понедельник, 19 декабря 2016 г.

Тәрҗемә итәбез                                                     Айсылу Хафизова

КФУның бәллүр тавышы



Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты узды. Бәйгедә безнең Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты факультетының 3 курс студенты Нурзидә Вәлиуллина да көчен сынап карады. 

Ул I нче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды һәм шулай ук бәйгене оештыручы – Татарстан Республикасының мәдәният Министрлыгы дипломы белән дә бүләкләнде. “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми битендә Нурзидә әти-әниләренә, дусларына һәм укытучысы Люция Хәсәновага рәхмәтләр белдергән.

“Кфуның татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә бик зур рәхмәт әйтәсем килә! Чөнки биредә минем  җырчылык сәләтемне күрделәр! – дип дәвам итә Нурзидә. –Төркемдәшләрем, укытучыларым һәрвакытта да минем янәшәмдә иделәр, зур терәк булдылар һәм чын күңелләреннән җан аттылар. Минем көчләремә ышанганыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт! Сезгә дә шундый җиңүләргә ирешергә һәм онытылмаслык хисләр кичерергә насыйп булсын!”

Комментариев нет:

Отправить комментарий