вторник, 29 ноября 2016 г.

Остазлар фикере                                               Назлыгөл Мәсәлимова

Яхшы мөхәррир булыйм дисәң 


15 нче ноябрь көнне КФУның журналистика һәм медиокоммуникация югары мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп " журналы баш мөхәррире Гөлүсәә Закирова белән очрашу булып үтте. Ул студентлар белән сорау җавап формасында әңгәмә алып барды. Бүгенге көндә кунагыбыз махсуслашкан басманы җитәкли, татар журналистикасында махсуслашкан басмалар буенча диссертация язу белән мәшгуль. 







Белеме буенча укытучы булган Гөлүсә Закирова ничек итеп журналистика өлкәсенә кереп китә алган соң? Студент булган вакытта, журналистика белән кызыксына башлый, озак та үтми, тормышын әлеге һөнәргә багышларга теләвен аңлый. 
"Гаилә һәм мәктәп " – республика журналлары арасында иң яшь журналларның берсе булып тора.“Татар телендә ата-аналар өчен, балаларга дөрес тәрбия бирү буенча махсуслашкан журналлар әлегәчә юк иде", дип искәртә әңгәмәдәшебез. Аудиториясе әти-әниләр, балалар өчен каралган. 
Гөлүсә Закирова шулай ук кайбер әти-әниләрнең балага еш кына басым ясау проблемасын күтәрде. Кайберәүләр балаларыннан югары лидер ясарга тырышып, кирәгеннән артык эшләп ташлыйлар. Баланың мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча, төрледән-төрле түгәрәкләргә йөртәләр, буш вакыт калдырмыйлар диярлек. Шулай ук "парникта үскән балалар” хакында сөйләде. “президент итеп күрәселәре килә" диеп искәртә Гөлүсә ханым. 
Балалар турында һичшиксез кайгыртырга кирәк, әмма кирәгеннән артык эшләп ташларга ярамый. Идеаль бала үстерәм диеп әти-әниләр кайвакыт баланы авыр хәлгә калдыралар. Хыялларыннан теләкләреннән баш тартырга мәҗбүр итәләр. Үзләренен хыялларын, алар аша чынбарлыкка ашырырга тырышалар, сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр. Ә соңыннан үкенергә туры килә, бала мөстәкыйль булмый, кеше фикере белән яши, чит мәнфәгатьләрне өстен куя. 
Балага дөрес тәрбия бирү өчен бала фикерен тыңлый, аңлый белү мөһим. 
"Гаилә һәм мәктәп” журналың укучылар өчен тагы да кызыклы, гадәти булмаган итеп нәшер итүне бурычлары диеп саныйлар. Кызыксындыру максатыннан, өч ел дәвамында "Күркәм гаилә" бәйгесе булып уза икән. Бәйгедә йолдызлы гаиләләрн генә түгел, ә гади авыл җирендә яшәүче хөрмәткә лаеклы гаиләләр дә катнашып җиңүләр яулый." Күркәм гаиләләрне җыеп, сәхнәгә чыгарып, телевидениядә күрсәтүне без үзебезгә бурыч итеп алдык" диеп сөйләде әңгәмәдәшебез.
Соңгы ике ел эчендә яңа проект уйлап табылган, ул да булса "Гаилә һәм мәктәп” календаре. Әлеге календарь үз эченә мәгьрифәттә чыккан тәрбияви язмалар, эш барышында барлыкка килгән кызыклы әйберләрне, файдалы кыйссаларны туплый. 
Үзләренең эшләреннән тыш Республика клиник балалар хастаханәсенең кардиология бүлеген шефлыкка алганнар. Авыру балаларны күчтәнәч тапшыруына да алып барып, очрашулар оештыралар, мастер класслар уздыралар. Ә "хәйрия акчасына исә балаларга уенчыклар, кирәк яраклар алабыз " диеп искәртте Гөлүсә Закирова. Хәйрия фондын акционерлар белән түгел, үз көчләре белән алып баралар. 
Гөлусә Закирова бүгенге көндә "Гаилә һәм мәктәп " журналының чыгару белән генә чикләнеп калмый, материаллар туплап авыллар тарихын яза. Студентларга да эзләнеп, яңадан яңа үрләр яуларга, үзенә максат куеп аларны үтәр өчен бар көчеңне җигәргә киңәш итә.



Фото http://magarif-uku.ru сайтыннаң алынган                                                              

Комментариев нет:

Отправить комментарий