пятница, 10 марта 2017 г.

Фикер                                                                            Раилә Вәлиуллина

Сукырлыктан дәвалаган җиде адым


   Ул көнне әллә нидән  балтасы суга төшкән кешедәй йөрдем. Атна буе көтеп тә авылга кайта алмавымнан кәефем кырылдымы, күңелсез хатирәләр искә төшеп шулай булдымы, белмим.
     Шулай уйга чумып, бар дөньясына үпкәләп, Проспект метросыннан чыгып барам. Халык эскалаторга таба агыла. Алдымнан, әкрен генә атлап, бер яшь кенә егет бара. Аны, калган кешеләрне тизрәк узып китәргә исәп. Алны-артны күрми шулай ашыгып атлый идем, алда барган егет кинәт кенә эскалаторга таба барган җиреннән кырыйга тайпылды. Үзе һаман бара да бара. Нишләргә җыена икән бу дип аптырап калдым. Яхшылабрак карагач, егетнең кулында озын гына бер таяк барлыгын күрдем. Ул шуның белән метро идәненә суккалап бара. Әкрен булса да ышанычлы адымнар белән атлаган егетнең күзләре күрми дип кем уйлаган! Мин аптырап басып торган арада, баласын иярткән яшь кенә бер ханым егетне беләгеннән тотып эскалатор янына алып килде. Менеп җиткәнче егетне күз алдыннан югалтмаска тырыштым (арада ярдәм күрсәткән ханым һәм тагын берничә кеше), эскалатордан төшкәндә егылмасмы дип борчылдым. Шөкер, юлны исән-имин үтте. Әмма төшкәч тә турникет ягына дөрес борылмады. Бу юлы инде егетне кулыннан  үзем тотып алдым. Киртәне узгач, ул, рәхмәтен әйтеп юлны мөстәкыйль дәвам итте. Кырлы-кырлы сары сукмакка таягы белән кагылып вак-вак атлап китте. Мин дә үз юлымны дәвам иткән булсам ярагандыр, әмма егетне калдырып китәсем килмәде, никтер күңелем тартмады. Шуңа да адымымны әкренәйтеп, үзенә сиздерми генә, көтә-көтә егетнең алдыннан бардым. Борылышта кабат юлдан тайпылгач, янә кулыннан тоттым. Шуннан соң ычкындырмадым да, чөнки алда ике биек баскыч. Аллаһның рәхмәте белән аларын да исән-сау менеп җиттек. Ишекне ачып чыгарырга дип талпынган идем, өлгермәдем: монда беренче генә йөрүе түгелдер, күрәсең, егет ишкне үзе ачты. Урамда аны дуслары көтеп тора иде. Шау-гөр килеп сәламләштеләр. Тавышларында ник бер кызгану, уңайсызлану булсын! Дуслар көлешә-көлешә сөйләшеп калдылар, ә мин юлымны дәвам иттем.
    Үзем атлыйм, үзем һаман шул сукыр егетне уйлыйм: ничә ел шулай караңгылык эчендә яши? ни йөрәк белән юлга ялгызы чыгып китә икән? Аның ни кичергәнен әз генә булса да күз алдына китерер өчен күзләремне йомып барып карадым. Тирә-юньдәгеләр, бәлки, урам уртасында йомык күз белән баручы кызга сәерсенеп тә караганнардыр, әмма бу вакытта минем өчен кешеләрнең ни уйлавы мөһим түгел иде. Күпме шулай йөрдең? диярсез. Озак түгел, күп булса, 7-8 адым атлаганмындыр. Әмма бөтен кәефемне, фикеремне, дөньяга карашымны үзгәртергә шушы аралык җитә калды...
   Күзләремне ачкач та зәп-зәңгәр күк йөзен, яздагыча балкыган кояшны, аклыгын югалтып өлгергән карны, каршыма килгән кешеләрнең йөзләрен күрдем. Әйе, үз күзләрем белән күрдем! Алай гына да түгел, колагым да ишетә, аяк-кулларым да сәламәт икән бит минем. Мең шөкер, авыз тутырып “әти”, “әни” дип әйтә алам. Үземнең нинди бәхетле кеше икәнемне белми дә йөргәнмен ләбаса! Юк, егет түгел, мин үзем сукыр булганмын икән.
     Ничек бу тау кадәр бәхетне элегрәк күрмәдем? Һәм сукырлык, чукраклык яки башка авыруны Аллаһ сынавы дип кабул итеп, күңелен төшермичә, һәр мизгелгә шатланып яшәүчеләр барында вак-төяк мәшәкатьләргә күңелемне төшерергә, зарланырга хакым бар идеме?
    Юк. Мин моны әле аңладым. Сез дә аңласагыз иде, дуслар. Әгәр ишегегезне кайгы җиле килеп каккан икән, кемнедер гаепләгәнче, бар дөньяга ачу саклый башлаганчы шуны исегезгә төшерегез: сездән дә авыррак хәлдә калучылар бар. Ашарына ризыгы, кияргә киеме, торыр җире, сәламәтлеге бар икән, кеше бәхетле! Ышанмасагыз, күз йомып, үзегез җиде адым атлап карагыз...

1 комментарий:

  1. Бу яшьтә үк аңлавың яхшы, алга таба да бу тормыш "фильтры" камилләшергә ярдәм итәр.

    ОтветитьУдалить