вакытта инде кулдан төшерелгән баналь һәм гади һава торышы картасы янына кадрга алып баручы да өстәлде. Сүз уңаеннан шунысын әйтеп китәргә кирәк: күп еллар дәвамында ТВ-синоптика ирләр профессиясе булып саналса, соңгы елларда бу эш белән хатын-кызлар шөгыльләнә. Хәзер исә ул күбрәк халыкны җәлеп итүгә кайтып калучы бер күренешкә әйләнә бара. Төз гәүдәле, матур кыяфәтле алып баручы салмак кул хәрәкәтләре белән кайбер тамашачыларда кәнагатьсезлек тә тудыра. Чөнки ул антициклонның кайдан һәм кайда юнәлгәнлеге хакындагы мәгълүматны җиткергәндә, кайбер кирәкле шәһәр яки өлкәнең билгесен каплый. Шунысы кызык: соңгы вакытларда хәтта ки иң матур алып баручылар рейтингын төзүгә кадәр үк барып җиттеләр. 
Телевидениедә һава торышы рубрикасы информацион күңел ачу жанрына әйләнә башлады кебек. Бер караганда, алып баручы кадрда берничә минут кына була, әмма шул вакыт эчендә дә бөтен дөньяга таныла. Мисал өчен, Channel 4 Бөекбритания каналында алып баручы һава торышы турында сөйләгәндә инглиз телендәге атамасы 58 хәрефтән торган авылны телгә ала һәм бер тапкыр да ялгышмый. Социаль челтәрдә әлеге ролик миллионлаган караулар җыюы белән шаккатырды. 
Шуңа да карамастан, кире тенденция дә күзәтелә. Соңгы араларда һава торышы фаразын беренчел үрнәккә кайтару өчен телевидениегә 
профессиональ метеорологларны җәлеп итә яки традицион чыганакка – картага мөрәҗәгать итә башладылар. Әлбәттә, бу 80 ел элек булган аклы-каралы картина түгел, ә компьютер графикасы. 
Шул ук вакытта, элеккечә халык сынамышларына ышанучылар да бар әле. Аларның бик күп еллар буена сузылып килгән игенче, аучы күзәтүләреннән торганын белсәк тә, профессиональ метеорологлар халык сынамышларын бары тик фольклорның бер төре генә дип раслыйлар. 
Әлеге барлык “информацион гауга” аерым күңел ачу сферасына әйләнеп бара дияргә кирәк һәм үзенең шәүләсе белән күп кенә фәнни эшләнмәләрне каплый. Мәсәлән, метеорологиядә яңа барлыкка килгән юнәлеш – наукастинг, ягъни территорияне каплаучы махсус радарлар ярдәмендә куркыныч яшен яки явым-төшем турында төгәл фараз алырга мөмкин. Тагын бер оригиналь ачыш, ул да булса японнарның “акыллы” зонт уйлап табулары. Әлеге җайланма хуҗасының кесә телефонына яки смартфонына тиздән буласы явым-төшем турында җиткерә. Ләкин, ни кызганыч, зонт әлегә бары Япониядә генә кулланыла. Ә безгә үз чиратыбызда, һава торышын гади ысуллар ярдәмендә күзәтәсе кала.

Комментариев нет:

Отправить комментарий