пятница, 11 ноября 2016 г.

Мин КФУны сайлыйм!                                                    Раилә Вәлиуллина

Рәсәй салкыннары киртә түгел

КФУ зур, бердәм гаилә. Инде 25 мең студентны үз канаты астына җыя алган ул. Федераль дәрәҗәдәге уку йортына керү теләге белән Рәсәй яшьләре генә түгел, дөньяның башка почмакларында яшәүче кешеләр дә яна бит. Шуңа күрә дә КФУның масштаблары елдан ел киңәя.  Нигә нәкъ менә КФУны сайлый икән чит ил студентлары? Туган җирләрен, якыннарын калдырып китүне ничек кичерәләр алар?Татарстан, Казан мөхитенә ияләшү авыр микән? Шушы сорауларга студентлардан түбәндәге җавапларны ишеттек.

Азат, Сердар, Дияр. 
Геология, нефть һәм газ белән тәэми итү студентлары. Төрекмәнстан. КФУ бөтен дөньяга мәгълүм уку йорты. Рәсәйнең иң көчле университетларының берсе ул. Уку  монда югары дәрәҗәдә. Шуңа күрәдерме, әти-әниләребез КФУга кәрү теләгебезне белдергәч бер дә каршы булмадылар. Төрекмәнстандагы дуслар белән аерылышу, әлбәттә, җиңел булмады, әмма алар безнең өчен шат иделәр. Монда килүебезнең төп максатлары  белемнәребезне арттыру, башка чит ил студентары белән дуслашу, һәм киләчәктә русча сөйләмебезне камилләштерү.

Давид Омер. 
Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты. 1 нче курс студенты. Камерун. КФУга укырга килү теләген дусларым уятты, алар үзләре дә шушы уку йорты студентлары. Кечкенәдән Рәсәйне үз күзләрем белән күрәсем килде. Хыялым тормышка ашты. Казанга килгәч, аның матурлыгына шаккаттым, чыннан да матур шәһәр. Әти-әнием дә чит илгә китеп укуыма  каршы булмадылар. Уку, әлбәттә, җиңел түгел, чөнки дәресләр рус телендә алып барыла. Шуңа күрә дә мондагы дуслар белән күбрәк аралашырга тырышабыз, рус телен тагын да яхшырак өйрәнергә исәп. Тик  Рәсәй кышларына гына әлегә ияләнеп бетеп булмый, бигрәк салкын сездә.

Артур Цой
Идарә, икътисад һәм финанслар институты. 1нче курс студенты. Казахстан.
КФУга керергә дустым тәкъдим итте, үзе монда инде икенче елын укый. Мондагы мөмкинлекләр һәркемне кызыктырырлык. Үз-үзеңне табарга теләсәң, университетка рәхим ит. Шәһәр дә, КФУ үзе дә искиткеч матур! Якыннарым шундый яхшы уку йортына керүемә бары шат кына булдылар, беркем дә фикеремне үзгәртергә тырышмады. Универсиада авылында торам, күршеләрем, бүлмәдәш егетләр бик аралашучан кешеләр булып чыктылар, бик тиз дуслаштык. Казахстанда калган иптәшләрем белән дә элемтәдә торабыз, сагындыралар,әлбәттә, әмма күңелсезләнергә вакыт юк. Студент тормышы бик күп яңалыкларга бай.Киләчәгемне дә КФУ белән бәйле итеп күрәм: исәбем магистратурага калу.

Чэнь Ихуань. 
Юридик факультет. 1нче курс студенты.  Кытай.
Казанга килергә, КФУга керергә дәүләт ярдәм итте. Кечкендәдән чит телләр өйрәнәсем килә иде,Татарстанга килгәч, хыялым тормышка ашты. Дусларым белән үзара рус телендә сөйләшергә тырышабыз, практика кирәк бит. Әлбәттә, укуны җиңел димәс идем, тик шулай да дәресләр кызыклы үтә. Әти-әнием Рәсәйгә китеп белем алуыма башта каршы булдылар. Минем өчен бик нык борчыла иде алар. Әмма мондагы яшәү шартлары турында күбрәк белгән саен, йомшара төштеләр һәм, нәтиҗәдә, чит илгә җибәрергә булдылар. Дусларым да бу адымымны хуплады.Казан шәһәре миңа бик ошый, кешләре дә киң күңелле, аралашучан. Монда килүемә әле аз вакыт үтсә дә үземә дуслар таптым, студент тормышым күңелле үтә.

Отман Марзук
Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникация институты. Магистр. Ирак.

Бакалавр дәрәҗәсен Иракның үзендә алдым. Башкалада алган белемем буенча эш таптым. Радио, телевидение өлкәсендә үземне сынарга өлгердем. Эшем, яшермим, үземә ошый иде, әмма укуымны дәвам итү теләге көчлерәк булып чыкты. Сайларга кирәк иде: магистр дәрәҗәсен Германиядә алыргамы әллә укуны Казанда дәвам итәргәме. Мин Казанны сайладым һәм бер дә үкенмим. Татарстанга килүемә, КФУга керүемә чиксез шатмын. Мин монда үз-үземне таптым. Университетның һавасы да якын кебек тоела миңа хәзер. Туган як сагындыра, әлбәттә, әмма Казанның шау-шулы, вакыйгаларга бай тормышы күңелсезләнергә һич ирек бирми. Шулай итеп, былтыр җәй рус туенда булырга туры килде. Гадәтләр бездәгеләрдән нык аерыла икәнлеген күрдем, тик шулай да мәҗлес миңа бик ошады. Туганнарым белән гел аралашып торабыз, бер-беребезне онытмыйбыз.


Респондент фотолары
һәм
Алинә Сысоева фотосы.

Комментариев нет:

Отправить комментарий