суббота, 12 ноября 2016 г.

Тулай торак тормышы                                         Назлыгөл Мәсәлимова

Кырмыскадан котылып булырмы?


Тулай торак дигәч күз алдына бөтенләй чит бер бина килеп баса. Яңа гына өеннән, әти-әнисеннән аерылып килгән студентка бу бигрәк тә аермачык күренеп тора. Ләкин килеп урнашкач, әлеге хис бөтенләй диярлек юкка чыга икән, институттан арып-талып кайтканда, тулай торагың сиңа туган өең төсле тоела башлый. Вакыт узгач  ияләнәсең, яңа дуслар табасың, гөрләтеп уен-көлкеле студент тормышы башлана.
Төрле проблемаларга юлыга? Тулай торакта тормыш өчен барлык шартлар да тудырылса да, кимчелекләр дә җитәрлек.
Беренче тапкыр Универсиада авылына урнашкан чакларым әле дә истә. Башка институт тулай тораклары белән чагыштырганда “ДУ”(Деревня Универсиады) да шартлар бөтенләй икенче төрле, күпкә яхшырак. Заман таләпләренә туры килгән бүлмәләр, зур аш бүлмәсе, балконнан искитмәле күренеш күңелгә бик тә ятышлы булды. Бигрәк тә һәр бүлмәнең үз ваннасы булуы хуш килде. Ләкин нинди генә уңай булмасын, начар яклары да күзгә чалына.
Беренче вакытта сөенечтән бер нәрсә дә күзгә ташланмый иде. Югары уку йортына керү, яңа дуслар табу, мөстәкыйль тормыш... Болар барысы да яхшы әлбәттә, ләкин күп нәрсәләр тулысынча ияләнергә комачаулык ясый.
Минем үземә беренче көннәрдә авырлыклар тудырганы электр плитәсе булды. Студент чак, тамак ачыккан, ә пешәргә куелган ашыңның суы сәгать ярым җылына гына. И авыр да соң андый чакларда көтеп утырулары. Бер дә булмас диеп кибеткә йөгерүләре. Ярый, күршебез яхшы булып чыкты, ничек эшләгәнен аңлатты, баксаң без  иң акрын җылыта торганына куйган икән. Ләкин башкаларында да әллә ни аерма сизелмәде. Әлегәчә озаклап ашарга пешкәнен көтеп утырырга туры килә. Ә каян алырга вакыт? Ул юк дәрәҗәдә, бигрәкләр дә  сессия җиткән чакта, лекцияләрне өйрәнергә генә өлгер!
Икенче авырлык суда булды. Хлор тәме килгән суны авызга да ала торган түгел. Чәйнең тәме, табынның яме юк диярсең. Су эчәргә яраксыз. Күпчелек студентлар аны кибетләрдән сатып алырга мәҗбүр, (кибеттә 5л  суның бәясе якынча 40-50 сум тора). Бәяләр югары булганлыктан фильтр кулланучылар да аз түгел.
Өченчесе–кырмыскалар. Әйе, болай алар зыян сала диеп әйтмәс идем, шулай да синең ризыкларда, киемеңдә күренсәләр, бер дә яхшы түгел. Әле уникенче этаҗда яшәп тә кырмыскаларның булуы мине шаккатырды. Һәм куркуга салды. Бер-ике кырмыска гына күренсә бер хәл, ә инде бик күп күләмдә бөтенләй икенче.
Нинди генә дарулар кулланылса да, файдасы артык зур булмады. Бер-ике көнгә югалып торган кырмыскалар яңадан пәйда булды. Әлеге проблеманы чишү өчен интернеттан җавап эзләргә керештем.
Күпләр “кырмыскадан нинди зыян булсын инде?” диеп әйтергә мөмкин. Ләкин бу ялгыш фикер. Кеп-кечкенә генә кырмыскадан да зур проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Белгечләр фикеренчә, кырмыскалар кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерә ала: ашамлыклар, киемнәр белән торакка килеп кереп, кешенең ризыкларын боза, төрле инфекция, авырулар китереп чыгара. Мәсәлән, дизентерия, дифтерия, холера, гильминтоз...әле бу барысы да түгел. Уйлана башласаң куркуга төшәсең.
Чыгу юлын үзебез генә таба алмаганлыктан тулай торакта яшәүчеләрдән сораштырырга булдым.
Матвеева Елена һәм Усольцева Светлана. Алар социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының беренче курс студентлары.  
“Иң беренче чиратта без тулай торагыбызның комендантына төшеп гариза яздык. Ләкин әллә ни файда булмады, чөнки аш бүлмәсен генә кырмыскалардан чистарттылар, тиешле чаралаларын күрделәр, ә бүлмәләргә исә кагылмадылар. Берничә көннән барысы да үз хәленә кайтты. Хәзерге вакытта без төрле дарулар, бурлар кулланабыз. Әйе, файдасы тими калмады, ләкин тулысынча кырмыскалардан котылдык диеп әйтә алмыйбыз. Бер җирдә чаралар күрелеп икенчесендә юк икән – кырмыскалардан котылып булмый. Алар бары тик күченеп кенә йөри. Бөтен тулай торак белән чаралар күрсәк, бәлкем теләгебезгә ирешә дә алыр идек”, – дип искәртә Елена һәм Светлана.
Әлеге проблемалар күпләрне борчый. Алардан котылу җае табылырмы, тиешле дәрәҗәдә чаралар күрелерме? Вакыт күрсәтер.



 Фото: 
http://mognovse.ru/mogno/774/773747/773747_html_71eedf3e.png
http://best-photos.ru/albums/userpics/10013/water3064.jpg

Комментариев нет:

Отправить комментарий