пятница, 11 ноября 2016 г.

Сан шәхесе                                                                             Илгиз Шәкүров

Ваcил Гарифуллин физик булырга тиеш булган!

Татар журналистлары арасында язмышы аның белән бәйле булмаган кеше юктыр. Гомумән, журналистлар гына түгел, каләмгә ия һәр кеше аның исеме белән яхшы таныш. Үткер журналист, акыллы галим, тугры гаилә башлыгы булган әлеге кеше бар җирдә дә зур хөрмәткә ия. "Журналистика атасы" дип атар идем мин аны. Сүзем КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең татар кафедрасы җитәкчесе Васил Заһит улы Гарифуллин турында. Газетабызның беренче санын аның хәер фатихасыннан башка чыгару дөрес булмас иде. Җитмәсә, әле ул шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен да билгеләп үтә! Димәк, аның үткән тормышка нинди нәтиҗәләр ясавын, бүгенге көндә ниләр белән януын, киләчәккә нинди планнар коруын белү өчен менә дигән вакыт хәзер.

Васил абый, 1961 нче елда туган Васил белән бүгенге Васил арасында ничә Васил бар?
Бик кызык сорау. Минем бу турыда уйлап караганым юк. Әмма һәр кешенең дә тормышында этаплар бардыр инде ул. Шул этаплар һәрберсе – аерым-аерым кешеләр дигән сүз. Ә Василга килгәндә, биш-алты Васил бар, минемчә. Беренчесе – бала Васил. Иң күңелле, рәхәт вакыт – балачак. Озакка сузылган, тизрәк үсәсе килгән чак. Икенчесе – студент Васил: журналистика факультетында укып йөрү, якты хыяллар белән яну. Өченче Васил – журналист: журналистика өлкәсендә профессиональ дәрәҗәдә беренче практика, "Казан" телевидениесе. Дүртенче Васил – аспирант: яңадан университетка әйләнеп кайту, шушы журналистика бүлегендә эшли башлау. Бишенчесе - җитәкче Васил: 1998 нче елда татар журналистикасы кафедрасын җитәкләү, 2002 нче елда журналистика факультеты деканы булу. Университетта булган зур үзгәрешләрдән соң исә, мин соңгы елларда татар журналистларын әзерләү бүлеген җитәклим һәм бер дә үкенмим. Чөнки эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе бар. Хәзер зур вазифалар башкаручы, зур редакцияләрне җитәкләүче кадрлар заманында бездә тәрбияләнгән иде. Иң куанычлысы шул: хәзер без үзебез аларга төрле йомышлар белән мөрәҗәгать итәбез һәм алар күпчелек очракта ярдәм күрсәтә. 
Журналистика белән ничек кызыксынып киттегез?
Кечкенәдән иҗат итәргә яраттым. Заманында "Ялкын", "Яшь ленинчы" кебек басмаларга яза идем. Баштагы мәлдә җибәргән язмаларымның, рәсемнәремнең, кроссвордларымның берсен дә аларның битләрендә күрергә насыйп булмады. Әмма җавап итеп бик матур эчтәлекле хатлар килә. Мин аларны әле дә саклыйм. Хәзерге кебек электрон, шаблонлы түгел, ә махсус синең өчен кулдан язылган, җылы хатлар иде ул. Әле кемнәр яза диген син аларны! Бүгенге көндә инде танылган Роберт Миңнуллин, Рөстәм Миргалим, Рәдиф Гаташ, Рашат Низами кебек шәхесләр... Нәкъ менә шушы хатлар мине иҗат итәргә дәртләндерәләр иде.
Балачакта Рабит Батулла Сезнең янга кунакка кайткан дип сөйлиләр...
Әйе! Батулла ул вакытта телевизордан балалар өчен әкиятләр сөйли иде. Мин 3 нче класста укыганда шул тапшыруга рәсемемне җибәрдем һәм Рабит абыегыз аны экраннан күрсәтте. Шуннан илһамланып китеп, мин бу тапшыруга тагын хат юлладым һәм Батулланы кунакка чакырдым. Хатны бөтен маршрутларны аңлатып, билет бәяләрен әйтеп, адресларны күрсәтеп язганмын. Сүз уңаеннан, әлеге хатны һәм вакыйганы Батулла әле һаман да хәтерли, очрашкан саен кызык итеп сөйли. Шуннан беркөнне мине директорга чакырып алдылар. Ни күзем белән күрим, директор бүлмәсендә Рабит абый үзе утыра! "Чакырган идең, менә кайттым!", - ди бу миңа. Шуннан соң мин аны үзебезгә кунакка алып кайттым, авыл белән таныштырдым, мәктәптә һәм клубта очрашулар узды. Ә киткәндә үзе артыннан иҗат җимешләремне дә биреп җибәрдем. Аларның берничәсе басылып та чыкты хәтта. Бездә кунакта булуы турында ул үзе дә "Кешеләр икән кешеләре" исемле мәкалә язган иде. Шушы хәлдән соң район газетасына да яза башладым. Анда язмаларымны рәхәтләнеп бастыралар иде. Һәм 5-6 сыйныфта журналист буласымны мин төгәл белә идем. Редакциягә барганнан соң еш кына кайтырга машина булмау, шуңа анда кунып калулар – болар хәзер барысы да хәтергә сеңеп калган кадерле мизгелләр. 
Сез практик журналистиканы түгел, ә журналистиканы фән буларак сайлагансыз. Ни өчен?
 Студент елларында тулай торакта миңа өлкән курс егетләре белән яшәргә туры килде. Шуларның берсе еш кына: "Менә күреп торырсыз, Васил "Ватаным Татарстан" гәҗитенең редакторы булачак”, – дип әйтә иде. Һәм шушы сүзләр минем хыялыма әверелде. Хыялым - практик журналист булу иде. Укып бетергәч, мин телевидениегә килеп эләктем. Ул заманда телевидениедә идеология көчле иде. Мәсәлән, фермага репортаж төшерергә барганда без үзебез белән ак халатлар алып бара һәм интервью алганда хезмәткәрләргә шуларны кигертеп тора идек. Менә шушы идеология мине туйдырды һәм мин университетка килергә булдым. Әгәр дә идеология булмаса, бәлки, телевидениедә калган да булыр идем. Тик язмыш икенче төрле язылган булган, күрәсең. Шуңа күрә мин үземне практик журналист дип тә, журналистиканы фән ягыннан өйрәнүче дип тә саный алам. Әле тагын мәктәптә укыганда Рифат исемле бер дустым миңа китап бүләк иткән һәм аның фарзацына "Булачак профессор Васил Гарифуллинга" дип язып куйган иде. Ул вакытларда фәнгә тартылыш та булган, димәк. Мин бит мәктәпне алтын медальгә тәмамладым, физика, математика фәннәрен яраттым. Физик булыр дип тә юрыйлар иде. Тик журналистика барыбер аларны "җиңде". 
Күп кенә интервьюларыгызда сез татар журналистикасы тарихы өйрәнелмәгән, дип әйтәсез. Бүгенге көндә бу юнәлештә нәрсәләр эшләнә?
Бу юнәлештә студентлар белән үк эшләргә кирәк булса да, без күбрәк аспирантлар белән эшлибез. Чөнки студентлар бу эшкә бик теләп алынмыйлар. Алар җиңелрәк юлны сайлыйлар. Тик тарих бөтенләй дә өйрәнелми дигән сүз түгел. Аспирантларга күпчелек шундый тарихи темалар бирелә. Әмма тарих ул бик зур, буталчык, катлаулы өлкә. Шуңа күрә ел саен укырга кергән 1-2 аспирант белән генә бу өлкәдә әллә ни эшләп булмый. Аның өчен аерым бер үзәк кирәк. Менә без тел тарихын өйрәнәбез бит. Бу өлкәдә әллә ничә оешма, институт эшли. Аларның төп максаты - тел тарихын өйрәнү. Ә журналистика тарихын аерым өйрәнүче үзәк юк. Бу өлкәдә безнең кафедра гына бар. Тик гафу итегез, 4 кешелек кафедра гына бөтен журналистика тарихын өйрәнеп бетерә алмый. Безнең максат - беренче чиратта, студентларны укыту. Кыскасы, журналистика тарихын өйрәнү бурычы дәүләт дәрәҗәсендә куелырга тиеш.
Артист кеше вакытында сәхнәдән китәргә тиеш, диләр. Журналистның андый вакыты бармы?
Мин бардыр дип уйлыйм. Беренчедән, журналист ул – чорның елъязмачысы. Ә һәр чорның исә, үз елъязмачысы бар. Ул – шушы чор кешесе, шушы чор идеологиясендә яшәүче. Шуңа күрә башка чор вакыты җиткәч, бу елъязмачыга һәм аны укучыга да авырга туры килә. Икенчедән, китәргә вакыт җитмәсә дә, журналист үз амплуасын алыштырырга тиештер. Мәсәлән, информацион журналистикада эшләгән кеше аналитик журналистикага, журналда эшләгәне телевидениегә күчсә яхшы. Бу күчүләр сине кеше буларак та һәм инде журналист буларак та яңа яктан ача, үзгәртә.
Татар матбугатының киләчәге бармы?
Татар матбугатының киләчәге булмаса, татарның үзенең дә киләчәге юк. Чөнки татар журналистикасы, мәгълүмат чаралары безнең милләтне туплап торучы зур көч. Ә милләтебез безнең төрле якка таралган. Җыр-бию, шигырь генә аны җыеп тора алмый. Милләтнең киләчәге татарча телевидение, интернет сайтлар, хәтта блоглар кулында. Уртак мәгълүмат кыры булганда гына татар яшәячәк.
Васил Гарифуллин алтын балык тотса, нинди өч теләк әйтер иде икән?
Минем иң зур теләгем – милләтебез сакланып калсын иде. Башка бөтен теләкләрем шушы теләктән чыга. Беренчесе - милли мәгариф үссен иде, икенчесе - милли мәгълүмат кыры тагын да камилләшсен иде һәм өченчесе - милли мәдәниятебез яшәсен иде. 
Нинди китап, фильм һәм музыка белән һәр кеше таныш булырга тиеш?
Мин андый универсаль әсәрләр бардыр, дип санамыйм. Һәр вакытның, һәр милләтнең, һәр кешенең дөньяга үз карашы, үз фикере.
Нинди сорауны сезгә беркайчан да бирмиләр, әмма сезнең аңа җавап бирәсегез килә?
Минем бу турыда уйлап караганым юк. Әйтә алмыйм.

Васил Гарифуллин турында студентлары:



Зөлфәт Галимов, 2 нче курс студенты:
Васил Заһитович иң беренче чиратта бик көчле каләм остасы. Татар журналистикасы дөньясында бик дәрәҗәле һәм танылган шәхес. Аның йөзеннән елмаю беркайчан төшми. Кешеләрне авыр хәлдә калдырмыйча, гел булышам дип кенә тора торган яхшы күңелле кеше ул!

Илүзә Гәйнетдинова, 4 нче курс студенты:
Безнең Васил абый бик кызыклы кеше. Укытучы-галим буларак та, кеше буларак та. Барлык группабыз белән без аны бик хөрмәт итәбез. Васил абый студентлары белән "укытучы-студент" мөнәсәбәтләрендә генә түгел, "кеше-кеше" мөнәсәбәтләрендә дә аралаша белә. Шул сыйфаты аны башкалардан аеруча да аерып тора һәм өстен куя. Биргән белемнәре, күрсәткән хөрмәтләре өчен бик зур рәхмәт аңа!

Линар Закиров, аспирант, "Татарстан" журналы журналисты:
Мәктәптә укыганда да, студент булган чакта да Васил абый Гарифуллинны татар журналистикасының символы буларак кабул итә идем. Аңардан башка бу һөнәргә өйрәтүче кешене белми дә идем бит әле. Студент елларында Васил абыйның дәресләре башкаларныкыннан аерыла – теория белән практика бергә үрелеп бара иде. Шуңа күрә йокы да килми иде.
2010 елда, “Алтын каләм”дә катнашканда, әлеге чараның оештыручылары – Римма Ратникова белән Надежда Тарасованы фестивальнең әниләре, дисәм, Васил абыйны, бик сирәк күренгәнгә, сөяркә дип язып чыктым. Соңрак бу язманы кураторларабыз - “Ватаным Татарстан” газетасы журналистлары үз басмаларындагы (бу бит әле хөкүмәт газетасы!) яшьләр өчен “Яшелчә” сәхифәсендә бастырып чыгардылар. Шул язманы Васил абыйның хатыны Мәдинә ханым да күреп алган икән... Безгә, 1 нче курсларга, студент билетларын тапшырганда, Васил абый минем турыда бөтен журфак студентлары һәм укытучылары алдында “шушы төркемдәшегез мине сөяркә дип язып чыкты” диде. Усал итеп түгел, шаяртып, әлбәттә. Университетка укырга кергәч, Васил абыйның безгә карата тугрылыгы турында фикерем төптән үзгәрде. Ул безне әтиләрчә кайгыртып, бер дәресен дә сәбәпсез калдырмады.
"Яндекс" сайтыннан фото
һәм
респондентлар архивынан.

Комментариев нет:

Отправить комментарий