вторник, 29 ноября 2016 г.

Мөхәррир сүзе


Сәлам сиңа, хөрмәтле укучыбыз! Газетабыз чыга башлауга өченче ай үтеп тә бара инде. Белгәнебезчә, күптән түгел ул интернет-версиягә күчте һәм сиңа язмаларны уку җиңеләйде. Киләчәктә сайтыбыз тагын да камилрәк булыр дип ышандырып каласым килә. 

"Тугыз фикер"дә тагын бер үзгәреш, өстәмә: яңалыклар баганасы. Хәзер син үзеңә кызыклы яңалыкларны оператив кабул итә аласың. 

Яңа уку елының башланганына өченче ай бара, имтиханнарга да озак вакыт калмый. Бу санда да син студент тормышын чагылдырган кызыклы язма, киңәшләрне таба алырсың. Һәрвакыт безнең белән кал, укучым! 

Ихтирам белән, ноябрь санының баш мөхәррире Алинә Юнысова.

Комментариев нет:

Отправить комментарий