пятница, 11 ноября 2016 г.

Афиша                                                                                 Әлфия Гыймадиева

Картина, театр һәм биюне нәрсә берләштерә?



Нәрсә: Вика Винокурова белән "Travel sketching” күргәзмәсе
Кайчан: 8-30 сентябрь
Кайда: Циферблат
Бәясе: беренче ике сәгатьтә минуты 2 сумнан, өченче 
сәгатьтән алып бер минуты 1 сумнан
Вика Алман илендә укучы һәм бик куп вакытын юлда үткәрүче кеше. Моннан тыш, ул әле бик матур итеп рәсемнәр дә ясый. Күргәзмәдә һәр теләгән кеше шул рәсемнәрне күрә ала. Оештыручылар фикеренчә, Виканың эшләрен һәрбер кеше күрергә тиеш. Чөнки аларга искиткеч мәгънә салынган, ди алар.

Нәрсә: “Из глубины...” спектакле
Кайчан: 1 октябрь, 21 октябрь, 18:30
Кайда: Яшь тамашачылар  театры
Бәясе: 310-390 сум
Рәссамның эшләре – аның йөзе, җан көзгесе. 
Винсент Ван Гог искитмәле рәсемнәр иҗат иткән. 
Бу спектакльнең максаты – рәссамның эшләрен, эне Теога 
һәм дусларына язылган хатларын Буто биюе аша күрсәтү. 
Буто биючесе табигать белән берләшергә тырыша, тамашачының 
хис тойгылары белән эш итә. Сез дә барып күрегез!



Нәрсә: “Болгар кызлары” концерты
Кайчан: 3 октябрь, 18:30
Кайда: Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залы
Бәясе: 300-1500 сум
“Болгар кызлары” триосы халыкара һәм бөтенроссия 
конкурсларының лауреатлары. Трионың репертуарында 
фольклор элементлары кергән рус, татар җырлары һәм 
ретро, попурри, романслар урын алган. Искиткеч моң 
дәрьясына сез дә кушылыгыз! Күңелле булачак, дип ышандыралар.

Нәрсә: “Мәхәббәт тулы кесәләр” спектакле
Кайчан: 6 октябрь, 19:00
Кайда: Ленин исемендәге мәдәният йорты
Бәясе: 300 сум
Һичшиксез һәр кеше мәхәббәтне үзенчә аңлый. Берәүләр өчен 
ул “ярата – яратмый” уены, кемдер бу хисне күкләргә хәтле
 менгезә һәм гомере буена аңа табынып яши, ә башкалар
 мәхәббәтне гади бер нәрсә кебек кабул итәләр.


Нәрсә: “Җилкәнсезләр” спектакле
Кайчан: 8-9 октябрь, 18:00
Кайда: Г.Камал театры
Бәясе: 200-500 сум
Бу спектакльдә сүз татар халкының революция алдыннан һәм аннан соң үз юлын сайлавы турында бара. Гасырлар буе басым астында яшәгән халык ирек тәмен тоя, ярыла, бердәмлеген саклап кала алмый. Элеккеге яшәү тәртибе ишелеп төште, ахыргылар беренче булды, акыллы меценатлар, офицерлар һәм югары белемле кешеләр эшләрдән тыш, тарих юлының кырында калдылар. Һәм без бүгенге көндә шул заманаларның нәтиҗәсен күрәбез... 

Комментариев нет:

Отправить комментарий