пятница, 11 ноября 2016 г.

                                                                                     Назлыгөл Мәсәлимова

Саумы, Казан! Безне каршы ал!

Казан. Башкала мине бертуктамый яуган яңгыры, салкын җиле, күңелсез көне белән каршы алды. Әллә көннең шундый торуы, әллә туган ягымнан аерылып килүем күңелемә ниндидер бер моңсулык өсти иде. 


Иртәнге Казан. Шау-шулы урамнар, тыз-быз йөреп торган машиналар, кешеләрнең каядыр ашыгып баруы - болар барысы да шәһәрнең уянып, яңа көнгә аяк басып яши башлавын күрсәтеп тора. 
Яңгырлы көн булуга карамастан, шәһәр буйлап йөрү теләгем зур булып чыкты, шуңа да сәяхәтемне Бауман урамыннан башлап җибәрергә булдым. Әйе, Бауманны Казанның иң матур урамнарының берсе диеп юкка гына әйтмиләр икән: Иоанно-Предтеченский монастыре, «Казан» кунакханәсе, Качалов исемендәге театр, Екатерина 2нең каретасының күчермәсе, саный башласаң алар бихисап. Аеруча да тәэсир калдырганы Казанның Алабрыс мәчесе булды. Уйланмалар буенча әлеге мәчене теләкләрне чынга ашыра диеп тә сөйлиләр. Чынмы, уйдырмадырмы, кем белсен. Шулай да теләк теләми үтеп китә алмадым. Алга таба сәяхәтемне Кремль урамы буенча дәвам иттем. Күз явын алырлык Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, музейларда булдым, тарихи истәлекләр белән таныштым. 

Көндезге Казан. Көндез исә Казан бөтенләй икенче төрле төсмер ала икән. Көннең дә яхшы якка үзгәреп, кояшның болытлар арасыннан чыгып килүе дә җанга рәхәтлек өсти. Күңелләр күтәренке. Янәдән Бауманга кайтып скверда утырып торырга булдым. Вакыт үткәрергә менә дигән урын. Ял итеп утырган җирдән музыкантларга тап булып, көтелмәгән рәвештә килеп чыккан концертта катнашырга туры килер диеп уйламаган да идем хәтта. Бауманда еш кына шундый урам концертлары уза икән. Үзеңне сынап карыйм, күрсәтим дисәң менә дигән урын. Күбесенчә яшьләр килеп гитарада уйный, җырлый, биючеләр дә аз түгел. Күтәренке кәеф, йөзләрдә елмаю балкый. Үзем дә шул урам концертында биеп алырга өлгердем. 
Бауманны икенче төрле иҗат урамы диеп әйтсәң дә буладыр. Монда гитарада уйнаучылар гына түгел, гармунчылар, рәссамнар, иҗатка бар күңелләрен биргәннәр бик күп. “Тере музыка” кирәк дисәң, тыкрыкта хәтта фортепианога кадәр бар. Әгәр теләгең бар икән - рәхим ит. 
Кичке Казан миңа икенче төрле ягы белән ачылды. Шау-шу тына башлый, шәһәр әкренләп йокыга тала. Бөтен җирдә утлар яна, шуңадырмы Казан серле булып тоела башлый. Әйе, ниндидер илаһи үзенә тартып тора торган көч, серлелек бар синдә, Казан. Сәяхәтем ахырына якынлашты. Бер көн эчендә мин бик күп җирләрдә булырга, тарихи истәлекләр белән танышырга, урам концертында күңел ачарга, кичке Казанның матурлыгы белән хозурланырга өлгердем. 
Торак йортым уникенче этажда булганга, мин Казанны биеклектән дә күрә алу бәхетенә ирештем. Балконга чыгып, кайнар чәй эчә-эчә кичке Казанны күзәттем, әнә кемдер әле генә өенә кайтып килә, бала-чагалар чыр килеп таралыша, өйләрдә утлар кабына, ара-тирә генә машина үтеп киткән тавышлар ишетелә, шәһәр тынып кала. Җанга рәхәт, күңел тыныч. Әйе, минем әле Казанда беренче генә көнем, ләкин мин шуны анладым: бер көн эчендә күңелемне яулый алган Казан, мәңгелеккә йөрәгемдә урын таба алды. 
Мин яратам сине, Казан!

Әлфия Гыймадиева фотосы.

Комментариев нет:

Отправить комментарий