пятница, 11 ноября 2016 г.

Үтемле сүз                                                                                         Алинә Сысоева

Леонид Толчинский миссиясе

“Тугыз фикер” газетасына Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский эксклюзив интервью бирде. Сөйләшү барышында ул татар милли журналистикасының әһәмияте зур икәнен әйтте. Аның сүзләренә караганда, кадрлар дефициты эш базарында инде сизелә.

“Сезнең юнәлеш буенча белгечләр бик кирәк”

“Милли журналистика – аерым бер бүлек, проблема, мәсьәлә ул. Без аны үсеш барышында формалаштырырга уйлыйбыз. Игътибар итәргә кирәк: татар телле медиакадрлар мәсьәләсе Татарстанда өчен генә актуаль түгел. Дөресен генә әйткәндә, миңа безнең татар телендә эшләүче мәгълүмат чаралары җитәкчеләре сер буенча гына 2-3 елдан эфирга чыгарырга, микрофон бирергә, гәҗиткә язарга кешеләр булмаячак, диләр. Медиатехнологияләрне һәм татар телен камил белгән кешеләр юк”.

“Миссиябез – милли журналистиканы үстерү”

“Бөтен дөньяда – 7 миллион татар. Әле аларга өстәп катнаш гаиләләрне, милли мәдәният белән кызыксынган кешеләрне яки башка Татарстан белән бәйле кешеләрне дә санасаң, ким дигәндә, 10 миллион кеше җыела. Алар, барысы да, медиа сегмент үсүен һәм актив булуын тели, ләкин моның өчен беркем дә белгечләр әзерләми. Ә Казаннан башка бу өлкәдә беркем дә эшли алмый. Кемгәдер бу коммерция буенча табышлы түгел, икенчесенә моның өчен шул ук белгечләр юк. Нәкъ менә шуның өчен дә милли журналистика өчен аерым программа төзергә кирәк. Эш базарын һәм милли рухи ихтияҗны канәгатьләндерү – ул безнең миссия”.
"Яндекс" сайтыннан фото.

Комментариев нет:

Отправить комментарий