суббота, 12 ноября 2016 г.

Замана шаукымы                                         Раилә Вәлиуллина

Эзлим сине яки XXI гасыр “афәт”е


XXI гасыр   тормышыбыз алга киткән, аң-белем дәрәҗәсе арткан, технологияләр алга киткән чор, дибез. Яшьләрнең генә түгел, урта буын әһелләренең һәрберсендә телефон, смартфон бит хәзер. Исең китәрлек! Әле кайчан гына ниндидер бер могҗиза булып тоелган нәрсәләр безнең өчен гап-гади күренешкә әйләнде.



Әйе, сүз дә юк, рәхәт хәзер тормыш. Һәр йортка ут су кертелгән, телевизорлар гөрләп эшләп тора, телефон аша гына хәлләрне белешәбез, интернеттан язышып аралашабыз. Әмма дә ләкин төптән уйлап карасак аралашу өчен уйлап табылган бу җайланмалар үз вазыйфаларын бөтенләй капма-каршыга үзгәртте түгелме соң? Кешеләрне бер-берсеннән аера, ерагайта алар. Дөнья мәшәкатьләрен бер якка куеп, күршебезгә хәл белешергә соңгы тапкыр кайчан кердек икән? Бернинди сәбәпсез генә дус-туганнар белән җыелышып сөйләшкәнебез бармы? Вакыт юклыкны сылтау итеп телефоннан яки социаль челтәрдән хәл-әхвәл сорашып язучылар бардыр әлбәттә. Әмма кара-каршы утырып чын күңелән сөйләшүгә җитәме соң ул?

Бу мәсьәлә бигрәк тә яшьләргә кагыла. Мәсәлән, һәр иртә укырга барырга дип бүлмәдәш кызларым белән тукталышка чабабыз. Студентлар белән шыгрым тулы автобуска көч-хәл белән килеп керәбез. Кеше күп,тик автобус әллә нинди җансыз кебек тоела. Ник дигәндә, бөтенесе телефонга текәлгәннәр, кайсы социаль челтәрдә яңалыклар тасмасын күзәтә, кайсы кызып-кызып дөнья хәлләрен сөйләшә. Каберәүләр виртуаль дөньяга шулкадәр кереп киткәннәр ки, хәтта  яннарында басып торган  реаль кешеләргә игътибар да итмиләр. Бөтен автобуска чын әңгәмә алып баручы  бер дүрт-биш кеше бардыр, күп булса. Әле алары да өлкән буын кешеләре. Өлкәннәр әйтмешли, яшьлегең бар, матурлыгың бар, таныш, сөйләш инде шунда тирә-юндәгеләр белән, араларында нинди генә кызыклы шәхесләр булмас. Әмма яшьләр телефонга текәлеп баруны барыбер дә кулайрак күрәләр.

Танышу димәктән, егет һәм кызлар арасында да упкын тудыра бит әле бу интернет дигәннәре. Кайберәүләрнең шушы “афәт” аркасында хәтта чынбарлыкта сүз катырга кыюлыклары җитми башлады. Шуңа да хәзер социаль челтәрләрдә “Эзлим сине”, “Көтелмәгән мәхәббәт” кебек төркемнәр бихисап. Кереп укып карасаң, аптырашта калдыра торган язмалар бар. Мәсәлән, Казан шәһәренең шундый бер төркемендә: “Шул-шул урамда бер кызны күрдем, озын кара чәчле кызыл куртка кигән, кулында кара сумка иде. Син миңа бик ошадың. Үзеңне танысаң, бу язмага “лайк” куйчы” һәм шуның ише бик күп хәбәрләргә тап булдым. Егет кеше кызның нинди киемнән булуына хәтле белә, еш кына аның  янында ук басып тора, ә танышырга дигәндә каушап кала.  “Юк, булмый, куркам. Менә кайтырмын да интернеттан эзләп табырмын әле”,  дип уйлый да төркемгә яза егет. Җайлы бит: кара-каршы уңайсызланып басып торасы, сүз таба алмыйча интегәсе юк.

 Ләкин яшьлекнең бар матурлыгы, бар кызыгы да шунда бит инде. Олыгайган көндә интернеттан язышуың түгел, ә нәкъ менә шул каушый-каушый сөйләшүләр, искә төшәчәк. Чын аралашуны интернеттан язышуга алыштырып  яшьләр иң матур елларын әрәмгә уздыралар, үзләрен гомер буе озатып киләчәк якты хатирәләрдән мәхрүм итәләр.


Техника ничек кенә алга китмәсен, аның ярдәмендә аралашу барыбер дә җансыз булып кала бирә, ә җансыз әңгәмә ягылмаган мич кебек бит ул –  күңелне җылытмый. Интернет, телефонны бер читкә куеп чынбарлыкта күзгә күз карашып сөйләшергә, шул сөйләшүнең тәмен белергә өйрәнсәк иде.

фото: "Яндекс" һәм "We heart it" сайтларынан 

Комментариев нет:

Отправить комментарий