пятница, 11 ноября 2016 г.

Тәрҗемә итәбез                                                        Раилә Вәлиуллина

Яңгырдан парта астына

Казанның беренче курс студентлары Белем көнен “Казан” гаилә үзәге каршында ачык һавада узган концертта үткәрделәр. Гаилә үзәге каршына җыелган студентларга полиэтилен плащлар өләшсәң дә комачауламас иде - иртәдән яңгыр яуды, Казансу ярларыннан салкын җил исте. Шулай да “Чаша” янындагы концертка меңләгән студент җыелды. Яңгыр һәм салкын җилдән кем ничек котыла ала: берәүләр кулчатыр астына яшеренә, икенчеләр бии... Кайнар кофе сатучы кибетләр каршында озын чиратлар хасил булды. Яңгырдан качу чарасы булып сәхнә тирәсендә урнаштырылган парталар да хезмәт итте.

Студентларны котлаганда, Рөстәм Миңнеханов ТРның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә кешелек капиталы беренче урында тора икәнлеген искәртте: "Без үзебезнең республикабыз, шәһәребез белән горурланабыз. Соңгы елларда социаль һәм икътисади өлкәдә зур эшләр башкарылды, әмма иң мөһиме – югары уку йортлары үзгәрешләр кичерә. Ышаныч белән әйтә алам: безнең уку йортларында алган белемнәр сезгә югары конкурентлылык тәэмин итә алачак. Без сезнең белемнәрегезгә мохтаҗ, чөнки сез – безнең киләчәгебез", - диде республика башлыгы студентларга.
Кунаклар килер алдыннан ук студентлар флешмоб оештырдылар: кулларына төрле төстәге кәгазьләр тотып, Рәсәй һәм Татарстан аләмнәрен төзеделәр алар. Көн яңгырлы булса да, студентлар таралышырга бер дә ашыкмады, чөнки бәйрәмне оештыручылар күңелле концерт программасы әзерләгәннәр. Шушында ук волонтерлыкка да язылып була - футбол буенча дөнья чемпионатына ерак калмады бит.

Сүз уңаеннан, быелгы уку елында Казан студентлары рәтләре 17 мең кешегә артты. Гомумән алганда, башкалада 136 мең татарстанлы укый. Шулай ук Рәсәйнең башка өлкәләреннән 21 мең һәм чит илләрдән 8 мең студент белем ала.
Роман Медников, “Республика Татарстан”

Комментариев нет:

Отправить комментарий