суббота, 8 апреля 2017 г.

Алинә Юнысова

XXI гасыр: роботлар туп тибә


     2 апрельдә Казанда киберфутбол буенча беренче халыкара Kazan Mayor Cup 2017 ярышына старт бирелде. Мэр кубогы өчен Россия һәм Европа футбол клубларыннан барлыгы сигез киберспортчы көч сынашачак.

   “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үтүче әлеге турнирны Казан шәһәре мэры, “Рубин” футбол клубы президенты – Илсур Метшин ачып җибәрде. 
– Без илдәге футболны яңа ак биттән башлыйбыз, – дип, катнашучыларга һәм җан атучыларга мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы. Аның сүзләренчә, бөтен дөнья буйлап  компьютерда футбол уйнаучы балаларны һәм өлкән яшьтәгеләрне футболга булган мәхәббәт берләштерә. Илсур Метшин киберфутбол буенча ярышлар традициягә әйләнер һәм 2018 нче елда Казанда дөнья киберчемпионаты үткәрелер дип өмет итә. Бу чара чемпионатта катнашучылар белән берлектә узыр дип уйлый.
    Бу көннәрдә үтүче ярышта Кубок өчен “Россия” һәм “Европа”  төркемнәренә бүленгән сигез киберфутболист көрәшәчәк. “Россия” командасының данын “Рубин”нан Антон Жуков, ЦСКАдан Андрей Гурьев, “Уфа” командасыннан көмеш призер Роберт Фәхретдинов һәм “Оренбург” уенчысы Кирилл Ординарцев яклаячаклар. Ә “Европа”командасында исә Англиянең “Манчестер Сити”, Голландиянең “Аякс”, Испаниянең “Валенсия” һәм Италиянең “Рома” командалары вәкилләре уйнаячак.
                                                   Тәрҗемә  «БИЗНЕС Online» сайтыннан ясалды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий