вторник, 14 марта 2017 г.

Үтеп барышлый                                                                    Алинә Юнысова

Чәчәкләрнең нигә кирәге бар?


Яз айларына да аяк бастык. Димәк, 8 март – халыкара хатын-кызлар көне дә якынлашкан. Өлкән яшьтәге генә түгел, барлык гүзәл затлар да бу күркәм бәйрәмне зарыгып көтеп алалар. Ир-егетләргә дә, ниһаять, әниләренә, апаларына һәм сөйгән ярларына бүләк кайгыртырга вакыт килеп җитте. Хатын-кызлар ел саен үзенчәлекле бүләккә өмет итәләр. Сөйгән яры кулдан эшләнгән сувенир, “Сваровскидан” затлы беләзек бүләк итәрме, Казанның үзәк районнары күренеп торган җирдә, “күкнең җиденче катында” романтик кичә уздырырмы? Хәер, санап китсәң, бүләкләрнең төре су буе кадәр дә булыр, һәм шулар арасыннан берәр гүзәл зат үзенә хуш килгән бүләкне тапмаска да мөмкин әле. Егетләр исә озак баш ватып тормый: күбесе метро тирәсендә төрледән-төрле лалә чәчәге сатучыларга гына мөрәҗәгать итәләр. Ә бәйрәм көнендә сөйгән ярларын чынлап шаккаттырырга теләүчеләргә, сабырлык кына телисе кала. 8 нче март узгач, Казанда "Кольцо" сәүдә үзәгенә килеп, бераз кибетләрдә йөргәннән соң, ял итәргә утырып торасың. Ә утырып, бераз күзәтә башласаң –монда инде кызыклар башлана. Дөньяга әле яңа туган сабый кебек тирә-юньдәгеләрне карап, шаккатып утырасың. Тыз-быз йөргәндә аларга игътибар да итмисең икән: нәрсә кигән, йөзе, килеш-килбәте нинди... Шәһәрнең үзәгендә булгангамы икән, халык конвейердагы кебек – һәр кешенең үз эше. Кемдер “Соң булса да, уң булсын”, – дип, “онытылган” бүләкне эзли. Әнә, кулга-кул тотынышып яшь пар үзып бара. Кызның кулында чәчәк бәйләме. Сөйгәне нәрсәдер сөйли, ә кыз исә, бар дөньясын онытып, тирә-юньне күзәтә. Дөресрәге, күзәтми дә, ә шатлыгыннан бар җирне иңлисе килә аның, шул ук арада “Йөз дә бер җирне күз карашы белән кичереп буламы?” дигән тигезләмә чишә. Эченә мәхәббәте сыймый кызның. Лаләдә микән соң эш? Ә бәлки, аның нәкъ бәйрәм алдыннан яңа хисләр бөреләнеп килгән чагыдыр...

Комментариев нет:

Отправить комментарий