понедельник, 19 декабря 2016 г.

Мөгаллим сүзе                                             Назлыгөл Мәсәлимова

Язмыш китабына язылган юл



Журналистика өлкәсенә җиңел аяктан керим, язу осталыгын югары дәрәҗәгә күтәрим дисәң, мөгаллим киңәшләреннән башка булмастыр, мөгаен. Мөгаллимнәребез безгә сабак укытып кына калмый, ә үз тормышындагы тәҗрибәләр белән дә уртаклаша. Үз һөнәрендә югары үрләр яулаган мөгаллимнәрнең берсе – КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияюгары мәктәбенең татар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фаил улы Фәттахов. 




Илһам абый, сез мөгаллим һөнәрен сайлагансыз. Бу юлга кереп китәргә әниегез Илсура апаның өлеше бармы?

 И.Ф: Укытучы һөнәрен сайлауда, әлбәттә, әниемнең роле зур булды. Ул гомерен укытуга багышлады, 37 ел дәвамында мәктәптә рус теле һәм әдәбияты, музыка, рәсем дәресләрен алып барды. Мин үзем дә аның классында укыдым. Шуңа күрә әнием әлеге һөнәрне сайларга зур этәргеч булды. Гомумән, мин укытучылыкка хөрмәт белән карыйм, шуңа да әлеге һөнәр күңелемә якын булды. 

Сез дә кайчандыр студент булгансыз. Шул чактагы кызык хәлләр искә төшәме? 
 И.Ф: Яшь чагымда кызык хәлләр бихисап күп булды. Безнең татар факультетында сафларыбыз бик күп иде. Староста идем. Бездә Сабантуй уздыра торган традиция яшәп килде. Ул вакытта факультетыбызның декан урынбасары Таһир Гыйләҗев, студентларны һәм укытучыларны җыеп электричкада Арча ягына алып бара иде. Урман эчләрендәге аланлыкта учак ягып, шалашлар корып төнгә куна кала идек. Сабантуй булгач, әлбәттә, татарча көрәшсез булмый. Җиңүчегә тәкә бүләк итә торган идек.


Өченче курста Экватор бәйрәмен оештырдык. Тулай торакта, кызлар бүлмәсендә уза иде әлеге бәйрәм. Студент тормышында иң кызыгы шул диплом алу вакыйгасы булгандыр. Концерт оештыру, багышлау бәйрәме Уникста үтте. Әлеге бәйрәмдә бик актив катнаша идек. Мәсәлән, без Данил Гыйниятов белән (ул баянчы), концерт беткәч, кичке уннар тирәсендә университеттан Гвардия урамына кадәр җырлап кайтканыбыз булды.



Сез гарәп, фарсы һәм инглиз телләрен үзләштергәнсез. Бер телне белү икенчесен өйрәнгәндә комачаулык итмәдеме? 
 И.Ф: Дөресен әйтим, миңа икенче татар гимназиясендә укыганда кытай телен дә үзләштерергә туры килде әле. Аннары университетка кергәч, без гарәп теле төркеменә язылдык, Җәмил Зәйнуллинга укырга йөрдек. Ләкин сайлап алу вакытында берничә студент бу төркемгә узмадык, шулай итеп минем гарәп теле өйрәнү нибары 4 айга гына сузылды. Соңыннан безне мәҗбүри рәвештә фарсы теле группасына күчерделәр. Әлеге телгә Татарстанның тышкы мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Тимур Юрьевич Акуловның тормыш иптәше Фәридә Акулова укытты. Тормышта аңа ихтыяҗ булмас дип, тырышып укымадык, дөресен генә әйткәндә. Аерым алганда, бер тел икенчесен өйрәнүгә комачаулык ясамады. Чит телләрдә ирекле рәвештә сөйләшә алам дип әйтә алмыйм, вакыт узу белән күп нәрсә онытыла бара. 
Студентлар белән эшләүдә нинди авырлыкларга юлыкканыгыз булды? 
И.Ф: Бүгенге көндә укытучының үзеннән күпне таләп итәләр. Заман технологияләре, инновацион үзгәрешләр аркасында без үзебез интернетта бик күп әйберләр эшләргә тиеш. Шул ук дисциплиналар, программаларны ел саен яңартырга туры килә. Курс, диплом эшләренә карата таләпләр катгыйланды. Безнең фәнни юнәлеш – медиа-аналитика белән бәйле рәвештә темалар эзләп табарга тиешбез.
Студентларның үзләренә килгәндә, аларга дәрескә йөрмәү хас инде. Әлеге хәл элек тә бар иде, шуңа моны гадәти хәл дип саныйм.

         Сез дә бит бөек язучы М. Мәһдиев туган Гөберчәк авылыннан. Авылыгызда  Мәһдиев укыган мәктәпнең ябылуына карашыгыз нинди? 
И.Ф: Әйе, мин чынлап та М. Мәһдиевнең авылдашы, хәтта күршесе диеп әйтер идем. Йортларыбыз якын гына урнашкан. Мөхәммәт абыйның Гөберчәкне танытуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Мин аны үзем авылыбыз энциклопедиясе дип атыйм.Ул яшь буынга бик күп рухи мирас биреп калдырды. Кызганычка, М.Мәһдиев укыган мәктәп хәзерге вакытта юк. Бу бик зур минус дип саныйм, чөнки балалар күрше авылга автобуста йөрергә мәҗбүр. Авылда балалар тавышы гөрләп тормавы күңелсез хәл. Гөберчәктә М.Мәһдиевның музей-йорты бар. Шул музей гына авылга ямь биреп тора. Шуңа мин авылда башлангыч мәктәп булырга тиеш дип саныйм.
         Сезнең эшегезнең уңай һәм тискәре яклары нинди? 
И.Ф: Эшемнең уңай якларына килгәндә, без – укытучылар фән белән дә шөгыльләнәбез. Мәкаләләр бастырабыз, халыкара фәнни-практик конференцияләрдә катнашабыз, җыентыклар чыгарабыз. Эштә үзеңне үстерергә ярдәм итә. Мөгаллим булгач, гел эзләнүдә булырга кирәк, интернетта күп вакыт үткәрергә туры килә. Шуңа да минус ягы сәламәтлектә чагыла, миңа калса. Зыяны булмый калмый. Акыл хезмәте безнең илдә тиешле дәрәҗәдә бәяләп бетерү җитми дип уйлыйм.
         Илһам абый, сезнең өчен авторитет кем ул? 
И.Ф: Минем өчен авторитетка ия булган кешеләр Васил Гарифуллин һәм Тәлгат Галиуллин. 
Васил абый белән мин икенче татар гимназиясендә укыган чакта таныштым. Ул бездә “Каурый каләм” дигән түгәрәк алып барды. Шунда ул безне каләм чарларга өйрәтте. Шуңа күрә миндә журналистикага мәхәббәт уяткан кеше ул дип саныйм. Мин журналистикага да, татфакка да документларны бергә биргән идем. Ахыр чиктә татфакта гына белем алдым. Ләкин тормыш, шундый нәрсә бит инде ул, кире Васил абый белән очраштырды.
         Шулай ук Тәлгать абый минем өчен авторитет булып тора. Ул минем фәнни җитәкчем булды. Аспирантурага укырга алды, диссертация язу серләренә өйрәтте. Шуңа да мин аларны бик хөрмәт итәм.
         Әгәр дә мәктәп елларына кире кайта алсагыз, кабат шушы юлны сайлар идегезме? 
И.Ф: Әйе...Беренчедән, язмыш китабына язылган юл булгандыр инде ул. Башка юл, хәзерге күзлектән караганда юк кебек. Сайлаган һөнәремнән канәгатьмен. Ләкин әле тагы да яңа фәнни үрләр, уңышлар яулыйсы бар. Шуңа күрә кул кушырып утырырга ярамый, иҗат итәргә кирәк.
         Илһам абый, студентларны иң кызыксындырган сорауны бирим әле. Сезнең фәннән “автомат” алыр өчен алар нинди таләпләрне үтәргә тиеш? 
И.Ф: Миннән “автомат” зачет, имтихан алыр өчен студент укыту программасы кысаларында куелган таләпләрне үтәргә тиеш. Шулай ук дәресләр калдырыйча, семинарларда актив катнашып утырып, тиешле балларны җыя алсалар, “автомат” куюым бик мөмкин. Бар да үзегездән тора.
         Татар журналистикасына килергә теләгән абитуриентларга нинди киңәшләр бирер идегез? 
И.Ф: Безнең татар журналистикасының бер гасырдан артык тарихы бар, шуңа күрә ул үз урынын тапкан.
Интернет челтәрдә дә заманча электрон версияләре бар. Күпләр блоглар алып бара. Теләгән кешегә мөмкинлекләр зур. Татар журналистикасына укырга керергә курыкмаска кирәк. Укыган вакытта ук теория белән беррәттән практика да алып барыла. Студентлар редакция, телевидение, радиода тәҗрибә туплыйлар. Бу безнең үзенчәлегебез, чөнки теория белән практика бик аз университетларда берләштерелә. Абитурентларга, гомумән, үз теләкләрен, ниятләрен тормышка ашыруларын теләр идем. 

Комментариев нет:

Отправить комментарий