понедельник, 19 декабря 2016 г.

Мөхәррир сүзе 

Урам ташларына карлар ява, 
Кар томалый чана юлларын... 
Карда шуа-шуа Алсу килә, 
Җиң эченә тыккан кулларын... 


Сәлам-сәлам, кадерле укучыбыз!
 Тулай торак тәрәзәсеннән тышка карадым да, ирексездән Такташның шушы шигыре искә төште бит әле. Гаҗәп! Әле кайчан гына сары яфрак яңгыры астында укырга бара идек, инде Алсу сыман кулларны җиң эченә тыгып кар тулы урам буйлап атлыйбыз. Бигрәк тиз үтә бу вакыт дигәннәре! 
Яңа ел җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Шушы матур кышкы көннәрдә чыршы тирәли әйләнеп, Кыш бабайдан бүләк көтеп ятасы, кар-бураннардан да курыкмыйча чаңгы-чана шуасы иде, ә! Юк шул, булмый. Яңа елдан бигрәк сессиягә санаулы көннәр калып бара дигән уй “шатландыра” хәзер без – студент халкын. Контроль эшләр, зачет, имтиханнар... Кайсына гына өлгерәсе?! Әле бит практика да бар: мәкалә, тәрҗемәләр әзерләргә кирәк. 
Шундый киеренке вакытта “Тугыз фикер”гә язарга вакыт тапканыгыз өчен зур рәхмәт, төркемдәшләрем. Өлгермәбез дип бик курыккан идем, әмма булдырдык бит – мәкаләләр әзер! 
Имтихан-зачетларны да шулай вакытында тапшырырга, сессияне җиңеллек белән ябып, киләсе елларга исән-сау керергә язсын!
Рәилә Вәлиуллина.

Комментариев нет:

Отправить комментарий