понедельник, 19 декабря 2016 г.

Түребездә кунак бар                                                              Илгиз Шәкүров

"Татарстанны таныту − уртак эшебез"




Безнең өчен атна саен узучы мастер-класслар журналистикада югарырак "очарга" мөмкинлекләр бирә. 8 нче декабрь көнне Бельгия татарлары берлеге рәисе, журналист Лилия Вәлиева да студентларга "канатлар куеп" китте.





Сабантуй гаепле!
Гадәттәгечә, кунагыбыз сүзен үз биографиясен сөйләүдән башлады. 15 ел элек Лилия ханым Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы пресс-секретаре вазифасын калдыра һәм Мәскәүдә чыгарылучы "Сельская жизнь" газетасының  махсус хәбәрчесе буларак Бельгиягә китә. "Шулай язгандыр инде, язмышым Бельгия белән гомерлеккә бәйләнде дә куйды", − ди ул бу хакта. Бүгенге көндә Лилия Вәлиева халыкара гуманитар фондта эшли, Бельгия татарлары берлеге рәисе булып тора, тормыш иптәше белән ике кыз үстерә. Ә иң мөһиме − ул туган ягы Татарстан белән даими элемтәдә. Казанга бу кайтуы быелга өченче тапкыр икән.
Бельгия татарларының берләшү сәбәбе − Сабантуй бәйрәме. Әлеге чараны уздыру берлекнең төп эшенең берсе булып тора. Бельгия татарлары берлегендә бүген 500 кеше теркәлгән. Әмма әлегә үзләре турында белгертмәгән милләттәшләребез күп икән. "Безнең саныбыз әле артачак. Бельгиядә 1000ләп татар яшәвендә шигем юк", − ди рәис. Әлбәттә, Сабантуй белән генә эшләр бетми. Берлек башка төрле милли чаралар, очрашулар, күргәзмәләр дә уздыра. Мәсәлән, гыйнвар аенда Брюссельдә үз рәсемнәрен Бельгия татарларына васыять итеп калдырган татар рәссамы Гүзәл Мөхетдинованың күргәзмәсе эшләячәк. Бельгия татарлары тормышыннан барлык яңалыкларны Лилия ханым "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җиткереп тора. Ул әлеге оешма белән инде 7 ел хезмәттәшлек итә икән.
Татар теленең бәясе − 15 евро
Татар телен саклау һәм пропагандалауга килгәндә, Лилия Вәлиева проблемалар барлыгын яшерми. "Без татар телен укыта торган якшәмбе мәктәбе турында хыялланабыз. Киләчәктә ул булачак дип өмет итәбез. Әлегә Бельгиядә татар телен "Ана теле"порталы аша өйрәнеп була. Шулай ук быел җәй көне теләгән балаларны Испаниягә җыеп, татар теленә өйрәтә торган лагерь оештырдык. Казаннан килгән укытучы балаларга татар телен өйрәтте. Иң сөенечлесе: нәтиҗәләр бар! Бу уңышлы проектыбызны киләсе елларда да туктатмаячакбыз", − диде ул. Сүз уңаеннан, мәктәптә укуның бер көне 15 евро булган.
Гомумән, Бельгия татарлары берлегенең бөтен эшчәнлеге татар милләтен үстерү һәм саклауга юнәлтелгән. Бу өлкәдә эшчәнлеге өчен Лилия ханым Бельгиядәге Россия илчелеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы кебек оешмаларның рәхмәт хаты һәм медальләренә ия. Ә быел ул журналистлар арасында иң дәрәҗәле булган "Бәллүр каләм" фестивалендә "Туган тел" номинациясе җиңүчесе дип табылган!
Кунагыбызны еш кына төрле очрашуларга чакыралар икән. "Россия турында сөйлим-сөйлим дә, Татарстанга күчеп куям. Республикабызның имиджы бик яхшы дәрәҗәдә. Туган җиребезне таныту өстендә эшләргә кирәк әле. Бу − безнең уртак эшебез", − диде ул.
Әнинең суыткычында ни бар?
Мастер-класста катнашучылар Лилия ханымның Бельгиягә китүе һәм шул як егетенә кияүгә чыгуына әти-әнисе ничек каравы белән кызыксындылар. "Башта еладылар, аннары килештеләр. Туган йортны калдыру − хатын-кыз язмышы бит. 40 чакрымгамы, 4ме − мөһим түгел. Иң мөһиме − туган якка ешрак кайту, әти-әни белән тыгыз элемтәдә булу. Әнием белән телефоннан сәгатьләр буе сөйләшәм.  Хәтта аның суыткычында ни ятканын, балконында нәрсәләр барын да белеп торам", − дип җавап бирде ул. Кунагыбызның ике кызы бар: олысы татар телен аның үзеннән дә яхшырак белә, ә төпчек кызы күптән түгел узган "Татар моңы" фестивалендә махсус кунак булып катнашкан. Лилия ханымның тормыш иптәше башка милләт кешесе булса да, татарларны бик хөрмәт итә икән. "Һәр күлмәгенә туры килә торган түбәтәйләре бар. Татарча ашарга сорый белә", − дип шаяртты ул аның турында.
Киттек Бельгиягә!
Лилия ханым Бельгиядәге журналистика турында да сөйләде. Анда журналистика дәүләттән аерым икән. Шәхси басмалар күпчелекне тәшкил итә. Моның үз плюслары да, минуслары да бар. Плюсларына килсәк, журналистлар ирекле. Ә минус шунда: әйтик, Россиядә журналистның гарантияләнгән хезмәт хакы бар, Бельгиядә исә ул юк. Ягъни синең материалыңны редакцияләр сатып алмаса − син ач каласың дигән сүз. Шулай ук кунагыбыз безне үзе яшәгән кояшлы илгә стажировкага чакырды. Әмма стажировка үтүчеләргә хезмәт хакы түләнми. Бары тик иминият, транспорт һәм төшке аш өчен генә акча түләргә кирәкми. Болай булгач, Бельгиягә бер баегач кына барабыз инде...


Лилия Вәлиева мастер-классны искиткеч мәгънәле сүзләр белән тәмамлады. Алар әле дә колагымда әйләнә: 
"Тормыш безгә үзе мөмкинлекләр бирә. Аларны куллана гына белергә кирәк. Бу эшне дә үземә алсам ничек җитешермен, дип уйламагыз да!" 

Комментариев нет:

Отправить комментарий