пятница, 11 ноября 2016 г.

Мөхәррир сүзе

Мөхәррир сүзен ничек язалар?

Сәлам, сәлам! Беренче очрашуыбызны менә шулай гади итеп исәнләшүдән башлыйк әле. Чөнки әлегә без сезне, сез безне белмисез, дигәндәй. Эчпошыргыч "Исәнмесез"ләрне калдырып торыйк, кыскасы!
Дуслар, сезнең кулда КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 нче курс студентлары чыгарган газета. Без - бик тә кызыклы, әмма искиткеч җаваплы һөнәр ияләре - журналистлар булырга хыялланып йөрүчеләр. Хыялларыбыз тормышка ашар, дип уйлыйбыз. Бу юнәлештә актив эшчәнлек тә башлап җибәрдек инде. Һәм менә, шул эшчәнлекнең беренче коймагын бүген сезгә тәкъдим итәбез. Шуны да онытмагыз: беренче коймак төерле була ул!
Дөресен генә әйткәндә, мөхәррир сүзенең ничек язылганын белмим мин. Сүзен яза белмәсәм дә, вазыйфасын булдыра алганча яхшы башкарырга тырыштым. «Тугыз фикер» газетасында без кафедрабызга кагылган барлык темаларны яктыртачакбыз. Басмабыз тугыз яшь каләм иясенең тугыз төрле фикерен сыйдырачак. Әмма безнең юнәлеш бер: журналистика баскычлары буйлап өскә үрмәләү. Бу санда студент булу бәхетеннән туган язмалар, эксклюзив интервьюлар, файдалы мәгълүматлар урын алды. Алар һәммәсе сезгә кызыклы булыр дигән өметтә калам.
Яза белмәсәм дә, шактый язылды бу мөхәррир сүзе. Йә ярар, кызыксынудан ялтыраган күзләрегезне, газета битләрен актарырга ашыккан бармакларыгызны бүтән сынамыйм. «Тугыз фикер» газетасының беренче саны әзер! Һәм ул бары тик Сезнең өчен! Рәхим итеп, газетабыз битләрен кыштырдата башлагыз инде! :)
Сезнең һәрберегезне хөрмәт итеп, бу санның баш мөхәррире Илгиз Шәкүров.

Комментариев нет:

Отправить комментарий