Үтеп барышлый Айсылу Хафизова
Туган илдә олтанмы...
Беркөнне гитараны төзәтергә диеп шәһәрнең чигенә торак мәйданына киттем әле.
Белмәгән җирләрем булгач, таксида барырга булдым, таксист абый кайларга юл
тотканымны белгәч: “тагын да “якынрак” җирдә таба алмадыгызмы сон?” дип шаяртты
һәм “шәһәрнен бер башыннан икенче башына..” дип тә куйды. Казан гитара
төзәтүчеләргә бай түгел, бу останың бәяләмәләре дә яхшы бит, имеш, нишлисен, барасын
инде.
Килеп җиткәч, эш урынының офис булып чыкмавын күрдем. Мактаулы оста үз
өендә генә кабул итә икән. Лифттан чыгуга, шыр ачык ишеккә тап булгач, аптырап
куйдым, фатирның ишеген теләсә кем керә алырлык итеп ачып кую, бик сәер тоелды.
Оялып кына бусаганы атлагач, каршыма ике ир кеше чыкты, икесе дә бу дөнья
кешеләренә охшамаганнар, озын чәчлеләр, кара киемнәрдән. Кайсысы төзәтүче
икәнен белмәгәнлектән, икесе белән дә исәнләштем һәм шундый тышкы кыяфәтләренә
карамастан, алар да минем белән мөлаем елмаеп исәнләштеләр. Әмма бу ир-атларның
берсе дә миңа кирәкле кеше булып чыкмады. Оста, бүлмәсеннән чыгып, каршы алды
һәм гитараны кулларымнан алып, миңа да өс-киемемне калдырып, шул бүлмәгә узарга
кушты. Бүлмәдә мин тагын үзем кебек аптыраган егетне күрдем. Тик бүлмәнең эчендә
дөньямны онытып, авызымны ачып калдым.
Шул вакытта ишек төбеннән “бай”,
“велком” кебек слэнг сүзләре колакка ишетелде. Бүлмә исә, төрле кораллар,
гитара җиһазлары һәм башка кирәкле чүп-чар белән тулган иде. Ә останың эш
өстәле янында, диварда гитараның нинди генә төрләре эленеп тормый иде: акустик,
электро, бас. Чират минем гитарага да җитте, 10 минут та үтмәде, гитарамны
көйләп тә куйды. Оста әле кылларны да көйләп бирде һәм эшен бетергәч,
виртуозларча кылларда бармаклары белән йөгереп чыгып, искитмәле көй чыгарды,
останың төзәтүдә генә түгел, ә музыкаль яктан да талантлы икәне ачылды. Гитараны
алып инде китәргә җыенгач: “Тикшереп карагыз, бәлки мин сезне алдаганмындыр, бу
дөньяда бер кемгә дә ышанып булмый”, диде ул.
Бу кызыклы гына очрашудан соң, бу останың социаль челтәрендәге битенә
кердем. Остабызның исеме Тимур Әйбәтов икән (фамилиясе әллә чын, әллә юк).
Ныклабрак тикшергәч, бу гади генә үз өендә гитаралар төзәтеп утыручының − Казанның танылган “Волга-Волга” музыкаль
төркеменең катнашучысы икәнен белдем. Әйе, шулай гади генә үз өенә чакырып,
гитаралар төзәтүче, чит илләргә гастрольләр белән өйрүче, виртуоз музыка әһеле,
“Ленинград”, Ёлка, Филипп Киркоров кебек рус артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш
ясаучы талантлы, ләкин үз шәһәрендә беркемгә дә таныш булмаган шәхес булып
чыкты...
Комментариев нет:
Отправить комментарий