вторник, 29 ноября 2016 г.

Бердәмлектә көч                                          Назлыгөл Мәсәлимова

Без берләштек, дуслаштык һәм бәйрәм иттек 



Күптән көтеп алынган беренче курс студентларын багышлау кичәсе булып узды. Күптән көтеп алынган бәйрәм иде бу. Ноябрь ае җитте, беренче курс студентлары белән танышу үткәрелмәде. Студентлар “ әллә безне багышлау бәйрәменнән башка калдыралар инде” диеп аптырашта калдылар. Ниһаять, 22 се бәйрәм көне итеп игълан ителде. 21 нче ноябрь. Студентлар номерлар әзерли, төрледән төрле “сценкалар” уйлап таба. Ә багышлауга бик аз вакыт калган. Гадәттә студент көне килеп җиткәч кенә эшли башлый дип диеп юкка гына әйтмиләр. Сессия вакыты җиткәч бигрәк тә. Анысына да ай ярым вакыт кала. 
Бәйрәмгә әзерләнүе генә ни тора. Кич, караңгы, урамны бары тик күк йөзендәге чиксез күп йолдызлар һәм фонарь, ара-тирә узган машиналар яктырта. 
Ә шул вакытта беренче курс студентлары репетициягә бара. Кафега җыелып, көлешә көлешә, уйнап әйткән сүздән номерлар үзеннән-үзе барлыкка киләләр. Боларны каян белә бу дип уйлыйсызмы? Мин дә шуларның берсе идем бит! Йокысыз төннәр, сәгатьләр буе номерлар кабатлап арып бетү, бер-береңә киңәшләр бирү, шул арада булган кызыклы моментлар искә кереп калган. 
Әзерләнү бер хәл, ә багышлау вакыты үзе ни тора. Сәхнәгә чыкканчы булган курку хисе, беренче чыгыштан соң тәмам юкка чыкты. 
Бәйрәмебезнең күрке булган кунакларыбыз җырчы,ТНВда "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннур, Татарстанның атказанган артисты, “Татар радиосы” диджее Гөлназ Сәфәрова, "Матбугат.Ру» порталы мөхәррире Данил Сәфәров, багышлауны тагы да ямьләндерде. 


Кунаклар белән танышу, аларның файдалы кинәшләрен тыңлау, үзара әңгәмә корудан башланып китте. Кунакларыбыз студентларга уңыш серләренә төшенергә булышты. Гөлназ Сәфәрова фикеренчә, зур уңышка, танылуга ирешергә теләсәң, бер урында тик утырмаска, үзеңне төрле яктан үстерергә кирәк. Журналистиканың нинди генә өлкәсенә алынсаң да, эшеңне җиренә җиткереп, күңелеңне биреп, тырышсаң уңышка ирешеп була, дип искәртә Гөлназ Сәфәрова. 
Шулай ук әңгәмә барышында кунакларыбыз балаларга дөрес тәрбия бирү хакында да сүз алыштылар. Зөлфәт Зиннуров уйлавынча, балага артык басым ясарга ярамый. Ул үз юлын үзе сайларга тиеш. Басым ясап, ялгыш юлга да кертеп җибәрергә була. Аның фикеренә Гөлназ Сәфәрова каршы төште. Ул баласын төрле түгәрәкләргә йөртә икән. Кунагыбыз уйлавынча, балага дөрес юлны нәкъ тә әти- әнисе табарга булыша, үзенә күрә бер этәргеч бирә. "Кечкенә вакытта бала бар әйберне дә аңлап бетерми, аңа юлны күрсәтә белү кирәк", – дип сөйли Гөлназ ханым. 
Алга таба кунакларыбыз беренче курс укучылары, ягъни безнен төркемгә теләкләрен юлладылар. 
Шуның белән бәйрәмнең икенче өлеше, багышлау башланып китте. КВН формасында сценкалар беркемне дә битараф калдырмады. Үз рольләренә бирелү, студент тормышын тагын да яктыртып күрсәтә алды. Дуртенче курс студентлары исә үзләренең видеоларын тәкъдим итте, уңышлар теләде. 
Шуның белән бәйрәм тәмамланды, ахырдан укытучылар белән берлектә кечкенә генә чәй эчү булып узды. 
Менә шулай узды безнең багышлавыбыз. Без ел буена җитәрлек эмоцияләр тупладык, акыллы киңәшләр тыңладык, остазлар белән очраштык. Әле алай гына да түгел төркемебез тагы да берләште, дуслык артты, киләчәктә көлеп, ә бәлкем ниндидер бер моңсулык белән искә алырлык хатирәләр калды.

1 комментарий: