суббота, 8 апреля 2017 г.

                                                                                 Назлыгөл Масалимова

Бер тукталыш


Урамнан узган вакытта, ашыгып, дөнья куып, без күп кенә нәрсәгә игътибар бирмибез. Яисә күрмәмешкә салышып китәбез. Әй, кеше күп бит, булышырлар әле диябез. Үз-үзебезне аклыйбыз. Ярдәм кулы сузудан баш тартабыз. Әйе, планнар зурдан бит, мөһим, алар көтеп тора алмый. Хаксызлык булуын күрсәк тә дәшми китәбез. Ә нәрсәгә? Иң мөһиме үзеңә зыян килмәсен. Бу кызганыч та.





Күптән түгел укудан кайтып барганда бер тукталыш алдан төшеп калырга булдым. Көн искитмәле, матур, саф һава, кояш, зәп-зәңгәр күк йөзе... Күз явын алырлык күренеш. Шундый матурлыкны бер нәрсә дә боза алмастай тоела. Ә чынлыкта...  Берзаман каяндыр әкрен генә, көч-хәл белән чыккан, коткаруны ялварган тавыш килде. Берара аңламый да тордым. Каян килә соң бу нечкә, сыкрау тулы тавыш. Эзләнә торгач, чүп чиләгенә ташлап калдырылган кечкенә генә, әле яңа гына күзләрен ача башлаган песи баласын күреп алдым. Ул калтырый, канга һәм пычракка буялып беткән, үзенең нечкә генә тавышы белән әнисен чакыра. Көчсезләнгән, бер тәпие яраланган булса да, ул бар көчен куеп торырга тырыша иде. Кечкенә, яңа туган җан иясе яшәү өчен көрәшә, яшим дип, авырлык белән булса да ярдәмгә чакыра. Әкрен генә песи баласын кулларыма алдым, башта куркудан йөрәге чыгардай булып типсә дә, кул җылысын тоеп бераздан тынычланды, юеш борынын уч төбенә төртеп йокыга да китте. Өемә алып кайттым, яраларын юдыртып, тиз генә даруханәгә йөгердем. Ул әле үзе ашарга өйрәнмәгән, кулдан ашатырга туры килде. Бер ай дигәндә йомры кәтүк тернәкләнеп, батырланып китте. Артымнан калмый йөгереп йөри дә башлады. Аз вакытка югалсам да ишек төбендә көтеп утыра торган булды. Шук, шаян, кем килсә дә назланып, тез өсләренә менеп мыр-мыр килеп йоклый торган койрык бөтен гаиләнең күңелен яулап алды. Бәйләргә утырганда йомгакны тәгәрәтә, буталып бетә ашханәгә чыкканда арттан калмый торган нәни, үзе ишек ачып чыгарга да өйрәнде. Иң беренче диванга менә, ишек тоткасына сикерә, бөтен авырлыгы белән аска тартып, тиз арада гына ишекне ача иде. Бу хәлгә бигрәк тә әнием аптырады. Каян белә, кем өйрәткән, билгесез. Мин генә күрсәтмичә елмаям. Чын дөреслектә бер атнада өйрәндек бит без аның белән ишек ачарга. Песием үлеп яраткан казылык белән кызыктырып өйрәттем бит мин аны.
Бер тукталыш алдан чыгу миңа чын дус бүләк итте. Хәзер уйланам да, куркып куям. Әгәр чыкмаган, игътибар бирми үтеп киткән булсам, бәлк

Бер тукталыш алдан чыгу миңа чын дус бүләк итте. Хәзер уйланам да, куркып куям. Әгәр чыкмаган, игътибар бирми үтеп киткән булсам, бәлки бер гомер башланырга өлгерми өзелгән дә булыр иде.
Шунысы кызганыч, кемдер бит шул җан иясен үлем тырнаклары астына ташлап калдырган. Алда ни көткәнен уйлап та карамаган. Чын миһербансызлык
Шунысы кызганыч, кемдер бит шул җан иясен үлем тырнаклары астына ташлап калдырган. Алда ни көткәнен уйлап та карамаган. Чын миһербансызлык күрсәткән. Кемнәрдер бу очракны дөньясы шундый, аптырарлык әйбер юк дип йөгертеп кенә үтәрләр. Ләкин бу алай түгел.
Бу бер сакланып калган тормыш, бер караш, сагыш тулы тавыш, озак вакыт тернәкләнү, яшәү өчен көрәш. Бер тукталыш.
Бу бер сакланып калган тормыш, бер караш, сагыш тулы тавыш, озак вакыт тернәкләнү, яшәү өчен көрәш. Бер тукталыш.

Комментариев нет:

Отправить комментарий