пятница, 11 ноября 2016 г.

Колагыңа киртләп куй                                      Айсылу Нигъмәтҗанова

Зурлар белми әйтмәс...

БДИлар, сыйныф сәгатьләре, мәктәп дәресләре артта калды. Кичә генә укучы идек, ә бүген,  чын мәгънәсендә,  олы тормыш юлына аяк бастык. Без югары уку йорты студентлары хәзер!
Бу язма беренче сынау, лекция, дәресләрне күптән оныткан, чирканчык алган, укуның асылын аңлаган, аның серләрен белгән, тәҗрибәле КФУның 3-4 курс студентлары ярдәме белән әзерләнде. Алар биргән киңәшләргә колак салыйк әле! Зурлар белми әйтмәс...

1. Укыгыз. Дәресләргә йөрергә тырышыгыз. Кайбер фәннәрне калдырмаган өчен дә баллар җыеп була, ә ул үз чиратында имтихан, зачет, сынауларда  “автомат”  алырга ярдәм итә. Укырга йөрмәү – сессия бирмәү, шуңа күрә беренче көнне үк анда кертелү өчен нинди семинар, доклад, рефератлар кирәк булуын ачыкла. Балларны сентябрьдән җыя башла. Укытучыларга сораулар бирергә, уку мәсьәләләре  буенча бәхәсләргә керергә курыкма. “Камчатка”да утырмаска тырышыгыз, иң  кулай урын урта рәтләрдә. Беренчедән, укытучы сүзе ишетелә, икенчедән, тактадагы язулар күренә, өченчедән,  “иркенләп” утырырга да мөмкин. Үз-үзегезне күрсәтергә тырышыгыз.
2. Актив бул. Яңа мохиткә ияләшүе, дуслар табуы кыен булса да, ачык бул! Студент тормышында бик күп кызыклы һәм күңелле вакыйгалар була: аларны кулдан ычкындырырга һич кенә дә ярамый!
3. Вакытыңны рациональ кулланырга өйрән. Иң гадидән башла: йокыдан ничәдә торырга, кайчан өйдән яки тулай торактан  чыгып китәргә, уку белән практиканы ничек бергә алып барырга, ял белән  эшкә ничек  җитешергә кебек сорауларга  җавап эзлә. Онытма: эшләү үзеңнең киләчәгең өчен бик файдалы, чөнки эш бирүчеләр тәҗрибәсе булмаганнарны  эшкә алырга яратмыйлар, әмма син укырга вакыт таба алмыйсың икән, уйла:  синең  өчен нәрсә мөһимрәк.
4. Уку мохитенә чум. Үз өстеңдә эшлә. Өлкән курс студентлары белән таныш, аларның  киңәшләрен мыегыңа чорнап куй: конспект материалларын да, теге яки бу укытучы, имтихан турында сорауларга да алардан җавап табарга мөмкин. Шулай ук, үз төркемдәшләрең белән дә мөнәсәбәтләрең яхшы булсын:бер-берегезгә терәк булырга тырышыгыз, чөнки бергә авырлыкларга каршы торуы да җиңелрәк, шатлыкларны да уртаклашуы рәхәтрәк. Үзегез сайлаган өлкә белгечләре, үрнәк булырдай кешеләр белән аралашырга тырышыгыз, алар сезгә һөнәрегез турында яңа караш ачарга, тирәнтен аңлатырга, үз киңәшләрен бирергә мөмкиннәр.  Башкарачак һөнәрегезнең уңай һәм тискәре якларын да ачыклагыз, бу үз чиратында алдагы тормышка сезне әзерләр   вакыйгалар “сюрприз!” булмас. Җитди, җаваплы фәнни җитәкче кулы астына керергә тырышыгыз.

Андрей Кузовенков, Юридик факультетының 4 нче курс студенты:
“Студент тормышының шатлыкларына һәм хозурлыкларына бик бирелмәгез...  Ярар, күңел ачыгыз, тик чамасын белеп кенә, чөнки вакыт тиз үтә ул, семестр азагы да килеп җитә. Иң  мөһиме: уку турында онытмагыз”.

Полина Тузова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 3 нче курс студенты:
“Бөтен студентларга таныш бер әйтем бар: “Башта син “зачетка”га эшлисең, аннан соң, “зачетека” сиңа эшли башлый”, шулай булдырырга тырышыгыз. Минемчә, моның өчен үзегезне күрсәтергә кирәк, староста сайлауга да зур игътибар бирегез. Яхшы староста – ярты бәхет”

Владислав Зайцев, геология һәм нефть-газ технологияләре институтының 3 нче курс студенты:
“Институтның һәм Универсиада авылының актив тормышында катнашыгыз, алайса сезнең бөтенләй “яшелчә”гә әйләнүегез ихтимал, өстәвенә, яңа дуслар да беркайчан да артык түгел, бары тик файдага гына. Дөнья бит ул. Аннан болай, семинарларда да актив булыгыз, "автомат"ка туры юл шуннан башлана инде ул".

Дарья Шаповалова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының  2 нче курс старостасы:
“Староста күңеленә хуш килер өчен иң яхшы ысуллар ул: “Ой, син шундый ябыккансың”, “Бигрәк матур кофта бу, каян алдың?”, “Менә сиңа бер шоколад/ массаж/ ручка һ.б.”

Гөлүсә Әскәрова, Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 4 нче курс студенты
“Берьюлы биш пар була икән, ашау ягын да онытмагыз, бер лекцияне калдырып торасы була, әмма ашау – ашау инде,  ансыз булмый”

Гүзәлия Гыйниятуллина, Журналистика һәм медиакоомуникация югары мәктәбенең 4 нче курс студенты:
 “Журналистларга киңәшем шул: күбрәк вакытыгызны практикага юнәлтегез, чөнки аннан башка сез үз һөнәрегезнең остасы була алмыйсыз. Аннан соң, китаплар укыгыз: әдәбият димим, ә бәлки усеш, мотивация, бизнес турындагыларга игътибар бирергә тырышыгыз. Төрле курсларга язылыгыз.”

Васил Заһит улы Гарифуллин, татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе, профессор:
“Студентларның күп проблемасы уку белән эш арасында килеп чыга. Әйтик, мәсәлән, иҗат кешесен (журналист) күреп алалар, аннан эшкә алалар. Ул материалларны кызыклы һәм куп итеп язганга, аны югарырак күтәрәләр. Парларга йөрергә вакыт калмый. Эштән җибәрмиләр: “Син бит штатта! Нинди дәрес ди ул?”  дигән сүзләр китә. Эштә булгач, укырга вакыт калмый, сессияләр авыр ябыла, ябылмаска да мөмкин, ә  куылган студент киләчәктә һөнәрен  дипломсыз башкара алмый. Кызганычка каршы, студент эштән дә, укудан да колак кагарга мәҗбүр була”.


“Кулыгызда һәрвакыт блокнот булсын”, “Түгәрәкләргә йөрегез”, “Очсыз ризыкны АШАНнан ала аласыз”, “Юл картасын алырга онытмагыз”, “Мәктәп дусларыгызны да истән чыгармагыз”,  “Дисциплина кирәк!” - кебек фикерләр дә еш яңгырады. Беренче курс студентлары алда әйтелгән киңәшләргә колак салып, бары тик алга атлагыз, зур үрләр яулагыз. Төпле белем алып чыгып, квалификацияле яхшы эшчеләр булыгыз. Курсны  бары тик алга тотабыз!

Комментариев нет:

Отправить комментарий