суббота, 12 ноября 2016 г.

Милләттәш                                                                    Дилия Алиму


Татар конгрессы Кытай татарларына  ярдәм итә

Хәзер Уйгур Автоном райнында 3000гә якын татар яши. Мин дә шулар рәтенә керәм. Аларның кайберләре Урушчи, Таченг, Хулжа шәһәрләрендә яши. Һәр ел Урумчи шәһәрендә Сабантуй бәйрәм ителә. Бу мәҗлескә Казаннан кунаклар килә.

4 елга бер Кытайдан Казанга тудентлар килә. Мин үзем Казанга 2015 елда килдем. Татар конгрессы безне бик җылы кабул итте.(каршылады)  Конгресска килүем күңелле үтте. Безне музейларга, театрларга алып бардылар, Казан белән таныштырдылар, татар һәм рус телен өйрәнергә ярдәм иттеләр. Татар конгрессы Кытай татарларына ярдәм итә.

Конгресс үзе нәрсә белән шөгыйлләнә соң ул?
Конгресс - ул регионара җәмгыят организациясе. Дөнья күләм татар конгрессына националь культура автономияләре, төрле җәмгыят берләшмшләре һ.б. керә. Татар конгрессының  төп максатлары: татар халкын берләштерү, төрле илдән килгән татар студентларына ярдәм күрсәтү.
Конгресс безгә төрле яктан ярдәм итә, мәсәлән документлар җыю мәсәләсен чишү ягын карыйлар. Шулай ук алар безгә психологик яктан да ярдәм курсәтәләр. Казанда мин берүзем торганга күрә когресс минем өчен әти-әнине ролен үти дип әйтеп була.
Төрле милли бәйрәмнәрдә дә конгресс безнең турында онытмый, мәҗлесләргә еш чакыралар. Шулай ук конгресс безнең кайбер социаль проблемаларны хәл итәргә булышалар.



Мин Дөнья күләм татар конгрессына бик рәхмәтле. Һәм чит илләрдән килүче татар студетларнына бернидән курыкмыйча Казанга килергә киңәш итәм, чөнки монда сезне ташлап калдырмаячаклар, ярдәм кулын ни булса да сузачаклар.

Комментариев нет:

Отправить комментарий