понедельник, 19 декабря 2016 г.

Бәйрәм белән!                                                                  Әлфия Гыймадиева


Яңа Ел, чыршылар һәм Кар кызы турында сез белмәгән 8 факт!



1. Месопотамия – Яңа елның туган җире
Тарихчылар фикеренчә, Яңа ел каршылау гадәте 4000 ел элек Месопатамиядә пәйда булган. Бераз соңрак Борынгы Рим халкы да Яңа елны каршылый башлаган. Баштарак ил башлыгы яңа елның кайчан башлануын үзе билгеләп барган: ул елны йә кыскарта, йә озынайта алган. Аннары Рим халкы Яңа елның башын беренче март дип кабул иткән. Ә инде б.э.к. 153 елда бу бәйрәмне 1 гыйнварда үткәрә башлаганнар, чөнки шул ук көнне алар яңа консулны сайлап алган булганнар.
2.Яңа ел бүләкләрен римлылар уйлап чыгарган
Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узачак дигән фикерне борынгы Рим халкы формалаштырган. Шуңа күрә бәйрәм көнне алар яхшылап күңел ачырга тырышканнар, үзара бүләк бирешкәннәр: баштарак төрле тәм-томнар бүләк ителсә, вакыт узгач бу рольне акча үти башлаган.
 3.Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итүне Петр Беренче тәкъдим иткән
1492 елга кадәр Рус илендә Яңа елны мартта каршылаганнар. Соңрак аны сентябрь аена күчергәннәр. Җәй буе эшләп, базларны азык белән тутыргач, бәйрәм итәргә дә ярый янәсе. Тик Петр Беренче илне Европача еллар санавына күчерергә карар кыла. Шулай итеп ел башы буларак беренче гыйнвар санала башлый, һәм бар халык җиде көн буена гөрләп бәйрәм итәргә тиеш була.
 4. Яңа ел чыршылары Рәсәйгә кайдан килгән?
Рәсәйгә Яңа елда чыршы кую гадәтен шулай ук Петр Беренче керткән. Бу яңалыкны халык яратмаган, чөнки элек-электән чыршы яхшы агач булып саналмаган. Шулай булса да бу гадәт безнең заманга хәтле килеп җиткән. Петр заманында чыршыларны бизәмәгәннәр – ул үзе бизәк булган.
                                      5. Нигә чыршылар түшәмдә асылынып торган?
Урта гасырларда Европада бизәү тәртипләре бөтенләй икенче булган. Мәсәлән, чыршы түшәмдә асылынып торган , ягъни очы белән аска карап торган. Бу күренешнең бернинди дә мәънәсе булмаган, бу бары тик көлке тудыру өчен генә эшләнгән.
Агач ботакларына төрле тәм-томнар эләлгәннәр һәм билгеләнгән бер вакытта чыршы торган бүлмәгә балаларны керткәннәр. Балалар шатланып, көлешеп, сикерә-сикерә чыршыдан шул тәм-томнарны өзеп ала торган була.
 6. Нигә чыршы өй эчендә куела башлаган?
1840-нчы елларда чыршы өйдә куела башлаган. Беренче булып агачны өйгә Петербургта яшәүче немецлар алып кергән. Алар чыршыны Яңа ел алдыннан ук куйганнар һәм ул Чукындыру бәйрәменә (Крещение) хәтле торган. Шәһәр халкына чыршы кую шул хәтле ошаган ки, алар үзләре дә немецлардан үрнәк ала башлаганнар. Бай кешеләр чыршыларын йөзекләр, алкалар, төрле баулар һәм мәрҗәннәр белән бизи торган булган. Бу гадәтне күреп алган крестьяннар чыршы базарлары ясый башлаганнар. Шулай итеп өйләргә чыршы кую бөтен ил буйлап таралган.
 7. Алмалар уңышы начар! Чыршы уенчыклары дөнья күрә
Унтугызынчы гасыр уртасында Рәсәйдә чыршыларны бизи башлаганнар.
Башта агачны шәмнәр һәм төрле ризык белән бизәгәннәр: алма, кәнфит, прәннек, шикәр, ипи йомшагы кулланганнар. Иң очында гадәттә йолдыз булган. Елтыравыклы шарлар якынча йөз ел элек барлыкка килгән. Алар уңыш начар булу сәбәпле пәйда булган дигән фикер бар. Ә 1870-нче елларда Америкада яшәүче телеграфист янгын чыгара алган шәмнәрне алмаштырыр өчен герляндалар уйлап чыгарган.
 8.Кар кызы Кыш Бабайның әбисе икән бит
Күбебез Кар кызын Кыш Бабайның оныгы дип саный, әмма бу алай түгел. Тарихта бераз тирәнрәк казынып карасак, ул аңа әби булып чыга икәнлегенә төшенәбез. Иң элеккеге әкиятләрдә Кар кызының исеме икенче. Аны Кострома дип атаганнар. Косторома борынгы славяннарда аграр алиһә булган. Шулай итеп Кыш Бабайның “оныгы” үзеннән олырак булып чыга.

Фото: We Heart It сайтыннан, 

http://unpictures.ru/images/1845834_snegurochka-ostrovskii-raskraska.jpg

http://m.maximonline.ru/images/th/100/1511/30926-MTNkNmRiYTQxMQ.jpg

Комментариев нет:

Отправить комментарий