вторник, 7 марта 2017 г.

Безнекеләр                                                                  Назлыгөл Масалимова

Зөлфәт Зиннуров: “Тормыш бер генә килә!”


Талантлы кеше бар яктан да талантлы була диләр. Андый кешеләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Казан Федераль Университетының татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган, үзен телевизион, радио тапшырулар алып баручысы, җырчы буларак таныткан Зөлфәт Зиннуров.

Зөлфәт абый, сез дә кайчандыр студент булгансыз. Ул еллар нәрсә белән исегездә калган?
“Студент еллар күңелле үтте”, – дип, һәр студент әйтергә тиештер, миңа калса. Иң истә калганы, әлбәттә, тулай торак белән бәйле хатирәләр, имтиханнарны тапшырганнан соң төркемдәшләр белән кая да булса барып күңел ачулар. Имтиханнар вакытында дулкынланып, куркыбрак йөргән чаклар да булгандыр. Шул вакытта төркемдәшләрнең терәк була белүләре күңелгә кереп калган. Ул хатирәләрне сагынып искә аласың. Гомумән, башкача булмыйдыр да. “Минем студент еллар күңелсез үтте, кире әйләнеп кайтмас идем”, – дип әйтүчеләрне күргәнем булмады. Юктыр да андый кешеләр. Әллә бармы? (көлә).

Хәзерге тулай торакларда яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу яктан безнең чор студентларына уңыш елмайды. Ә сез нинди шартларда яшәдегез?
Безнең заманда андый яхшы шартлар булмады. Мәсәлән, душ беренче катта гына иде. Анда теләгән вакытта йөреп булмады, ниндидер аерым бер көне, сәгате билгеләнгән. Һәр блокта сигез бүлмә, дүртесе дүрт кешелек, калганнарында өчешәрләп торалар иде. Шуның кадәр халыкка ике электр плитәсе билгеләнгән, әле аның берсе эшләми дә иде. Чиратлашып ашарга пешердек. Болай ризыкны алып китүләр булмаса да, пешкәнче, йә тәрәз төбендә китап укый идек, йә бүлмә ишеген ачык калдырып, кем кергәнен караштыра идек.

Студент чакта багышлау ничек узды?
Без багышлауга Иске Казанга бардык. Укытучыларыбыз да килде. Үз гомеремдә багышлауны ике тапкыр гына калдырганым булгандыр, анысы да чара урманда узмау сәбәпле. Һәр елны барырга тырышам, бик күңелле бит ул. Электричкада гитарада уйнап, җырлап барганнар истә калган. Безнең заманда кыерсытулар да бар иде. Ә багышлау студентларны бердәм итә. Шуңа да ул студент тормышында бик мөһим роль уйный дип саныйм.

Һәр студентның, ах-вах килеп, семестр буе укыймыча йөргәнен тиз арада куып җитәргә тырышу вакыты була. Ул да булса имтиханнар чоры. Сезнең иң курыккан сынавыгыз нинди фәннән булды?

Чит ил әдәбиятыннан. Безне Алеева  Елена Загидовна укытты. Әлеге имтиханга бик озак әзерләнергә туры килде. Ләкин зачетны беренче тапкырдан тапшыра алмый калдым. Бүтән килеп йөрмәскә куштылар. Шулай итеп, өстәмә сессиягә калган чаклар да булды.

Сез замана белән бер адымда: “Вконтакте” челтәрен, “Инстаграм”ны еш кулланасыз. Яңа гына төркемдәшләрегез белән төшкән фотосурәт керттегез. Алар белән еш аралашасызмы?
 Төркемдәшләремне еш күрергә туры килми. Минем кебек телевидение тирәсендә бөтерелгән кешеләр белән генә очрашам. Мәсәлән, Алия Исрафилова, Нияз Рахман белән еш күрешәм. Укып бетергәч, бөтенебез дә журналистика юлын сайламады: кемдер банкта, кемдер сәүдә өлкәсендә үз урынын тапты.  Шулай да бер-беребезнең хәлләрен белергә вакыт табарга тырышабыз. Гадәттә, беренче сентябрь көнне “таба”да очрашабыз. Фотога килгәндә исә, аның тарихы болаерак: “WhatsApp” та төркемдәшләргә хат яздым, очрашу көнен билгеләдек. Төркемебез 1302 булганга, 13 февральдә күрешергә дип сүз куештык. Студент елларын искә төшереп, ресторанда күңелле генә вакыт уздырдык. Гомер үтә дә китә бит ул, аны кайтарып булмый. Мөмкин булганда, очрашып калырга кирәк.

Инстаграмыгыздан күренгәнчә, актив тормыш алып барасыз. Күптән түгел пейнтбол уйнарга барып кайттыгыз. Ә студент елларында нинди шөгыльләрегез бар иде?
Униксның спорт залына йөри идем. Анда гадәти тренажерларда шөгыльләндем.  Фитнес белән кысыксындым. Вакыт узу белән спортка вакыт калмады. Хәзер менә яңадан кысыксынып киттем, ял көннәрендә дусларым белән мини футбол уйныйбыз. 
Пейнтболга да күптән барган юк иде, бик күңелле булды. Эмоцияләр ташып торды, яхшы кәеф белән таралыштык. Кечкенәдән мылтыклар ясап уйнап үскән малайлар бит без. Монда, чын булмаса да, мылтыклар бар. Үзенә күрә бер балачакка кайту булды. 

Гаҗәп, әлбәттә, әмма ТНВга практика үтәргә барганда, редакция ишеген ачарга базмый куркып торгансыз, дип укыдым. Оялчан студент егет үзендә ничек көч таба алды? Куркуны җиңәргә нәрсә этәргеч бирде?
Аерым алганда, нәрсә этәргеч биргәнен әйтә алмыйм. Кызыксынуым көчле булгандыр. Хәзер мин икенче төрлерәк фикер йөртәм. Кайвакыт икеләнеп калган чак та була. Ул вакытта үз-үземә “Тормыш бер генә килә!” – дип әйтергә яратам. Минем девиз ул. Эшләп карамыйча үкенеп яшәүең бар. Барып чыгамы юкмы, анысы мөһим түгел. 

Иҗат юлыгыз телевидениедә башланган, әмма аның блән генә чикләнмәгәнсез. Җырларыгыз турында да сөйләшик әле. Аларның күбесе шансон жанрында язылган. Үзегезне башка жанрларда да сынап карарга теләмисезме?
Экспериментлар ясыйсым килә. Мин җырлаган җырлар шансон һәм рок. Шулай да, реп яздырып карыйсым килә. Кызык өчен, үземә генә. Ләкин әлегә андый текстның туры килгәне булмады.
Китап та чыгарасыз дип ишеттем ...
 Әйе, әтием истәлегенә карата китапны сеңлем белән чыгарырга йорибез. Әлеге китапта аның дусларының фикерләре, фотосурәтләре, истәлекләре тупланачак. Әлеге эш белән сеңлем шөгыльләнә. 

      Хәзерге студентлар белән аерымлык нидә дип саныйсыз?
Дөресен генә әйткәндә, хәзерге студентлар белән аралашканым юк, әйтә алмыйм. Бүгенге көн студентлары аралашучанрак, мөгаен. Аларның мөмкинлекләре күбрәк.

Аларга нинди киңәш бирер идегез?
Укып кына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Мин бу турыда үземнең кызыма да әйтәм. Китап укын кына шул китапнын авторының фикере белән яши башларга мөмкин. Аралашып, кеше фикерен тыңлап, үзеңнең фикереңне булдырырга кирәк. 

                                                                                        Фото: респодентның шәхси архивнан.

Комментариев нет:

Отправить комментарий