пятница, 11 ноября 2016 г.

Фикер                                                                                    Алинә Сысоева

"Студент тормышы бик кызык икән"

Һәр елдагыча, КФУ элеккеге мәктәп укучыларына үз ишекләрен ачты. Туган мәктәбен университетка алыштыргач кайберәүләр актив иҗади эш белән шөгыльләнергә булды, ә икенчеләр башлары белән укуга чумды. Шулай итеп барысына да җәй буена тупланган уңайлылык зоналарыннан чыгарга туры килде. Нинди икән соң ул беренче уку көннәре һәм тормышның иң кызыклы чорына планнар? 
Бу хакта “Тугыз фикер” корреспондентына беренче курс студентлары сөйләде.




Дмитрий КОРСУКОВ, КФУның менеджмент факультеты:

Студент буларак беренче көнем истә калырлык булды: 5 пар рәттән куелган. Әмма мин студент тормышына бик шатмын! Ниһаять, мәктәп программасыннан күпкә кызык, катлаулы һәм тирән нәрсәләр өйрәнәчәкмен. Университетны мәктәп белән чагыштырып булмый. Кемнәрдер параларда йоклап утыра, ә мин атнага 16 сәгать йокласам да игътибар белән тыңлап утырам! Бездә укытучылар бик яхшы, студентлар талантлы һәм ачык күңелле икән, Аллага шөкер! Мин бик шатмын! Студент елларымда мин мәҗбүри фән белән шөгыльләнәчәкмен. Чөнки бу бик кирәк эш, дип саныйм. Күпме кирәк шулхәтле язармын, тикшерермен, ятлармын.


Адилә ГОЛУБЕВА, КФУның юридик факультеты:

Мин сигезенче сыйныфта укыганда гаиләмдә миңа "Нинди һөнәрне сайлыйсың?” дигән сорауны бирделәр. Һәм мин уйга калды... Дәресләрдә гаделлек темасы турында яратып һәм кызыксынып сүз тота идем. Шуңа күрә укытучылар көлеп: "Син, Адилә, адвокат!” дип әйтәләр иде. Минемчә, гаделлек белән юрист һөнәре бер юлдан атлыйлар. Шуңа күрә бу һөнәрне сайладым. Уку авыр түгел. Миңа бик ошый! Группадашларым да яхшы күңелле кешеләр булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, үз үземнең студент булуыма һаман ышанып бетә алмыйм. Беренче сессия вакытында гына ышанырмын инде. Мин профсоюз әгъзасы булдым, шулай ук үз төркемемнең профоргы да мин. Планда юридик факультетның иҗади тормышында актив катнашу.


Камал МУСИН, КФУның психологик факультеты:

Минем беренче уку көннәре бик күп көч тәлап итте, чөнки мине староста итеп куйдылар. Җилкәмә зур җаваплылык ятты: төрле-төрле очрашуларда катнашырга, 36 кеше өчен җавап бирергә кирәк. Ләкин мин булдырачагымны беләм! Студент тормышы бик кызык икән. Киләчәктә фәнни һәм иҗади эшләр белән шөгыльләнәчәкмен. Әйтергә кирәк, тиздән мин беренче фәнни конференциядә катнашачакмын.


Рания ГЫЙЗӘТУЛЛИНА, КФУның тарих факультеты:


Минем сайлаган юнәлеш – тарих. 
Киләчәктә бөек тарихчы булырга исәп. 
Башта уку миңа ошамас, кызык, мавыктыргыч булмас дип уйлаган идем. Хәзер инде ялгышканымны аңладым. Беренче уку атналары миңа бик тә ошады, мин канәгатьмен. Укытучылар безне үз балалары кебек якын күреп, матур гына эндәшәләр. Аннан кала, безгә бик кызыклы фәннәр дә керә: төрек, иске татар, гарәп телләре. Әле укуның берничә атнасы гына узса да, үземнең уку йортымны бик тә яратам. 
Волейбол секциясенә йөрергә уйлыйм.


Дамир ЗАРИПОВ, КФУның прикладная инженерия факультеты:


Беренче көннәрдә үк уку җиңел булмый, дип белдерделәр безгә. 
Дәресләр тик торган җирдән карьерга сикергән сыман башландыларМәктәп һәм университет дәресләренең аермасы беренче минутлардан ук сизелде. Әлегә без барысына да ияләнәбез генә. Программирование телен өйрәнү авыр булачак, дип уйлаган идем, киресенчә булып чыкты. Әллә укытучылар шулай кызык сөйләгәнгә, әллә яңа кешеләр арасында булгангамы бу фән мине бик кызыксындырды. Студент елларында мин төрле-төрле чараларда катнашырга, тагын да күбрәк футбол уйнарга һәм үземнең иҗатым белән шөгыльләнергә уйлыйм.



Фото: респондент архивларынан
һәм
http://cliparting.com/wp-content/uploads/2016/09/Search-results-for-student-pictures-graphics-clipart.jpg

Комментариев нет:

Отправить комментарий