суббота, 12 ноября 2016 г.

Котлыйбыз!                                                                   Алинә Юнысова

               “Darelfonun”дә үсәргә һәм иҗат итәргә мөмкинлек бар 


Университетта нәшер ителүче “Darelfonun” газетасы быел түгәрәк датасын 5 еллык юбилеен билгеләп үтә. 


Шул хөрмәттән газетаның баш мөхәррире Ләйлә Рәшит кызы Сабирова белән әңгәмә кордык.


 “Darelfonun” газетасының беренче саны 2011 нче елда дөнья күрә. Ул КФУның йөзен яктыртучы бердәнбер татар телендә чыга торган газета. Биредә студентлар һәм аспирантлар студент тормышы, КФУ да булган кызыклы вакыйгалар, шәһәр яңалыклары белән таныштырып баралар.

          Darelfonun” газетасын 5 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Яшь басма саналсагыз да, аның аудиториясе бар. Уңыш сере нидә?
              Безнең газетабыз студент тормышын яктырта, шуңа күрә монда без яшьләрне, татар мохитен чагылдыручы темаларны  ачып бирәбез. Әлбәттә, студентлар кызыксынып көтеп торалар һәм безне укыйлар. Моны шул район газеталары белән чагыштырырга мөмкин. Мәсәлән, апа-абыйларга күрше авылда ниләр булганы кызык, шуңа алар район газетасына язылалар да. Без дә студент даирәсендәге, аның килеп туган  сорауларга җавап табарга тырышабыз һәм табабыз дип тә уйлыйм.

            Газетаның тарихына күз салсак...
              “Darelfonun” газетасына биш яшь дип әйтәбез, ә чынлыкта аның тарихына күз саласак, аңа ун яшь дип әйтергә була. Чөнки ун ел элек Татар дәүләт педагогика университеты булган вакытта газетабыз Яшьлек тавышы” дип басылып  чыкты. Аның иң беренче саннары “Мәгърифәт” газетасының кушымтасы буларак  дөнья күрде, аннан соң мөстәкыйль чыга башлады. Белгәнегезчә, элек Казан Дәүләт университеты аерым иде, ә соңыннан барлык институт, филиаллар бергә тупланып хәзерге КФУ барлыкка килде. Менә шул вакытта  газетаның да исеме үзгәрергә тиеш дигән карарга килделәр. Исемгә кагылышлы тәкъдимнәр бик күп иде. Әмма иң кулай вариант дип “Darelfonun” табылган.

              Татар телле газетаның атамасы фарсы телендә булуына сез ничек карыйсыз? Үзгәртергә дигән теләкләр юкмы?
              Газетабыз “Университет” дип тәрҗемә ителә һәм безне укучылар моның турында яхшы беләләр. Газетаның исеме белән кызыксынып аны алып укучылар бар. Аннан соң әле Татар яшьләре форумы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз бит, аларга бу исем, шулай ук, бик ошый. Аның җитәкчесе Тәбрис Яруллин фикеренчә, читтә яшәүче татарларга газетаның нәрсә турында булуын аңлавы җиңел.
Эшли башлаганда, үземә дә ят кебек тоелган иде “Darelfonun” исеме. Баштарак исемне үзгәртергә дә уйладык. Ләкин соңыннан бу уйлардан кире кайттык, чөнки газетаның исемен алыштыргач,  элеккеге укучыларыбыз калырмы дигән сорау туды.

             Сез “Darelfonun” газетасында баш мөхәррир булып күптән түгел генә эшли башладыгыз. Башта күп вакытыгызны фәнгә багышлаган булсагыз, хәзер баш мөхәррир урынына утыру сезнең өчен авыр булмадымы?
             Юк, баш мөхәррир вазыйфасын башкарудан курыкмадым, чөнки мин иҗат белән күптәннән шөгыльләнәм. Аннан соң укыганда да, эшләгәндә дә җитәкчеләр урынбасары булып, җыентыклар туплап йөрергә туры килде. Ягъни, күп әйберләр минем җилкәгә йөкләнгән иде. Биредә мин үз эшемне яратып эшлим, чөнки монда иҗат итәргә, әйтергә теләгән фикереңне укучыга җиткерү мөмкинлек бар.

              Тираж турында сөйләшсәк, газетаның тиражы мең генә булуы сезне борчуга салмыймы?
              Борчуга салмый дип әйтер идем мин. Чөнки без керем өчен эшли торган басма түгел һәм иң мөһиме татар студентлары безне кызыксынып укыйлар. Безнең алдыбызда тиражны үстерү максаты тормый. Әле бит безнең заманча интернет-газета да бар, басма газетага кермәгән күп кенә язмаларны без шунда урнаштырабыз. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: ул басма вариантның аналогы түгел һәм көн саен яңартыла, даими рәвештә яңалык эленә.

          Газетага укучыларны җәлеп итү өчен нинди чаралар күрәсез?
              Әлбәттә, чараларны һәрдаим үткәреп торырга тырышабыз. Мәсәлән, яңа гына “Студент блогы” дигән бәйге игълан иттек. Биредә студентлар үзләренә кагылган кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар белән уртаклаша алалар. Монда студент кына язарга тиеш дигән сүз түгел, ә өлкән яшьтәге кеше дә студент елларындагы истәлекләре белән уртаклаша ала.
Беренче курс студентлары, абитуриентлар өчен махсус саннар чыгарабыз. Викторина, сораштыруларны да даими урнаштырабыз.

             Darelfonun”нең киләчәккә планнары нинди?
              Газетабызның планнары зур: үсәргә, иҗат итәргә һәм файдалы булырга. Бит санын арттырырга дигән теләк тә бар.

Комментариев нет:

Отправить комментарий