пятница, 11 ноября 2016 г.

Көн кадагы                                                                    Айсылу Хафизова

Ремонт: аңла һәм түз

Җәй көне абитуриент буларак, үземә мәгълүмат тупларга дип, мин татар журналистикасының кафедрасына юл тоттым. Килеп җиткәч, югары белем йортының бинасы дип әйтеп булмаслык җиргә эләктем: ЦИТның бар дөньясы тузанда, һәрбер катын яңгыратып төрле эш коралларының авазлары ишетелә, шулай ук колакка чит ил эшчеләренең кычкырып сөйләшүләре дә кергәли... Ремонт эшлиләрдер инде, дип уйлап, ул вакытта мин моңа артык игътибар бирмәдем. Чөнки минем төп максатым мәгълүмат туплау иде. Ә инде кафедрага килеп керү белән, май кояшы сыман Резеда апа Локмановна каршы алгач, бу мәсьәлә бөтенләй онытылды.

Уңышлы гына татар журналистикасының студенты исеменә ия булгач, мин бу бинага кабат әйләнеп кайттым. Беренче мәртәбә күргәннән соң монда берни дә үзгәрмәгән иде, бары тик беренче кат җәй көне күргән тузаннан һәм тәртипсезлектән генә арынган. Башка катларга юллар ябык һәм төзелеш җиһазлары полиэтилен япмалар белән капланып торалар. Димәк, ремонт дәвам итә һәм болай озак баргач, ул ЦИТ өчен бик мөһим... Чыннан да, безгә беренче көнне үк ремонт барганын әйттеләр. Әле җитмәсә, ул тиз генә бетми дә икән!
Бу уңайдан еш кына студентларның зарлары да ишетелә башлады. Барысы да бу ремонтның тәмамлануын көтә иде. Чөнки ремонтның кыенлыклар китерүен без, студентлар, үз җилкәбездә татыдык. Ул кыенлыкларның иң читене – аудиторияләр җитмәү. Бәхет елмаеп, буш аудитория тапсаң да, ул бүлмәнең яртысы китаплар, төрле-төрле мәгълүмати кәгазьләр һәм башка тартмалар белән тулы була. Ә инде үз бинабызда аудитория булмаса, башка бинага йөгерергә кирәк! Билгеле, бирелгән тәнәфес бик кыска һәм шуңа күрә башка бинага вакытында килеп җитеп булмый... Ә вакытында килеп җитмәсәң, син соңга калдың дигән сүз!
Көннәрдән бер көнне ремонтның тәмамлануы турында сүз чыкты. Хәер, сүзләрсез дә бу аңлашыла иде: өске катларга юл ачылды һәм барысы да үзләренә тиешле аудиторияләргә күченә башладылар. Мин шәхсән бу мәгълүматны раслау өчен үзебезнең Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең җитәкчесе Леонид абый Толчинскийга мөрәҗәгать иттем. "Белгәнебезчә, югары мәктәп формалашты, әмма шуның белән генә эш бетми. Үзгәрешләр өчен стратегия гына түгел, максатлар, планнар да кирәк. Бүгенге көндә медиабелгеч диварлар һәм компьютер белән генә чыныга алмый. Шул сәбәпле, материаль-информацион базаны ультразаманлаштыру өчен ремонт эшләдек”, – дип сөйләп китте ул миңа. Бинабызда ремонттан соң ниләр үзгәргәнен, аның өчен күпме чыгым кирәк булуын һәм финанслаштыручы кем икәнен дә сорадым. 
“Ремонт әле бөтенләй тәмамланмаган, әмма инде бинабызның икенче катында югары сыйфатлы, заманча 4К форматында булган җиһазлар белән җитештерелгән “Шоу-рум” (иск.- заманча телевезион студия) булдырылды. Ремонтыбызның беренче өлеше генә тәмамланган булса да, чыгымнар бик зур. Шунлыктан, нәтиҗәдә булачак сумманы әйтү бик авыр. Финанслаштыру мәсьәләсен шәхсән университетыбызның ректоры Илшат Гафуров һәм КФУ үз өстенә алды”, – дип җавап кайтарды миңа Леонид Григорьевич.
Әйе, бу ремонт дигәннәре бер дә сөендерми, әмма аның максаты безнең бинабызны заманлаштыру һәм уку процессын уңайлыландыру бит. Шуңа күрә, түзик, студентлар! Хәер, гыйлемнең дәрәҗәсе укыган бинадамени... Иң мөһиме - без бөек, зур тарихлы Казан Дәүләт университетында белем алабыз! Ә бу - зур дәрәҗә!


"Яндекс" сайтыннан фото.

Комментариев нет:

Отправить комментарий