пятница, 11 ноября 2016 г.

Таныш булыйк!                                                        Айсылу Хафизова

Исәнме, кодагый! 

Актив, оста, сәләтле, яшь, энергияле, ирекле татар журналистикасы кафедрасының беренче курс студентлары менә алар! Барысы да журналистикага гашыйк булсалар да, һәрберсе үзенчәлекле шәхесләр. Әйдәгез алар белән якыннанрак танышып китик! 


Илгиз Шәкүров (@ilgiz_shakurov)
Минем исемем Илгиз, фамилиям Шәкүров. 
Актанышта туып-үсеп, хәзер менә Казанны яуларга килдем. 
Журналистика белән 5 ел шөгыльләнәм. Үземне басма 
матбугатта да, радиода да, телевидениедә дә сынап караганым бар. 
Бүген интернет журналистика юнәлешендә эш алып барам, 
фотография белән дә кызыксынам. 
Үзем турында кызыклы факт: мин һәрнәрсәдән бик тиз туям.
Шуңа күрә Илгизгә һәрвакыт хәрәкәт, үзгәрешләр кирәк.




Әлфия Гыймадиева (@alfiya_gimadieva)

Мин – Әлфия, Казан кызы. Миңа 18 яшь. Хәзерге вакытта КФУ студенты, журналистикада беренче адымнарымны ясыйм. Шулай ук мин җырларга яратам, җырлавымны ишеткән кешеләр матур диләр. Кызыклы факт: мин төрле бөҗәкләрдән куркам, күбесенчә үрмәкүчләрдән һәм чикерткәләрдән.



Айсылу Нигъмәтҗанова (@nigmaais)
Тулы исемем – Айсылу Искәндәр кызы. Казан каласына җырга-моңга 
бай булган Сарман ягыннан килдем. Үземне радио 
һәм телевидениедә сынап карыйсым килә. Журналистикадан 
тыш, кино, музыка, туризм, интернет темалары 
белән кызыксынам. 
Үзем турында кызыклы факт: бер урында утырырга яратмыйм, 
"офис планктоны" була алмас идем.

 Алинә Сысоева (@sysoevaalina)
Мин чын татар исемле һәм “фамилияле” татар кызы 
Алинә Сысоева булам :) 
Казан шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туып үстем, 
шуңа күрә гаскәрләр турында ишетүгә йөземдә 
елмаю барлыкка килә. Журналистика белән ике 
ел шөгыльләнәм. Үземне телевидениедә дә, 
басма матбугатта да сынап карагыным бар. 
Шулай ук үземне радиода сынап карыйсым килә. 
Тагын мин, минем өчен икенче өйгә әверелгән 
халык театрында уйныйм. 
Кызыклы факт: балачагымда хирург булырга хыялландым.
Раилә Вәлиуллина (@railya0__0)
Исемем – Раилә, фамилиям – Вәлиуллина. Тукай ягы, 
Арча якларыннан.Журналист булу теләге инде бала чагымда ук туды. 
Кешеләр белән аралашырга, аларның яңа якларын ачарга яратудан 
булгандыр бу, мөгаен. Кечкенәдән сәхнәне яратам, телевидение, 
радио өлкәсендә үземне сынап карау хыялы белән янам. Тик утырырга 
яратмасам да, кул эшләре белән утыру мине алҗытмый, монысы өчен 
әбием һәм әниемә рәхмәт. Актив, тормышны яратучы һэм көчле 
рухлы кешеләрне яратам. 
Кызыклы факт: баллы ризык кайда - мин шунда.


Алинә Юнысова (@yunusova_alko)
Сәлам, мин Алинә Юнысова булам. КФУның татар журналистикасы 
бүлегендә 1 нче курста укыйм. Яхшы да һәм шул ук вакытта 
начар ягым да барлык нәрсә белән дә кызыксынам
Бию, киноиндустрия, фотография өлкәләре ошый. Әлбәттә
журналистика беренче чиратта. 
Кызыклы факт: җеннәргә ышанмыйм, әмма клоуннардан куркам.


 
Назлыгөл Мәсәлимова (@nazlygulmasalim)
Исемем – Назлыгөл, фамилиям – Мәсәлимова. Арча районы Сеҗе авылында туып устем. Кечкенәдән үк музыка белән шөгыльләнәм, җырлар язам. Шигырь белән мавыгам, шулай ук театр белән яшим, дисәң дә ялгыш булмас. Оригиналь әйберләр ясарга яратам, фото белән кызыксынам. 
Кызыклы факт: үземне кечкенә тәртипсезлекләр патшабикәсе дип саныйм.



Дилияр Алим (@dlyar13)
Мин Дилияр Алим булам. Казанга Кытайдан килдем, миңа 20 яшь. Хәзерге вакытта КФУ студенты, журналистика бүлегендә укыйм. Төрле спорт төрләрен карарга, кытай ашларын яратам. 
Кызыклы факт: песиләрдән, еланнардан куркам.




Айсылу Хафизова (@khafizova01)
Мин Айсылу Хафизова булам. Алты яшемдә Түбән Кама шәһәреннән күченеп килсәм дә, үземне Казан кызы дип саныйм. Журналистикага мәхәббәтне үзем хәзерге көндә дә шөгылләнгән театр түгәрәгем уятты. Үзем генә Казан урамнары буенча йөрергә, уйланырга, илһам табарга яратам, кайчак үземне артык хыялый дип уйлыйм. Яраткан язучым – Фәнис Яруллин. Кызыклы факт: велосипедта йөри белмим, мин өйрәнеп маташкан вакыт эчендә аю баласы да өйрәнә алыр иде.


Фото: респондент архивларыннан
һәм
http://www.clipartfinders.com/clipart/156/-girl-raising-hand-in-classroom-sitting-at-desk-clipart-156050.jpg

Комментариев нет:

Отправить комментарий