пятница, 11 ноября 2016 г.

Иҗат                                                                          Назлыгөл Мәсәлимова

Исемсез рәссам


Нәрсә соң ул талант? Туганнан ук бирелгән сәләтме, яисә көч куеп, тир түгеп табылган хезмәт җимешеме? Әлеге сорауга тәгаен гына җавап биреп булмый. Талантлы кеше нинди булырга, нинди сыйфатларны үз эченә алырга тиеш соң? Ул нәрсәдә чагыла? Әйе, уйлана башласаң төрле нәтиҗәгә килергә мөмкин, ләкин бер генә төрле җавап мөмкин түгелдер, мөгаен.
Мин дә беркөн шулай үз уйларыма батып барган чакта күзем урамда ясап утырган рәссамга төште. Салкын, яңгырлы, ачы җилле күңелләрне өтеп ала торган көн. Мондый көнне дә үз иҗатына тугры калырга ни мәҗбүр итте икән соң аны?
Кызыксынуым көчле булып чыкты , түзмәдем, янына барып сораштыра ук башладым. Баксан ул рәсемнәрне кечкенә чагыннан ук ясый икән. Рәсем сәнгатенә мәхәббәтне әнисе уяткан. Төрле күргәзмәләргә, мастер-классларга йөрткән. Озак тормый үзенең дә беренче иҗат җимеше туган, табигать күренеше, кышкы матурлык иде ул диеп искә ала рәссам. Фәкать сәнгать уку йортында махсус белем алмаса да, картиналары профессиональ рәвештә эшләнгән. Табигаттән бирелгән талантны яшереп калып булмый шул. Тора-бара талантының кирәксезлеген тоеп урамга чыгарга мәҗбүр булган исемсез рәссам, хәзерге вакытта кешеләргә иҗаты аша үз хис-кичерешләрен, күңел халәтен җиткерергә тырыша. Ни өчен исемсез дисезме? Үзен белгертәсе килмичә билгесез булып калырга тели диеп уйласагыз ялгышасыз. Искитмәле, гаҗәеп матур рәсемнәр, портретлар остасы урамда ясарга мәҗбүр. Нинди генә талантлы булмасын, күп кешеләр аның иҗатына күз дә салмыйча, битарафлык белән үтеп китәләр, ә кайберәүләре кызык эзләп портрет, шаржлар ясаткан була. Ул исемсез, аны беркем дә белми. Ә уйлап карасаң рәссамның картиналарында чын матурлыкны, күңелендәге хисләр ташкынын, борчуларын, уйларына кадәр күрергә була бит! Үзем дә бер картинага тын да алмый карап тордым. Вакытның үткәне дә сизелмәде хаттә. “Көзге кич” диеп атала иде әлеге картина: көн ахырына якынлаша, кояш байый, агачларның күләгәләре яндагы скверга төшә, әкрен генә яфраклар коела. Тынычлык, гармония, күңелдә ниндидер җылылык туа. Бер картина шундый нык тәэсир калдырып бөтен дөньямны кузгата алыр диеп кем уйлаган бит. Әгәр дә мин дә кайберәүләр кебек баш күтәрми үтеп киткән булсам үземә яңа төрле дөнья ачмый калган булыр идем.
Замана артыннан куып без чын матурлыкны, талантны нидә икәнен оныта барабыз. Һаман каядыр ашыгабыз, вакыт юклыктан зарланабыз. Бер мизгелгә булса да туктап карасак, рәссам сәнгатенең күңел кылларын тибрәтүен сизер идек, мөгаен.
Чын талант нәрсәдә соң ул? Исемсез рәссам белән әңгәмә әлеге сорауга җавап табарга булышты. Талант ул – үз иҗатыңа бар көчеңне күңелеңне бирү, кешеләргә курыкмыйча җаныңны ачуда чагыла, мина калса. Талант һәрберебездә, аны күрә белергә генә кирәк.

Комментариев нет:

Отправить комментарий