понедельник, 19 декабря 2016 г.

Шәхес                                                          Айсылу Нигъмәтҗанова

“Сәхнәгә чыкмасам, мин яшәмим”


Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында 50 елдан артык үз рольләре белән сөендерүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Наилә ханым Гәрәеваның 18 нче ноябрь көнне гомер бәйрәме булып узды. Шул уңайдан, без дә аның белән гомер йомгагын сүттек, театрның киләчәге турында сөйләшеп алдык.




Адәм баласы һәрчак үткән гомеренә борылып карап, анализларга ярата. Ә  сез үзегезнең тормышыгыздан канәгатьме? Театрга гомерегезне багышлаганга үкенмисезме?
Н.Г.: Мин театрга гомеремне багышлаганга үкенмим, аның белән яшәдем һәм яшим. Киресенчә, үземне бәхетле дип саныйм, чөнки язмышым миңа шундый мөмкинлек тудырды. Ә инде канәгатьлеккә килсәк, үзем сайлаган юлны, тулысынча башкаруым,  халык күңелендә ниндидер эз калдыра алуым дип саныйм. Үз бурычымны үтәдем дип исәплим.Мин үзем сайлаган юлга, иҗатыма тугърылыклы булып калдым. Бу мине сөендерә, чөнки безне ташлап китеп барган якын кешеләр алдында, аларның вазыйфаларын, бурычларын үтәдем. Театр – бер гаилә кебек. Без бергә булырга тиеш, бары тик шунда гына яшәп була. Бу яшькә җиткәч, бик күп нәрсәләрне аңлыйсың. Ширъяздан ага Сарымсаков миңа юл күрсәтте, режиссер Рифкать Бикчәнтәев мине “Беренче мәхәббәт”кә алды, Марсель Сәлимҗанов мине үстерде.Аннан соң, улым килеп керде: ничә ел уйнамаганнан соң рольләр бирде. Мин, шулай булгач,  бөтен кешеләргә бурычлы.
Сезнең сәхнәгә чыгарга ике сәгатьтән кимрәк вакытыгыз калып бара. Инде ничәмә-ничә еллар театрда эшләсәгез дә,  сәхнәдән курку, дулкынлану хисләре бармы? Бүген дә сәхнәгә чыгарга сезне нәрсә этәрә?
Н.Г.:Дулкынлану булмаса, театрда артист булып эшләп тә булмый. Халык белән, тамашачы белән очрашу һәрвакыт безне дулкынландыра. Ничектер гел  бер  яңалык кертәсе килә, үзеңне башка төрлерәк күрсәтәсе килә, шуңа дулкынлану хисе элек тә, хәзер дә бар. Минемчә, ул булмаса, артист артист түгел. Нәрсә этәрә? (артистка көлеп куя) Аны төгәл генә әйтеп булмый, әмма бу минем төп халәтем, яшәү рәвешем. Сәхнәгә чыкмасам, мин яшәмим. Мин шул театрда узган мизгелләр белән, сәхнәдәге тормыш белән күбрәк  яшим, шуның өчен бик күп нәрсәләрне оттым да, шул ук вакытта оттырдым да. Үзебезнең тормыш ничектер үзеннән-үзе барды, күбрәк сәхнә тормышына игътибар ителде. Шунлыктан артистның чынбарлыкта яшәргә көче калмый дип уйлыйм инде мин.
  Үткән гомерегезнең кайсы мизгелләре ныграк сагындыра?
Н.Г.: (Көлә). Балачагым. Риясыз, самими чаклар. Кайвакытта әйтәләр иде миңа: “Яшьлеккә кайтыр идеңме дип?”.  Юк, мин балалыкка кайтыр идем. Балачаклар, мәктәптә укыган еллар, гомумән, шул чор сагындыра.
 Уйналмаган рольләрегез күп калдымы?
Н.Г.: Уйналмаган рольләр бар инде ул. Барысын да башкарып бетерү мөмкин түгел. Классикада күп уйнарга туры килмәде. Беренчедән, рус классикасында дип әйтер идем.Ширъяздан абый Сарымсаков – ул минем пәйгамбәрем кебек – миңа татар театрына юл күрсәтте. Мин рус сәхнәсендә югалыр идем. Мине милләт, театр, халык күтәрде. Мин үзем күбрәк рус дөньясында тәрбияләнгән. Безнең чор, 50 нче еллар, шундый иде бит. Театрыбызда да рус классикасы бик күп куела. Ә менә шунда катнашырга язмаганлыктан аз гына аяныч бар, чөнки бик нык уйныйсы килгән иде: шул ук Островскийда, шул ук ..
Анна Каренинаны күз уңында тотасызмы?
Н.Г.: (көлә) Анна Каренина дигәннән, имтихан вакытында миннән “кемне уйнар идең?” дип сорадылар. Мин аның исемен әйткәч, әй миннән көлгәннәр иде инде. Елый-елый чыгып киттем. Юк, Анна Каренинаны гына түгел, гомумән, классикада уйный алмаганлыгым аянычлы. Ә бит безнең татар театрында да классика куела. Островский әсәрләре бик күп уйналды, аларның берсендә дә катнаша алмыйча калдым. Күрәсең, классикада уйнаганда  аз гына ниндидер бер гәүдә зурлыгы, тавыш кирәктер. Андый артисткалар безнең театрда бик күп. Фактурам җитешмәгәндер, мөгаен. Яшь чакта инде күбрәк яшьләрне уйнадым. 40 яшькә кадәр кызлар рольләрен башкардым. 
Т. Миңнуллинның Диләфрүзен ( “Диләфрүзгә дүрт кияү”)  35 яшькә чаклы уйнадым. Ул вакытта театрда яшьләр күп түгел иде. Ә хәзер алар бар, Аллага шөкер. Театр яши.
Театрда узган елларны искә төшерсәк...
Н.Г:Тормыш бит ул шундый, барнәрсә дә шома гына бармый. Театрда да авыр чорлар була. Минем өчен иң авыры урталык чоры булды. Бу вакытта кеше тормышны башка төрле кабул итә, өметләр дә өзелеп бара. Уйнамаган вакытлар шактый күп булды.
Ә аннанөлкәнлек чоры башланды. Монда мин җиңел генә карт кешеләр рольләренә күчтем.Яшь чакта малайларны бик күп уйнадым. Иң рәхәт чор шул иде. Анда бизәнәсе дә юк, кыланасы да юк, ничек бар шулай уйныйсың, үзеңне шундый җиңел итеп хис итәсең. Мин әле хәзер дә рәхәтләнеп малайларны уйнар идем. Шушы егетләр рольләреннән соң,  ничектер “әбиләр”гә  күчүе җиңел булды. Карчыкларны “Бичура”да уйный башладым. Ул Фәрит Бикчәнтәевның диплом эше иде. Сәер карчык Күршекәйгә бик җиңел кереп киттем, рәхәтләнеп уйнадым. Аннан бер-бер артлы “Әни килде”ләр, башка спектакльләр китте.  
                     Холык-фигылегезгә каршы килгән рольләр булдымы?
Н.Г.:Булды. Бөтен рольләрне үзеңә генә туры китереп уйнасаң, кызык та булмый ул. Әйтик “Шәҗәрә”дә Сәлимәне уйнадым мин. ГУЛАГларда тәмәке тартып, аракы эчеп йөрсә дә, үзенең милләтенә, теленә тугърылыклы булып калган карчык. Ул бөтенләй минем характерыма туры килмәгән роль кебек иде. Әлеге дә баягы шул режиссерлар, шул ук Фәрит: “Син үзеңне белмисең, әле ачылмаган күпме  якларың бар”, –  диделәр. Һәм менә дөресен әйтим, ул үземне җиңеп чыккан, иң уңышлы рольләремнең берсе булды. Үзеңне җиңү, үзеңнән чыгып эшләү, бик күп көч сорый, әмма Сәлимә миңа тагын бер ягы белән истәлекле булды: үзебезнең театрның артистлары, сәхнәдәшләрем, иптәшләрем спектакльдән соң кереп мактаганнар иде. Ә бу бит сирәк була, чөнки театрда барыбер дә рольләр бүленеше, уйнау буенча көрәш бара. “Наилә, син, гомумән, икенче яктан ачылдың”, –  диделәр алар миңа. Театрда нәкъ менә тамашачы, сәхнәдәшләр алдында, хәтта  үз алдыңда  да артист икәнлегеңнеисбатларга кирәк.
Ә “Язмышыма рәхмәт” китабы ничек туды?
Н.Г.: Аны миңа “Шәһри Казан”ның корреспонденты, журналист Люция Хәбибуллина тәкъдим итте. Мин аңа: “Китче, кая инде?” дидем. Мин үлгән кешегә генә китап чыгарырга кирәк дигән фикердә идем. Ул: “Юк, юк, Наилә, әйдә чыгарыйк,  юбилеең җитә бит”, –  дип, директорга кереп, мине үгетләп йөрде. Аннан соң, китапта минем үземнең язмаларым күбрәк. Китабым үземә хуш килде. Чөнки ул  мине чыннан да ачты. Минем театрга ниндидер өлеш керткәнемне күрсәтте. Китап үзе бик матур итеп төзелде. Люциягә безнең Гөлнур Гыйматовабыз бик булышты. Һәрбер язманы, һәрбер бүлекне миңа күрсәтеп, бергәләшеп утырып эшләдек. Китапта миңа иң ошаганы шигырьләр. Үзем бик нык шигърият яратам, ә биредә һәрбер язма алар белән башлана. Китап табигатемә туры килә, анда ясалмалык юк. Бердәнбер миңа ошамаган әйбер – минем турыда язган журналлар, газеталар, шәхесләр фикере. Мин инде кызлардан “Зинхар өчен, азрак булсыннар әле”, –  дип сорадым. Үзем аларны укырга яратмыйм. Ә иң кадерле әйбер –  яраткан кешеләрем турында язмалар:  Ширъяздан абый Сарымсаковлар, минем башка остазларым, Фирдәвес дустым, Шәриф Хөсәенов, сәхнәдәш дусларым  турындагы өлеш кадерле. Балачагым, әти-әниләрем турындагы язмаларны яратам.  Аннары “Бикчәнтәевлар йолдыз”ы бик кадерле. Әлбәттә, театрда синнән соң буыннарны дәвам итүче булуы бик кадерле әйбер ул. Менә Фәрит тә театр баласы бит, хәзер оныгым Йосыф та шул исәптә. Ә мин үзем театрга балачактан тартыла идем инде. Үзем дә аңламыйча, аның дөньясына кереп киттем. Ничектер башка кеше булуымны мин күз алдыма да китерә алмыйм. Мин театр баласы, актриса булам дип хыялланып йөрдем.  Ул вакытта радиода төрле артистларның язмаларын, өзекләрен, спектакльләрен куялар иде. Үзем күбрәк русларныкын тыңладым.
Татар театрының киләчәген сез ничек күрәсез? Бүген театрларда барган тенденцияләрне кабул итәсезме?
Н.Г.: Безнең театр үзен саклый, Аллага шөкер. Әлбәттә, заманга ияреп китә торган яшь режиссерларыбыз бар. Әмма мин бүгенге театрны кабул итмим. Моны сезгә ачык итеп әйтә алам, чөнки хәзер, руслар әйтмешли, театрда “важно не что, а важно как”. Тышкы як белән мавыгып, кешене көлдерүләр беләнүзенә тартып, төп мәгънәне югалттыралар. Театрның бурычы нәрсә? Бер интервьюда Бикчәнтәев бик дөрес әйткән иде: “Театрның бурычы –  кешене үз-үзенә, үз асылына кайтару. Асылда кеше бик әйбәт ул”. Бу дөньяда кеше булып калырга кирәк. Башкаларга ияреп яшәп, кешелек үзенең асылын югалта. Театр – ул әлбәттә, уен инде. Халыкны мавыктырырга да кирәк, ләкин шул ук вакытта, мәгънәне, ни өчен бу тамашаның сәхнәгә чыгуын, нинди фикер алып баруыңны аз гына уйландырырга, кешене үз асылына кайтарырга кирәк, миңа калса. Шуңа күрә, миңа заман театрлары ошап бетми, чөнки алар кешене шаккаттырырга, тышкы эффектлар белән җәлеп итәргә, мавыктырырга тырышалар. Шуңа күрә, кайбер спектакльләрне карап, бик борчылып кайтам. Аннан соң, мин инде теге заман кешесе, безгә ошамаса да кабул итегез диләр,әмма мин андыйлардан түгел. Ошамый икән, ошамый инде миңа! Уен белән мәгънәне тәңгәл алып барырга кирәк.
Минем рухыма һәрнәрсә дә туры килмәскә мөмкин, әмма спектакль мине кузгатырга тиеш. Театр ул шундый инде. Һәр әйбернең сырт сөяге бар, һәм әсәрләрдә дә ул булырга тиеш. Син теләсә нәрсә эшлә, әммааны какшатма.Марсель Хәким улының әйтә торган сүзе бар иде:”Син сәхнәдә теләсәң, башыңда тор, тик башкалар синең ник башыңда торганыңны аңларга тиеш”.  Кешегә тамашадан мәгънә алу зарур. Бездә әле, Аллага шөкер, андый эстрада спектакльләре бик аз. Заманга ияреп китеп эшләнелгән “Бармы ришвәткә дәва?” бар. Әмма биредә Зөлфәтнең фикере әсәрне җыеп тота. Ә, мәсәлән, гафу итегез, “Мәхәббәт FM”ның әсәре дә юк бит. Кемнәрнедер кыландырып кына утыру – ул театр түгел. Ә “Дон  Жуан” исә, миллилеккә генә ябышып яту түгел, ул дәрәҗә! Ул киң дөньяга таралган әсәр, куелышы да нинди! Ә артистлары?! Тамашачы театрда иң беренче артистны карый, аңа ул кызык . Әмма кабатлап әйтим, безнең театрның, Аллага шөкер, үз юлы бар. Ул шул туры юлдан тайпылмый, милли рухны саклап яши.
Театрда бик күп яшь артистларыбыз бар. Сез кемнәрне өметле дип саныйсыз?
Н.Г.:Төп тотка урта буынга күчте. Андыйлардан Искәндәр Хәйруллин, Рамил Вәзиев, Радик Бариев, Минвәли Габдулин,  Илтөзәр Мөхәммәтвәлиев кебек артистларны атар идем. Бөтен спектакльләрне алар җиңеп чыгалар. Кемдер әйткән бит, син артист булганчы, башта кеше бул дип. Үзең яхшы булмасаң, сәхнәдә кешене ышандыра алмыйсың. Алар ул яктан да бик көчлеләр. Хәзер инде матур яшьләр дә килде: Гөлчәчәкләребез, аннан соң, Эмиль, Раил, Алмазларыбыз бар. Алар шулай ук бик өметле. “Бармы ришвәткә дәва?”дан Ирегебез үсеп, ачылып бара. Миңа шулай артистларыбыз артыннан күзәтү, үсешләрен күрү кызык. Димәк, театр яши. Әмма безнең татар театры – ул ирләр театры. Бездә ир-егетләр көчле, элек-электән үк аны тәнкыйтьчеләр дә әйтәләр иде. Хатын-кызлар беренчелекне алырга тырышсалар да, татар халкында һәрвакыт ир баш булды.
Сез шулай ук Казан мәдәният сәнгать университетында да күп еллар укыттыгыз. Соңгы елларда ни өчен шәкертләр алмыйсыз?
Н.Г.: Әйе, 5 чыгарылышым  бар. Үткән елдан башлап алмадым. Быел миңа курчак театрындагы “Живой план” дигән фәнне бирделәр. Бик нык каушыйм. Хәзер яшьләр дә икенче төрле, театр да башка. Мин балаларга туры киләм микән дип тә куям, чөнки алар инде өлгер, бөтен кирәкне үзләре беләләр. Әни әйтмешли, карында ук барысын да белеп туалар (көлә). Менә аларны тәрбияләп кара?! Минем төркемдә 4 кенә кыз. Алар белән уртак тел таптык. Мин үземә карата бик таләпчән. Алга таба нәрсә килепчыгар, әлегә белмим. Бер ел укытып карармын дип уйлыйм. Әмма моңарчы 5 төркемемне да әйбәт укыткан идем. Алар мине еш искә алалар, киләләр, котлыйлар. Бу юлы тулы туган көнемә төркем белән килделәр. Мин студентларымда ниндидер эз калдырганмын, күрәсең, чөнки  аларга үз балаларым кебек карадым, шулар өчен борчылдым. Әмма педагог һәм студентлар арасында ниндидер бер дистанция булырга тиеш. Ә миндә ул аксый. Нишләтәсең, минем холкым шундый, артык “опека” да була, аны миңа улым да еш искәртеп килә.

Ике сәгатьтән Наилә апага кабат сәхнәгә, яраткан тамашачысы каршына чыгасы. Янәдән дулкынлану кичерәсе, алкышларга сөенәсе...  Сүзен тәмамлап Наилә апа мондый сүзләр әйтте: 
Кеше бу дөньяда берүзе берни дә эшләми, янында яхшы кешеләрең булырга тиеш. Сине аңлый торган, сиңа ярдәм итә торган, кул суза торган. Минем турыда сөйләсәләр, язсалар,  мине театрның бер кыйпылчыгы  булуым тынычландыра. Халык күңеленә нәрсә беләндер керүем сөендерә”.  

1 комментарий: