вторник, 7 марта 2017 г.


Студент тормышы                                                                     Айсылу Нигъмәтҗанова

Төрекчә дә яхшы бел!

Казан федераль университеты мәктәп укучыларына да, студентларга да төрле бәйгеләрне еш үткәрә. 19-20 нче февральдә Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты төрек теле буенча белемнәрен сынап карарга теләүче студентларга үз ишекләрен ачты.

Төрек теле буенча олимпиада КФУда беренче тапкыр үткәрелә. Ул Төркиянең тарихы, географиясе, гореф-гадәтләре, әдәбияты, мәдәнияте белән таныштыру һәм укучыларда әлеге телгә карата мәхәббәт уяту, иҗади мөмкинлекләрен арттыруга юнәтелгән иде.
Олимпиада 8 төрле номинациядә узды. Укучылар үзләрен сөйләм һәм язма, тәрҗемә ясау, шигырь сөйләү, җырлау, фото һәм видео бәйгеләрендә, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль конкурсында сынап карадылар. Видео һәм “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” конкурсларында катнашучылар командаларга бүленеп көч сынашты. 
Жюри әгъзалары арасында КФУ укытучылары Илсур Нәфыйков, Энҗе Садыйкова да, төрек мәдәниятенең төрле өлкәсендәге белгечләр дә, Төркиядән килеп, аспирантурада  һәм магистратурада укучы студентлар да булды.
Бәйгеләргә килгәндә, сөйләм конкурсында 50 аудиоязма буенча сорау бирелә, беренче этапта лексика һәм грамматиканы белү тикшерелә. Аннан соң катнашучы бер билет ала һәм бирелгән тема буенча 5 минут сөйли. Язма конкурсның шартлары  алдагы бәйге белән туры килә, әмма сөйләм урынына инша язарга кирәк,  биремнәр дә язмача башкарыла.
Ярышка Әстерхан, Кырым, Казахстаннан да кунаклар килде. Олимпиадада катнашып, күбесе призлы урыннарга лаек булды. Шуларның берсе – Эдие Хәсәнова. Ул шигырь сөйләү номинациясендә җиңүче дип танылды. Эдие – Вернандский исемендәге Кырым федераль университетының  3 нче курс студенты, көнчыгыш һәм кырымтатар филологиясе бүлегендә белем ала. Бәйгедә Кырым татарларының милли киеменнән чыгыш ясады. Төрек теле белән күптәннән кызыксына икән. Аның белән элемтәгә социаль челтәрләр аша кердем.
“Безнең факультетта дүрт төрле юнәлеш буенча укыталар: кырым татар, гарәп, фарсы һәм төрек телләре. Әлеге бәйге турында мин факультетыбызның “Вконтакте”дагы төркеменнән белдем. Төрек телен шактый озак өйрәндем. Шигырьләр – минем телем! Алар аша мин  хисләремне һәм фикерләремне җиткерә, үз-үземне ача алам. Шуңа күрә әлеге иҗади төргә тукталдым, "Sen İstanbul kokardın " (“Син Истанбул исе”) дигән шигырь сөйләдем. Минем өчен олимпиадада катнашу – үз мөмкинлекләремне тикшерү генә түгел. Мин биредә төрле милләт һәм диндәге студентлар белән таныштым. Безне барыбызны да төрек теленә һәм мәдәниятенә  мәхәббәт берләштерә. Казанга мин иптәш кызым Мәвилә Булатова белән килдем. Ул язма конкурста 2 нче урынны яулады. Безгә биредә бик ошады! Мондый олимпиадалар ешрак үткәрелсен иде дип телибез. Олимпиаданы оештыручы һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.  Киләсе елларда Кырым федераль университеты студентлары бирегә үз белемнәрен сынарга, һичшиксез, киләчәк”, - диде җиңүче.

Фото һәм видео конкурслар аеруча үзенчәлекле булдылар. Биредә “Россиядә төрек телен ничек өйрәнәләр?” дигән темага материаллар җибәрү сорала иде.
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?”ны иң авыр бәйгеләрнең берсе дияргә мөмкин, чөнки монда төрек телен белүдән тыш, команда да тупларга кирәк. Капитан җилкәсенә икеләтә авырлык төшүен яшерми Артур Дәминов
Ул – Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының 2 нче курс студенты. Төрки халык тарихы юнәлешендә белем ала. Чит тел буларак инглиз һәм төрек телен өйрәнсә дә, соңгысыннан белемен башлангыч дәрәҗәдә генә дип бәяләде. Олимпиада катнашу авыр булганмы?  Моны белү өчен Артурның үзе белән сөйләштем.

Артур, бәйге синдә нинди хис-кичерешләр калдырды?
“Конкурс миндә яхшы кичерешләр генә калдырды, аеруча  шигырь конкурсын яратып карадым. Миңа бик ошады! Үзем интеллектуаль бәйгедә катнаштым. Биредә төрек теленең тарихын һәм риваятьләрен белү сорала иде. География буенча да сораулар булды. Әмма телне башлангыч дәрәҗәдә генә беләм, өйрәнәсе әйберләр күп әле! Моны олимпиадада катнашканнан соң гына аңладым. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”да 9 команда идек. Ни кызганыч, без  финалга чыга алмадык, минем өчен бу көтелмәгән хәл булды. Шулай да төрек телен белүчеләр белән аралашу, өстәвенә  Әстерханнан, Кырымнан килгән студентлар белән танышу, дуслашу, әлбәттә, күңелле булды. Аларның югары урыннарга лаек булуларына шатмын. Жюри составы да бик яхшы, гадел булды дип саныйм.

Ни өчен әлеге олимпиадада катнашырга булдың?
Төрки халыкларны өйрәнгәнлектән, минем өчен аларның мәдәниятләре кызык. Мәдәният һәм тел бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән, минемчә. Шунлыктан олимпиадада катнаштым. Башка номинациядә катнашучыларны  да күзәтеп барырга тырыштым. Кызганычка каршы, күбесен карый алмадым. Олимпиадага кызыксынуым һәм тәҗрибә алырга омтылуым көчле булганга килдем. Киләсе елларда да әлеге бәйгене оештырсалар, бик теләп Сөйләм  яисә шигырь конкурсында катнашыр идем.
Татарстанда һәм, гомумән, Россиядә төрек телендә сөйләшүчеләр күп түгел. Телне ничек шомартасың?

Теләсә кайсы телне яхшы өйрәнү өчен аны куллану даирәсенә чумарга кирәклегенә инандым. Моңа, минемчә, ике юл белән ирешеп була. Беренчесе – чит илгә китеп, шунда яшәү, икенчесе – шушы телдә сөйләшә торган кешене табып, аның белән аралашу. КФУга кергәндә үк, мин уку барышында төрек телен өйрәнергә туры киләчәген белдем, һәм бу аеруча кызыклы тоелды. Татарстанда Алабуга махсус зонасында төрекләр яши дип беләм, безнең КФУда да Төркиядән килеп укучы студентлар шактый. Һәм миңа икеләтә бәхет елмайды: алар белән дуслаштым. Мин Стәрлетамакта яшәгәндә чит ил кешеләрен күргәнем юк иде, ә Казанда аларның күплеген күреп шаккаттым! Башта урамда килеп таныша идем. Соңрак, төрекләр белән Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы аша дуслаштым. Россия һәм Төркия халкын бер-берсенә якынайтуга юнәлтелгән төрле кичәләрдә катнаштым. Нәкъ биредә узган елның апрелендә бик күп яңа дуслар таптым. Әмма озакламый магистратурада укучы дустым Сәлим (булачак тарихчы) Төркиягә кайтып китәчәк, аның укуы тәмамлана. Мин аны бик сагынырмын дип уйлыйм. Әмма алга таба Төркиядә күрешербез дип ышанам.

Төркиягә китәргә уйлыйсыңмы?
Бөтенләйгә түгел, әлбәттә. Бәлки шунда китеп эшкә урнашыр идем. Әмма кая да булса китәр өчен телне яхшы белергә кирәк, шуңа күрә, беренче чиратта, белемнәремне арттыру сорала. Ләкин телне өйрәнүем әкренрәк темплар белән бара. Әле башлангыч мәлләрдә төрек телен башка телләрдән аеру да авыр иде! Шулчак мин үзем өчен генә бер кагыйдә төзедем: әгәр дә кешеләрнең сөйләшүе татар теленә охшаган булса һәм колакны ертып керсә, димәк, бу – төрекчә.

Төрек теле һәм мәдәнияте сиңа нәрсәсе белән ошый?
Илнең тарихына күз салыйк. Анда иң элек Хетт патшалыклары, грек колонияләре, Бөек Византия, аннан соң Госманлы империяләре булган. Вакыт үтү белән дә алар тарихтан тулаем юкка чыкмаган. Госманлы империясе көнкүреш элементларының күбесен греклардан һәм әрмәннәрдән ала. Мәсәлән, Айя-София музеен византиялеләр төзесә дә, төрекләр, үз дәүләтләрен булдыргач, аны җимермәгәннәр. Әмма төрек мәдәнияте белән мин әле танышу баскычында гына. Төрек теле татарчага якын булуы белән ошый, шунлыктан миңа аны аңлавы җиңелрәк. Грамматикада да туры килгән кагыйдәләр бар. Төрек телен бик матур тел дип саныйм. Аны практик яктан куллана алуыма аеруча бәхетлемен.

Олимпиада вакытында нинди авырлыкларга юлыктың?
Команда туплау авыр булды, чөнки төрек телен һәм мәдәниятен яхшы дәрәҗәдә белүчеләр аз. Безнең командада күбрәк һәвәскәрләр җыелган.

Төрекчәдән кала тагын нинди телләр беләсең?
Мин Башкортстанда яшим, үзем татар. Әмма башкортча да, татарча да гади җөмләләрне генә әйтә алам, гәрчә башкаларның сөйләмнәрен аңласам да. Инглиз телен уртача дәрәҗәдә беләм, өйрәнүемне дәвам итәм. Төрек теле – беренче баскычта. Шулай ук гарәп графикасын өйрәнәм. Күптән түгел генә  фарсы теле курсларына йөри башладым, чөнки Урта гасырларда ул әһәмиятлелеге буенча икенче урында торган. Ул мөселман мәдәнияте теле,  аның ярдәмендә бик күп шигырьләр, әсәрләр язылган. Шуңа да булачак тарихчы буларак, фарсы теле миңа кызыклы. 
                                                                       Фотолар респондентларның шәхси архивларыннан алынды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий