суббота, 12 ноября 2016 г.

Сәхнә тормышы                                                               Айсылу Хафизова


Сәхнә арты ашханәсе



“Тәк..сезгә зур гримерный бирелә- музей дигән бүлмәдә”, – диде Рәмис Әймәт минем киемнәрне кайда алышынып булганын кызыксынгач. Камал театрының гримерныена тартмаса да, минем мондый бүлмә булдырганнарына күңелем сөенеп куйды.  
Гримеркага” килеп кергәч, мин икенче курс студентларының шау-гөр килеп әзерләнгәннәрен күрдем: кемдер бизәнә, кемдер сүзләрен кабатлый, кемдер шундагы фортепианода онытылган сәләтен искә алып уйный, ә кемдер шул ыгы-зыгыны истәлеккә калсын диеп фотога төшереп йөри.Журналистлар шул инде, алар булган җирдә гел күңелле. Мин үзем дә әзерләнергә тотындым, күлмәгемне кигән арада сүзләремне дә искә ала тордым. Илдар ага Низамов кебек олы шәхеснең кичәсендә чыгыш ясау бик дулкынландыра иде мине. Шул вакытта бар дөньяны яктыртып, бүлмәгә Илдар абый Кыямов килеп керде, алып баручы вазыйфасын ул үтисен белгән булсак та, шундый тәҗрибәле алып баручының безнең белән гади генә бүлмәдә сәхнәгә чыгарга әзерләнүе безне таң калдырды. Күп тә үтмәде, гримерныйда йолдызлар санын арттырып, Гөлсирин Абдуллина белән Ранис Габбазов пәйда булдылар, алар белән үзләренең баянчылары да бар иде.

Сәхнәнең “ашханәсе” барлык көченә кайный башлады, яшьләр парчаларын кабатлый, җырчылар искиткеч тавышларын көйлиләр, ә Илдар абый кәмит кенә күнегүләр белән дикциясен үткенли иде. Кешеләр әкренләп залга кереп тулдылар, кичә башланып китте. Бүлмәдә җырчылар белән без-студентлар гына калдык. Зур исемнәргә лаеклы, зәвыклы тавышлы җырчылар булсалар да, Гөлсирин белән Ранис үзләренә “сез” дип түгел, ә “син” дип эндәшергә куштылар, үзләрен шоколад белән сыйларга теләгәч, сәхнәгә чыгар алдыннан ярамаганын аңлатып киттеләр. Зур гонорарлар түләмәсәләр дә, Илдар абый Низамовны зурлап, үзләренең һөнәрләренә карата җаваплы булулары аларга карата хөрмәтне бездә тагын да үстерде бу күренешләр. Бу бинаның залында җырлауның авыр булуын да җиткерделәр алар безгә, әмма тамашачыга бу сизелмәде дә, остазлар җырларын бер сулышта гына башкардылар кебек тоелды аларга. Илдар Кыямов залның яме булып торды, урынына килешкәнчә шаярып та алды, үзенең хисләрен, Илдар агага рәхмәтләрен дә җиткерде, гомумән, кичәне иркен шартларда, туганнар белән утыргандай алып барды. Ләкин студентларыбыз да сынатмадылар, шушы мөхит белән илһамланып, алар да үзләрен чын артистлар сыман күрсәттеләр. 
Һәм әлбәттә шушы кичәдә сәхнә арты тормышы белән танышу безнең һәрберебезнең хәтерендә бик тә җылы һәм онытылмаслык хәтирәләр булып калачак.

Лилия Туктарова фотолары.

Комментариев нет:

Отправить комментарий