пятница, 11 ноября 2016 г.

Тулай торак хәлләре                                                               Алинә Юнысова

Универсиада авылында яши башладык

Ниһаять, күптән көтелгән вакыйга! Мин КФУ студенты булу бәхетенә ирештем. Димәк, бер аудиториядән икенчесенә чабып йөрүләр, имтиханнар дип дер калтырап тору чиратлары миңа да  килеп җитте. Ләкин студент тормышының иң кызыклы чор икәнен барыбыз да, әлбәттә, ишетеп белә. Иң мавыктыргыч, истә калырдай көннәр белән үрелеп бара бу вакыт аралыгы. Бигрәк тә тулай торакта яшәүчеләр моны яхшы аңлый. Чөнки тулай торак уку йортыннан кала үзе бер дөнья ул. Монда берсеннән-берсе кызык хәлләр еш булып тора. Аннан соң бит яңа тормыш мәктәбенә әзерләүче дә ул тулай торак. Монда килгәч кенә аңлыйсың икән әти-әни янында торган вакытның кадерен...

Белгәнебезчә, КФУ студентлары барлык яктан да уңайлы булган, төзекләндерелгән Универсиада авылында яши. Биредә барлык шартлар да тудырылган, ә шулай да бу аларны  канәгатьләндерәме?

Хәзер студентлар тәртипле

Эссе... Кыздыра... Кояш нәкъ баш түбәсендә, диярлек. Менә шундый шартларда без тулай торак бүлмәсенә берничә сәгать чиратта тордык. Ниһаять, кулыңа бүлмә ачкычыңны аласың. Бүлмәң 12 нче катта булып чыкса, җәяү менәргә туры килмәгәе. Өстәвенә лифт янына якын да  килеп булмый: су буе кадәр чират. Шунысын әйтергә онытканмын: сумкаларыңны үзең генә ташыйсың, койманың икенче ягында калган әти-әниең булыша алмый, чөнки бирегә чит-ят кешене кертмиләр. Әлбәттә, ярдәм итәргә теләүчеләр табылырга мөмкин инде.
Менә үзебезнең бүлмәгә менеп тә җиттек. Яхшы җиһазландырылган (киштәләр, кием киштәләре, кровать), юыну бүлмәсе һәрбер бүлмәнең үзенеке. Әмма кайбер төгәлсезлекләр дә бар, мәсәлән, ишек тоткасы эшләми, өстәлдәге таплар... Бу хакта бер дә борчыласы түгел, чөнки алар турында махсус кәгазьләрдә теркәргә була.
Ашханәдә барлык кирәкле әйберләр дә бар. Әмма кечкенә суыткычта урын җитмәү, өстәвенә аның бозлануы гына борчый. Биредә кизү дә торасың икән, һәр кешегә аерым көн билгеләнгән. Үз артыңнан җыештырмый калам димә, чөнки атна саен тикшереп торачаклар. 
“Хәзерге студентлар тәртиплерәк кебек. Кагыйдәләрне артык бозмыйлар. Бәлки, үзләре өчен кирәк  икәнен аңлыйлардыр. Шулай да, төрле студентлар була. Арада, гомумән, җаваплылык дигән әйберне белмәүчеләр дә бар”, – дип фикерен белдерде миңа чисталык өчен җаваплы Рәмзия  Исламова.
Буш вакытта – тик торма!

Универсиада авылында гына түгел, тулай торак тормышы нинди ул? Әлбәттә, беренче көннәрне өйгә кайтасың килә, туганнарың сагындыра. Мондый көнне нишләргә? Кәефеңне күтәрү өчен тулай торакта яшәүчеләрдән берничә киңәш:

1) Кызыклы китап уку (фантастика яки детектив булса яхшырак)

2) Спорт шулай ук кәефне күтәрә (мәсәлән, Универсиада авылы тирәсендә күп кенә спорт мәйданчыклары бар): йөгерергә чыгарга, кичке һавада велосипедта йөрергә, роликларда күңел ачарга мөмкин.
3)Универсиада авылында еш кына төрле квестлар, конкурслар оештырыла, аларда актив катнашырга була.

4)  “Вакытны бушка уздырырга түгел, киресенчә, бар яктан да файдасын гына күрә белергә кирәк. Мин, мәсәлән, буш вакытта фильмнар карыйм. Әлбәттә, спорт белән шөгыльләнәм, төрле түгәрәкләргә йөрим. Бигрәк тә, гер күтәрүне үз итәм.  Вакытны дөрес бүлсәң генә укуда да артта калмассың”, – ди Идел буе спорт һәм туризм академиясенең 3 нче курс студенты Динар Шакиров.

Пешерергә дә өйрәнәсең


Тулай торакта тагын бер мөһим як бар-ашау мәсьәләсе. Бирегә килгәч әнинең берсеннән-берсе тәмле ризыкларын күпләребез сагына да инде... Ләкин тамак туйдырасың килсә, үзең дә пешерергә өйрәнәсең икән. Менә монысы тулай торакның тагын бер уңай ягы. 
“Хәзерге вакытта, дөресен генә әйткәндә, ашарга пешерергә вакыт бик аз. Кичкә кадәр укыйбыз, арып-талып тулай торакка кайтып җиткәндә инде теләк тә калмый. Гадәттә, атнаның беренче көннәрендә өйдән әни пешереп җибәргән ризыклар белән тукланабыз. Минемчә, иң уңайлысы ул – мультиварка. Студент халкы өчен менә дигән әйбер! Пешерергә куясың да, үз эшләрең белән йөрисең”, – ди медицина университетының 1 нче курс студенты Илмира Сәгыйтова.

Кичке чәйдә очрашканга кадәр!

Билгеле булганча, "авыл"да чит илдән килгән студентлар да бик күп. Мәсәлән, Ирактан килгән Отманның сүзләренә караганда, Рәсәй тулай торакларында иң яхшы шартлар тудырылган. Биредә аңа иң ошаганы кешеләрнең сиңа якты йөз белән эндәшүләре, ярдәм итәргә теләүләре икән. Күрше бүлмәдәгеләр белән бергә табында чәй эчеп, кич утыруларыннан да рәхәтрәге юк, дип уртаклашты ул.
Кыскасы, тулай торак тормышын язганда бер язуда гына ачып бетереп булмый. Дустым, мөмкинлегең булса биредә яшәргә киңәш итәм. Бер дә үкенмәссең. Чөнки бу атмосфераны үзеңә татып карарга кирәк!


Сүз уңаеннан, Универсиада авылында якын арада үткәрелергә тиешле чаралар: “Студентлар көзе”, “Илләр халыклары ашханәсе”. Анда син дә ашык!
Автор фотолары 
һәм 
"We heart it" сайтыннан

Комментариев нет:

Отправить комментарий