пятница, 17 февраля 2017 г.

КФУ тормышы                                                               Раилә Вәлиуллина

Чебешләрне кышын саныйлар


Сессия тәмам. Ничәмә-ничә  студентны төн йокыларыннан мәхрүм иткән чор артта калды. “Ура!” кычкырып өйләргә кышкы каникулларга таралыштык. Имтихан биреп кайткан балаларга урынның түрдәгесе, ризыкның да тәмлесе генә эләкте. Рәхәтләнеп ял иттек! Әмма тәмле әйбер күп булмый, дигәндәй, яллар да тәмамланды. Яңа көчләр, яхшы кәеф белән уку йортыбыз диварларына кире кайттык.
 Яңа семестрга керешкәнче беренчесенә нәтиҗә ясап үтик әле. Кафедрабыздагы уку-укыту мәсьәләләрен Васил Заһит улы Гарифуллиннан да яхшы белүче юктыр. Шуңа да узган сессиягә нәтиҗә ясау үтенече белән аңа мөрәҗәгать иттек.

Гомумән алганда, без уку йомгаклары белән канәгать”, – дип белдерде Васил Заһит улы. Башка бүлекләр, кафедралар белән чагыштырганда безнең бурычлы студентларыбыз күп түгел – бармак белән генә санарлык икән. Күпчелеге икенче һәм өченче курсларда, ә башкаларында бурычлы студентлар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Мисал итеп кафедра мөдире беренче курсны китерде.
Ни өчен сессия вакытында ябылмый кала? Иң беренче сәбәп – укучыларга җитди таләпләр куелу, белемнәр югары критерий буенча бәяләнү. Икенчесе – студентның биремнәрне вакытында үтәмәве, дәресләр калдыруы. “Ябылмый калган сессиянең бөтен бәласе шунда. Ел саен кабатлана торган әлеге проблемабыз бу семестрда да калды”, – ди Васил Заһит улы.
Читтән торып укучылар турында да әйтеп китик. Кафедра мөдире әйтүенчә, быел читтән торып укучылар  10 кешедән торган шактый зур гына “армия” белән килеп кергән. Алар арасында журналистика өлкәсендә эшләүчеләр дә, язучылар да бар. Хәтта язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов та бездә белем ала икән.
Элекке чор белән чагыштырганда, читтән торып укучыларның яңа проблемалары барлыкка килгән һәм алар, иң беренче чиратта, укуның үз үзенчәлеге белән бәйле. Өстәвенә кайбер студентлар дәүләт эшендә түгел, ә шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куялар. Җитәкчеләр исә сессия вакытында үз хезмәткәрләрен эштән җибәрергә ашыкмыйлар. Шул сәбәпле “койрыклы” студент сафлары арта икән.
Шулай да сессия 95 процент өлгереш белән тәмамланган. Васил Заһит улы сүзләренә караганда, бу – уңай нәтиҗә. Ә бурычы калган студентларга килгәндә, кафедра мөдире бу проблема озакламый хәл ителер дигән өметтә кала. 

Комментариев нет:

Отправить комментарий