вторник, 29 ноября 2016 г.

Котлыйбыз!                                                          Айсылу Нигъмәтҗанова


КФУга 212! 





Казан университеты тарихы Александр 1 чорына барып тоташа. 1804 нче елның ноябрендә университет ачыла. Россия классик университетлары арасында ул иң өлкәннәр санында. Агымдагы елда университетыбызга 212 тулды. Димәк, шушы көннәрдә университет тагын бер туган көнен үткәрә. Котлаулар Россиянең барлык төбәкләреннән килеп ирешә. Хатларда КФУның илебез фән һәм белем системасында зур урын алып торуы билгеләнелә. Шул исәптән, университетның ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров та хезмәттәшләрен һәм студентларны әлеге бәйрәм белән котлап үтте. 
Кадерле дуслар! 
Минем барыгызны да әлеге искеткеч көн, университетыбызның туган көне белән тәбрик итәсем килә. Казан университетына әле күп түгел – нибары 212 яшь. Һәм без сезнең белән һәрвакытта да Казанның император, дәүләт, федераль университетының студенты, тәмамлаучысы, укытучысы, хезмәткәре исемнәрен лаеклы йөртәбез. Бүген мин бер нәрсә әйтергә телим: безнең тарихыбыз бай, бүгенгебез яхшы, ә киләчәгебез өметле! 
Хөрмәтле хезмәттәшләрем, сезгә хезмәтегез, иң яхшылар булырга тырышу өчен омтылышыгыз һәм моны һәрдаим исбатлавыгыз, университетыбыз өчен үз-үзегезне аямыйча эшләгән һәрнәрсәгез өчен рәхмәтләремне җиткерәсем килә. 
Мин тагын бер кат бик күп рәхмәт сүзләремне җиткерәм һәм һәрберегезнең тормыш юлыгызда уңышлар теләп калам! Безнең уку йортында белем алу дәверендә яхшы дуслар табуыгызны, университетыбыз диварларында эшләүчеләргә исә, амбицияле фәнни проектларыгыз тормышка ашуын, һәм иң беренче чиратта, үзебезнең илебезгә хезмәт итүегезне телим! 
Хәрмәтле хезмәттәшләр, бәйрәм белән сезне! Бәхетле һәм сәламәт булыгыз!! 

Шул уңайдан 16-19 нчы ноябрьләрдә Университет мәйданнарында мәдәни һәм оештыру чаралары үткәреләчәк. 
Бәйрәм итү кысаларында түбәндәге чаралар узачак: 
• Студент оешмалары һәм берләшмәләренең Үзара килешкәнлек киңәшмәсе утырышларын киңәйтү 
• Россия яшьләре грант программалары” 
• Институтларда студентлар белән социаль-тәрбияви хезмәтләр һәм студент үзидарә органнарының эшчәнлеге буенча презентацияләр 
• Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының яшьләре җәмгыяте оешмаларының җитәкчеләре белән очрашу 
• 16 ноябрьдә (чәршәмбе) сәгать 18:00 КФУның Актлар залында La Primavera камера оркестрының “Кино тыңлыйбыз” дигән концерты (РФ һәм ТРның атказанган сәнгать җитәкчесе, төп дирижер, ТР Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең лауреаты Рөстәм Абязов 
• 16 ноябрь (чәршәмбе) КФУның туган көненә багышланган, спорт һәм савыктыргыч физкультура чаралары 
• 18 ноябрь(җомга) сәгать 17 КФУның актлар залында Л.Е. Усцова исемендәге Хор капелласы(КФУ) һәм Россиянең беренче президенты Б. Ельцин исемендәге Урал федераль университетларының “Йөрәкләрдән йөрәкләргә” хор музыкасының бәйрәм концерты 
• 18 ноябрь сәг 18:00 дә КФУ “Уникс”ының Зур Залында университетның ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров һәм башка мактаулы кунаклар, Россия һәм Казанның төрле вузларының иҗади коллективлары катнашуында зур концерт көтелә (туры эфирда - UNIVER TV телеканалында карарга мөмкин) 
• 19 ноябрь(шимбә) сәг 16:00 дә КФУның Актлар залында Лидия һәм Анастасия Илюшкиннар җитәкчелегендәге “Ренессанс” камера оркестрының “Мәхәббәт тарихы” дип аталган концерты 
• 19 ноябрьдән башлап, Университет хөрмәтенә багышлап, КФУда “Киләчәк тарихы” дип аталган бушлай экскурсияләр башлана 
Концерт программаларына керү бушлай 
Үткәрелү адресы: Казан шәһәре, Кремль урамы, 18 йорт, Төп бинаның актлар залы.


Фото: prokazan.ru сайтыннан алыннды, текст: КФУ сайтыннан

Комментариев нет:

Отправить комментарий