пятница, 17 февраля 2017 г.

Студент тормышы                                         Айсылу Нигъмәтҗанова

Яңа көч туплап



Без укуыбызның тәүге ярты елын, ниһаять, төгәлләдек. Каникуллар башлангач та, төрлебез төрле якларга таралды. Булачак татар журналистлары беренче каникулны ничек үткәрде икән? Җавапны үзләреннән сорыйк әле. 





Айсылу, беренче семестрда буш вакытың бар идеме? Каникулда ниләр белән шөгыльләндең?
Айсылу Хафизова: “Беренче семестр миңа бик авыр бирелде, вакытның һәрбер секунды алтынга тиң икәнлеген аңладым. Язмалар, интервью әзерләргә, укуда калышмаска, курс эшен язарга кирәк дип,  кайчак йокларга да оныта идем. Әмма бу беренче курс, беренче семестр булганга, шулай авыр булгандыр, мөгаен. Хәзер инде җаен белдек, алга таба җиңелрәк булыр дип өметләнәм. 
Каникулларым исә бик яхшы узды. Беренче көннәрдә мәктәбемә барып кайттым. Классташларымның укудан зарланганнарын тыңлап, үз юлымны дөрес сайлаганмын икән дип сөендем. Шулай ук дуслар белән бергә вакытыбызны көн саен актив рәвештә үткәрергә тырыштык. Үземне ялкаулыкка ияләндермәс өчен эшләп тә алдым, сәхнәдә дә чыгышларым булды. Ә каникулның соңгы көннәрендә чынлап ял иттем, йокладым, вакытымны өйдә уздырдым. Бу яллар турында мин бик озак хыялланган идем, һәм алар файдага булды. Мин яңа көчләр тупладым  һәм үземне яңа семестрга керергә әзер дип саныйм”.
  Каникулымда истәлекле вакыйгалар күп булмады. Авылыбызда яшьләр юк дәрәҗәдә, клублар да ябык.  Әмма беркөн дуслар белән кич урамга чыккач, балаларның чана шуганын күреп алдык. Чыр-чу киләләр иде! Без дә аларга кызыктык. Тиз генә өйдән  чаналар алып килдек тә, бала-чагалар белән тау шудык. Шулай ук күрше Мөрәле авылында чаңгы ярышы булды: мин анда да катнаштым. Балалар да өлкән яшьтәгеләр дә ярышты. Халыкны тәмле коймаклар белән дә сыйладылар. Бу минем өчен бик күңелле, хәтердә калырдай көн булды”.




Әлфия, кышкы каникулларыңны ничек бәяләр идең?  Яңа семестрны башлау авыр булмадымы?
Әлфия Гыймадиева: “Әгәр каникуллар 5 баллы система буенча бәяләнсә, мин “4 ле” билгесен куяр идем, чөнки активлыгым җитеп бетмәде. Гадәттә мин ялларны өйдә үткәрәм, җәйләрен дачага кайтам. Бу юлы да шәһәрдә калдым, әйләнә-тирәдәге ыгы-зыгыдан ял иттем. Каникулымны үзем теләгәнчә үткәрдем дип әйтә алам: теләсәм китап укыдым, кино карадым, берәү дә артык борчымады, рухи яктан ял иттем. Шулай ук дусларым белән күрештек, гаиләбез белән авылга кайтып кунак булдык. Каникулның соңгы көннәрендә укырга бару теләге дә туа башлаган иде. Тик хәзер иртәләрен тору авыр. Әгәр университетка соңрак килергә яраса, минем өчен уку җиңелрәк булыр  иде. Хәзергә мин каникулда күнегелгәнкөн тәртибеннән чыга алмыйм”.

Илгиз, каникулың ничек узды? Ялларнәрсә белән истәлекле булды?
Илгиз Шәкүров: Быелгы кышкы каникуллар аеруча көтеп алынган булды, чөнки мин беренче тапкыр студент буларак ял иттем. Каникуллар, әлбәттә, өйдә узды. Ә әти-әни янындаүткән көннәр начар була алмый. Ялларда туйганчы йокладым, йорт эшләрен башкардым. Тагын мәктәпкә кунакка бару, студентлар очрашуы истә калды. Мәктәп елларында булган төрле хатирәләр, мизгелләр искә төште. Әмма алар миндә сагыну уятмый. Минемчә, үткәнне сагынудан мәгънә юк, аны бары искә төшереп алырга гына кирәк. Тулаем алганда, каникуллар шәп үтте. Мин бик канәгать”.

Раилә,  каникулларың күңелле уздымы?  Тормышыңда нинди үзгәрешләр булды?
Раилә Вәлиуллина: “Каникул бик шәп, 100 процент күңелле үтте дип әйтә алмыйм. Кунактан кунакка йөреп, төрле җирләргә барып тормадым. Шулай да минем өчен әти-әни янында булу бик рәхәт иде, чөнки уку вакытында авылга атнага бер генә кайттым. Каникулда гаиләмә йорт эшләрендә ярдәм итә алуым да сөендерде. Шәһәрдә вакытта аларга берни белән дә булыша алмагач, үземне кыен хис итә идем. Каникулда репетициягә йөрдем. Озакламый авыл халкы белән спектакль куярга җыенабыз. Шунлыктан кичләр күңелле үтә иде. Каникуллар күңелле генә түгел, файдалы да үтсен дип китаплар укыдым, журналистик практика да онытылмады: редактор белән  интернет аша элемтәгә кереп, мәкаләләр яздым. Көннәр салкын булуы, яисә дуслар белән бергәләшеп җыелыша алмавыбыз  сәбәпле,чана, чаңгы шуарга бара алмадым. Шунысы гына әзрәк кәефне кыра”. 


Алинә, каникуллар синдә нинди вакыйгалар белән истә калды?
Алинә Юнысова: “Каникулларбик яхшы башланып китте. Башта Казанда  кунакта булдым. Аннан авылга кайттым, өйдә ял иттем, кар көрәдем, чана-чаңгыда шудым, Мамадыш, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрен күреп кайттым.    Соңгысына интервью алу максаты белән бардым. Шуны да әйтеп үтәсем килә, хәзер чаңгыда шуарга чыкмыйлар икән,  басудан урман башына кадәр, каты җилдә көн саен үземә эз салырга туры килде.  Чана белән дә шул ук хәл. Хәзер бала-чага тау да шумый икән. Классташ кызларым белән таудан җилләр белән узышып,  “выжт!” итеп кенә шуып төшәргә теләсәк тә, эз булмау сәбәпле көрткә баттык, билдән карга чумдык. Аннан үзебез эз салып, шактый тырышканнан соң гына, шуа алдык.  Шулай ук, Ризат һәм Зинира Рамазановлар концерты булды, аларга ияреп, Гайсә Маликов та килде, хәтта 17 яшьлек бик оста баянчылары да бар иде. Шундый кызыклы, җанлы кичә булды ул. Шулай ук студентлар белән очрашуга да барып кайттым, мәктәп сагындыра. Анда инде балалар да аз. Ләкин укытучыларыбыз кичәгә ныклап әзерләнгәннәр, бәйрәм бик күңелле узды. Әле мин “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында да катнаштым. Конферансье булып чыгыш ясадым. Тырышлыклар бушка китмәде, икенче турга уздым”.

Назлыгөл,   синдә каникул нинди хисләр калдырды? Авылга кайткач, әти-әниең өй эшләренә күммәделәрме?
Назлыгөл Мәсәлимова: “Кайткач та, ике көн буена әти-әнием мине өрмәгән җиргә дә утыртмадылар, рәхәтләнеп ял иттем. Ләкин аннан соң, минем кунак тормышым бетте, “өй”гә эләктем. Һәркөн саен бүлмәләрне җыештырдым. Абыем-тәмлетамак соравы буенча,  камыр ризыклары пешердем. Моның миңа файдасы да тиде, әлбәттә. Мин яңадан яңа әйберләр пешерергә өйрәндем,  кулинария осталыгымны арттырдым.  Сериаллар карадым, күптәннән әзерләп куйган китапларымны укыдым, дусларым белән күрештем. Аларны күреп аралашу бик рәхәт булды, шактый үзгәргәнбез икән. Мине дә шәһәр чыныктырган: авылдан килгәндә әле дөньяга самими карашта идем, авырлыкның нәрсә икәнлеген белми идем. Хәзер бар проблемаларны үземә чишәргә туры килә.

Алинә,  каникулларын ничек үткәрде икән?

Алинә Сысоева: “Каникулларда мин бер нәрсәне аңладым: бер урында гына утыра белмим икән, миңа  активлык кирәк. Шунлыктан,  мин ялларда эшләдем һәм мөмкин булган барлык проектларда катнашырга тырыштым. Төрле мәкаләләр яздым, үземне беренче тапкыр “Сәләт-Бәләкәч” сменасында медиа-төркем вәкиле буларак сынап карадым. Шулай ук “Безнең фикер” татарча дебатын үстерергә һәм җәелдерергә тырыштым, “Сәмрух” премиясенең сайлап алу этабында катнаштым. Биләрдә үткән сменаны күңелле булыр дип көткән идем, ә ул мин уйлаганнан да шәбрәк булды: саф һава, тирә-юньдәгеләрнең җылы мөнәсәбәте, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган  ачык кешеләр. Остазларыбыз да һәрдаим безгә яхшы киңәшләрен бирделәр, юл күрсәттеләр, терәк булдылар. Мин “Сәләт Медиа” мәктәбенә бик рәхмәтле. Бергәләшеп үткәргән көннәр файдалы һәм кирәкле тәҗрибә булды дип саныйм”.

Превью фотосы: Алинә Сысоева
Фотолар респондентларның шәхси архивларыннан алынды

Комментариев нет:

Отправить комментарий