понедельник, 19 декабря 2016 г.

Уңыш сере                                                                       Айсылу Хафизова

Гади һәм серле Сәйдә 


Яшь, әмма дәрәҗәле, халык җырларын башкарып тамашачының йөрәген яулаучы, “Голос. Дети” финалисткасы, яшь йолдызчык Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Тугыз фикер”нең укучыларына үзенең уңыш серен ачты.


Сәйдә, син инде тамашачы мәхәббәттен яулап, биек үрләргә менүеңне һаман дәвам итәсең. Син үзеңне уңышка ирешкәнсең дип уйлыйсыңмы?
С.М: Рәхмәт мактау сүзләрең өчен! Ләкин урысларда “Гасыр яшә, гасыр өйрән!” дигән мәкаль бар һәм мин бу фикер белән килешәм, ирешкән максатларга сокланып утырырга түгел, ә яңаларын яуларга кирәк!
Барлык танылган кешеләрдән дә: “Балаларыгыз сезнең кебек йолдыз булуларын телисезме?” дип сорыйлар. Синең кечкенә энекәшең бар, аның да синең кебек балачактан танылуын теләр идеңме?
С.М: Әйе, минем энем бар һәм мин аны бик яратам. Ул миңа кушылып җырларга тырыша һәм аның барып чыга дисщм, ялган булмас. Иң мөһиме – мин аның сәламәт, акыллы һәм намуслы кеше булып үсүен телим. Минемчә, ул тормышын нинди һөнәр белән бәйләргә икәнен үзе карар итәргә тиеш, ә мин һәрвакытта да аның янында булырмын һәм аның сайлавын хуплармын. Балачактан танылган шәхес булуның да начарлыгы юктыр дип уйлыйм, бу Аллаһ тәгалә тарафыннан бирелгән сынау дип саныйм мин.
Ә шәхси тормышыңа вакыт каламы?
С.М: Әлбәттә, концертлар булуга карамастан, мин шәхси тормышыма да, укуга да вакыт табам, монда миңа дусларым һәм әти-әнием зур ярдәм итәләр һәм таяныч булып торалар!
Сәйдә, син Казанның, Мәскәүнең хәтта башка илләрнең зур концерт залларында чыгыш ясыйсың һәм шул ук вакытта үз мәктәбендә дә затлы киемнәреңне киеп кечкенә генә сәхнәгә чыгарга ризалык бирәсең. Үзеңне андый чыгышлардан инде “үскәнсең” дип уйламыйсыңмы?
С.М: Юк, мин алай диеп уйламыйм. Мин үз мәктәбемнең сәхнәсендә чыгыш ясарга бик яратам. Һәм горурлык белән төрле бәйгеләрдә 16нчы татар-инглиз гимназиясенең исемен яклап катнашам.
Җитди темалардан ераклашып торыйк. Җырдан башка син нәрсәләр белән мавыгасың?
С.М: Мин бик чигәргә яратам, шулай ук рәсем ясау белән дә мавыгам. Буш вакытларым булганда китаплар укып ял итәм.
Ә яраткан җырларың нинди?
С.М: Бик баналь яңгыраса да, дөресе шул – күңелем татар халык җырларына тартыла. Аның моңы, “борылмалары” мине үзенә гашыйк итте.
Сәйдә, үзеңнең уңыш серең белән уртаклашмассыңмы икән?
С.М: Уңышымның сере шул – ул минем юк! Барлык уңышларым Аллаһ тәгаләдән килә дип ышанам мин.
Ә киләсе берничә елга нинди планнарың бар, сер булмаса?
С.М: Сер түгел. Минем өчен хәзер иң мөһиме уку. Уңышлы гына ОГЭ белән БДИны биреп, югары белем йортына укырга керү.
Бу елны тәмамлап, яңа елга нинди нәтиҗәләр ясап аяк басасың?
С.М: Узып баручы ел минем өчен бик уңышлы булды. Мин барлык эшләремә нәтиҗәләр ясап, яңа елга яңа максатлар белән керергә әзерләнәм. “Тугыз фикер”не якынлашып килүче яңа ел белән тәбриклим! Аллаһ барыбызга да сабырлык бирсен, үзенең рәхмәтеннән аермасын!

Фотолар Вконтакте сайтының Сәйдә Мөхәммәтҗанованың рәсми төркеменнән.

Комментариев нет:

Отправить комментарий