вторник, 29 ноября 2016 г.

Тәрҗемә итәбез                                                    Айсылу Нигъмәтҗанова

Нәтиҗәле эшләү өчен 7 киңәш 

Бүген белергә теләгән һәм эшләп карыйсы килгән нәрсәләр шундый күп, әмма вакыт җитмәгәч, барысына да ничек өлгерергә соң? Тар гына арада да күп һәм нәтиҗәле эшләү өчен, сезгә 7 киңәш тәкъдим итәбез.

 Барлык эшләрегезне һәм планнарыгызны алдан язып куегыз 

Үзегезнең көнлек мәшәкатьләрегезнең, укыйсы китапларыгызның, карыйсы киноларыгызның, эш белән бәйле мәсьәләләрнең исемлеген теркәп куегыз. Алырга кирәк булган азык-төлек һәм хәтта теләк-омтылышларыгызны язып бару кебек гадәт тә сезгә бернәрсәне дә онытмаска булышыр. 


“Үле вакыт”ны дөрес файдаланыгыз 


“Үле вакыт” (икенче төрле әйткәндә, “ үле нокта” дияргә мөмкин булыр иде) – ул эш арасындагы буш аралар. Мәсәлән, җәмәгать транспортында бару, чиратта тору, дуслар яки хезмәттәшләрне көтү. Әлеге вакытны әрәм итмәскә тырышыгыз, юкка-барга телефонда уеннар уйнаганчы, укыйсы килгән китабыгызны башлап җибәрегез, яисә булмаса, башка нәрсәләрне үзләштерегез. 


Рекламага вакыт әрәм итмәгез 


Кино-фильмнарны онлайн режим белән карагыз. Бүген телевидениядә рекламаларның күләме, дәвамлылыгы бик зур булганга, сериаллар яисә башка төрле программаларны карау өчен, кирәгеннән 1,5 тапкыр күбрәк гомер сарыф ителә. Үзегезнең кадерле вакытыгызны саклагыз. Яраткан тапшыруыгызны Интернет ярдәмендә карарга мөмкин: биредә реклама да азрак, һәм башка эшләр белән шөгыльләнергә дә вакыт күбрәк кала. 


Көне буе эшләнгән эшкә бәя бирегез 


Мондый тәҗрибә үткәреп карагыз: 2 яисә 3 көн эшләгән һәр эшегезгә күпме вакыт сарыф итүегезне язып барыгыз. Соңыннан игътибар белән карап чыкканнан соң, сез кирәкле һәм кадерле вакытыгыз кая киткәнен аңларсыз.Көнегезнең күп өлеше кирәкмәгән эш белән үтүен, социаль челтәрләр һәм почта тикшерүгә күп вакыт әрәм ителүен күрү сезне аптырашта калдырыр! 


Эшегезне башкалар белән дә бүлешегез 


Әлеге киңәшне йорт эшләрендә кулланырга мөмкин. Өйдә һәммәсенә дә бер кешегә генә җитешүе авыр, шуңа күрә күмәкләшеп яисә үзара бүлешеп эшләргә мөмкин. 
5-минутлыклар үткәреп алыгыз 
Кайбер нәрсәләргә күп вакыт кирәкми, нибары 5-15 минут. Әлеге эшләрнең исемлеген төзегез, һәм көн саен берешәрләп башкарырга керешегез. Мондый эшләргә почта тартмасындагы хатларны барлау, шкаф өстенең тузанын сөртү, бүлмә гөлләренә сулар сибү керә, әлеге вак-төякләрне үтәү сезгә ял да булып торыр, һәм шул ук вакытта күпбаскычлы бер олы эшне эшләгәндә ярдәм итәр. 


Даими рәвештә ял итегез 


Хәлдән тайганчы эшләмәгез, үзегезгә периодик рәвештә яллар оештырып алыгыз. Иң яхшысы, әлбәттә, сәгать саен 10 минут ял, һәм атнаның бер көнен тулаем үз-үзеңә багышлау. Әмма болай итәргә мөмкинлегегез булмаса, 20 минут саен “эш”егезне алыштырып торыгыз. Бу очракта сез азрак арырсыз һәм күбрәк өлгерерсез. Бер нәрсәне исегездә калдырыгыз: сезнең эшегезнең уңышлылыгы көчегезгә бәйле, шуңа күрә ял итүнең вакытын киметергә ярамый.

Текст: ADME сайтыннан

Комментариев нет:

Отправить комментарий