вторник, 14 марта 2017 г.

                                                                                        Алинә Юнысова

Яшик әле сөенеп

Яна, яна, яна, яна төсле,
Минем йөрәк кебек бар галәм.
Танылган шагыйрь, оста журналист, кайгыртучан әти, өч китап авторы...  Сүз, иҗади шәхес, Камил Сәгадәт турында бара. Кәбисә елында, нәкъ 29 нчы февральдә дөньяга килгән шагыйрьнең, 27 нче февраль көнне Язучылар берлегендә 65 яшь тулу уңаеннан “Яшик әле сөенеп” дип аталган әдәби-музыкаль кичәсе узды.
Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин (Сәгадәт) 1952 нче елда Спас районы Иске Рәҗәп авылында дөньяга килә. Бүгенге көндә ул – шагыйрь һәм журналист буларак танылган шәхесләрнең берсе. “Я шагыйрь буласың, я журналист. Ләкин Камил абый – шуларның икесен дә бутаган шәхес”, – дип әйтә “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире – Миңназыйм Сәфәров. Әйе, Камил ага Сәгадәт иҗатын ике яклап үстерә. Шуның өстенә әле аның күп шигырьләре көйгә салынган. Әлеге кичәдә аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны танылган җырчыларыбыз Зөһрә Шәрифуллина, Мирсәет Сөнгәтуллин, Искәндәр Биктаһиров, Илсөя Ганиуллина башкарып үтте.
Камил Сәгадәтнең иҗат юлы бик иртә башланып китә. Күп кенә яшь шагыйрь, журналистлар кебек ул да мәктәптә укыган вакытта туган районында нәшер ителүче “Яңа тормыш” һәм “Татарстан яшьләре”, “Яшь ленинчы”, “Ялкын” кебек республика газета-журналларында үзенең каләмен чарлый. Мәктәпне тәмамлагач та, башка өлкә буенча китмәячәген аңлый ул һәм 1969 нчы елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Һөнәрне үзләштергәч тә, журналист буларак эшчәнлеген телевидениедә башлый. Ә 1992 нче елдан алып һәм хәзерге көнгәчә “Ватаным Татарстан” газетасында бүлек мөхәррире хезмәтен башкара. Биредә ул күбесенчә авыл хуҗалыгы тормышы турында яза. Күбесенчә дип әйтү генә дә дөрес булмас, ә бөтенләе белән авылны, табигатьне яраткан кеше буларак әлеге өлкәне газета укучыларына аңлаешлы итеп ачып бирә, теманы актуаль, кызыклы итеп күрсәтә. Шул хөрмәттән кичәдә үзенең сүзен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнур Хәбибуллина да җиткерде:
 "Беренчедән, сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән юбилеегыз белән котлыйм. Сезнең белән, дөрестән дә, күп еллар буена хезмәттәшлек иттек. Нәкъ менә сезнең язмаларыгыз буенча газета укучылар авыл хуҗалыгы оешмалары, анда хезмәт куючы шәхесләр белән таныштылар. Моның өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез", – дип тәмамлады ул үз сүзен.
Кичәдә Камил ага Сәгадәт белән бергә тормыш юлын үткән дуслары, туганнары күп җыелган иде. Шагыйрь белән укыган Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиевлар, студент елларын искә төшереп, юбилярны яшьлек елларына кайтардылар.
 "Син бик күп язасың – минем исем китә, хәтта без язган шигырьләргә дә урын калмый, – дип елмаеп сүзен башлады танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин. – Иҗатта гына түгел, тормышта да бик уңган кеше булып чыктың. Гаиләң, балаларың ихтирамга лаек. 65 яшькә җитеп шундый байлыгың булу, иҗат чишмәңнең саекмавы – олы бәхет. Син мондый кичәләрне уздырып йөрмәдең. Башкалар төрле чараларда булганда, эшләдең, һәм мин моны дөрес гамәл дип әйтә алам, чөнки синең киләчәккә калдырырга иҗади байлыгың шактый тупланды".
Камил Сәгадәтнең гаиләсендә барысы да иҗатка гашыйк кешеләр. Улы Илдар Сәгъдәтшин дә – Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе. Балачакта булган хатирәләрне исенә төшереп үтте ул үз чиратында.

"Студент чак, кесә буш, шуңа мин әтигә килеп, “Әнинең дә акча биргәне юк” дигәч, әти акча бирә иде. Аннан шулай дип әни янына барам. Шуңа минем акчага тилмереп яшәгән чак булмады", – дип көлә ул. 
 Кичәдә шулай ук уллары Илдар һәм кызлары Диләрәнең әнисе Фәйрүзә Мөслимова да сүз алды:
"Магнитның ике полюсы була: уңай һәм тискәре. Без Камил белән икебез дә уңай полюслы булып чыктык. Шуңа күрә безгә еш кына бер-беребездән ерагаерга туры килде. Ләкин, Аллага шөкер, хәзерге көндә дус булып яшибез".
Балаларының сүзләренә караганда, Камил Сәгадәтнең җор теле бөтен туганнарны бер тирәгә җыя ала. Нәрсә турында сөйләшә башламасыннар, Камил аганың,  һичшиксез, берәр хикәясе табыла. Хуҗалыгы булгач, Камил Сәгадәт иртән торып кош-кортларны карарга чыгып китә. “Хәтта һәр тавыкның үз исеме бар” –  дип елмая алар. Тормышны шулай яратуы, иртәләрен җыр белән башлавы аның якыннарында соклану тудыра. Туганнарында гына түгел, бу соклану Камил Сәгадәтнең иҗаты белән таныш булган һәрбер кешедә бардыр, мөгаен.
Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та шундый ук фикердә:
"Исемең җисемеңә туры килеп тора. Чыннан да, син бар яктан камил кеше. Иҗатың, публицистик әсәрләрең, тыйнаклыгың өчен дә без сине хөрмәт итәбез. Син беркайчан да язучылар арасында шаулап, гөрләп, буталып йөрмисең. Әкрен генә үз эшеңне башкарып, яхшы нәтиҗә күрсәтәсең", – дип, истәлекле бүләкләр тапшырды драматург.
Язучылар берлеге рәисе сүзләрендә караганда, биредә кичәләр күп үтә, тик халык кына йөрми. Шулай да Камил Сәгадәтнең иҗат кичәсенә мәртәбәле кунаклар күп килгән иде. Аңа да карамастан, Данил Салихов залга үпкә барлыгын әйтте. Ни өчен дигәндә, буш урыннар шактый иде. Халык акча түләп башка концерт-тамашаларга йөри, ләкин бушка булган мондый иҗади кичәләр турында әллә белми кала, әллә килергә теләкләре юк.
Камил ага Сәгадәтне ишетеп тә, әлегәчә күрмәгән кешеләр аның нинди зур талантка, иҗади байлыкка ия шәхес икәнен белеп, таң калдылар. Дөрестән дә, Камил Сәгадәт – иҗат өлкәсендә тирән эз калдыручы кеше, аның матбугатта басылып чыккан илледән артык шигыренә көй иҗат ителгән.
“Кыскалыкта – осталык” дигәндәй, Камил ага Сәгадәт бу кичәдә артык күп сөйләмәде. Бәлки шулай тиеш булгангадыр. Бары тик иҗатташ дусларының котлау сүзләрен тыңлап, истәлекле бүләкләр кабул итеп, чын күңелдән сөенеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Комментариев нет:

Отправить комментарий